Дөньякүләм бәла-казаларны җиңеп чыгу өчен Казахстан төпле сәясәткә һәм халыкның бердәмлегенә таяна
Җир шарының күпчелек илләренә таҗлывирус эпидемиясе таралып, 2,6 миллиард кеше карантинга бикләнгәч, төрле дәүләтләрдәге икътисади һәм иҗтимагый сәяси хәл белән кызыксыну артты. Мондый хәвефле чорда милләттәшләребез бер-берсе белән телефон, интернет челтәре аша хәбәрләшеп тора. "Сездә хәлләр ничек? Вирус зәхмәтенә ничек каршы торасыз? Икътисади кризис сизеләме?"- дигән сораулар белән Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм Татарстан Республикасында яшәгән кардәшләребез бер-берсенә, шул исәптән Казахстанга да мөрәҗәгать итәләр. 200 меңнән артык татар яшәгән Казахстанның пандемия башланып киткән Кытай дәүләте күршесендә урнашкан булуы бу кызыксынуны тагы да көчәйтә.
Татарстан Республикасының Казахстандагы тулы хокуклы вәкиллеге мондый мөрәҗәгатьләргә үзебез яшәгән илдәге тотрыклы вәзгыять булуы, вирус зәхмәте таралмасын өчен февраль, март айларында ук шактый таләпчән чаралар күрелүе турында мәгълумат бирә. Казахстан белән Кытай арасында 2000 километрдан артык чик сузылуына карамастан, ул яктан вирус зәхмәте Казахстанга кертелмәде. Европа һәм башка көнбатыш илләреннән кайтучылар аша чир таралмасын өчен күрелгән чараларны Казахстан халкы хуплап каршы ала.
Коронавирус эпидемиясе һәм нефть бәяләренең очсызлануы, күпчелек ширкәтләрнең туктап торуы, илләр, төбәкләр арасында икътисади элемтәләрнең тоткарлануы бөтен дөньяда кризис китереп чыгару мөмкин. Россия Федерациясе һәм Кытай кебек зур илләр арасында урнашкан Казахстан Республикасында бу мәсьәләләр ничек чишелер соң?
Бу мөһим сорауга ачыклык кертүдә Казахстан Республикасының Беренче Президенты Нурсолтан Назарбаевның актуаль һәм саллы мәкаләсен ярдәм итә. 2020 елның 8 апрелендә Казахстан Президентының рәсми сайтында чыккан һәм рәсми мәгълүмат чараларында басылган бу мәкалә "Бердәм булсак, без җиңәрбез!" дип атала.
Бу тирән эчтәлекле язмада Казахстан Илбашы үзенең иң киеренке чакларда, Бәйсез Казахстан дәүләте өчен иң җаваплы көннәрдә килеп туган хәл һәм катлаулы мәсьәләләр турында туган халкы белән ачыктан-ачык сөйләшүе турында әйтә. Хәзер, катлаулы хәл килеп тугач та, Илбашы ватандашларны көчле рухлы, сабыр булырга чакырып, казахстанлыларга иминлек һәм мул тормыш теләп мөрәҗәгать иткән.
Көтелмәгән таҗлывирус пандемия тәэсирендә бөтен кешелеккә куркыныч яный. Бу чир 1,4 миллион кешегә йоккан, дистәләрчә мең кеше вафат булган. Илләр арасында чикләргә йозак салынды, товар алмашу тукталды. Бу икътисади торгынлыкка, эшсезлек артуына китерергә мөмкин, дип саный Илбашы үзенең мәкаләсендә. Дөнья илләре бу зәхмәткә бергәләшеп каршы тору өчен фән һәм техника өлкәсендә хезмәттәшлек итәләр, бер-берсенә ярдәмләшәләр.
Казахстан беренчеләрдән булып пандемиягә каршы көрәшкә чыкты. Һәркайда авыруныискәртү чаралары күрелде, хакимият органныры махсус әзерлек үтте, эпидемия таралуга каршы киртәләр куелды, урыннарда тәүлек әйләсендә күзәтү оештырылды. Бу эш хәзер дә дәвам итә.
Нурсолтан Назарбаев үзенең мәкаләсендә белдергәнчә, Казахстан мөстәкыйль дәүләт буларак якындагы һәм ерактагы күршеләр белән дустанә мөнәсәбәтәр урнаштырды, аралашу, дәүләт чикләре мәсьәләләре көйләнде, бик күп халыкара оешмалар эшчәлеген җайлап, дуслык, хезмәттәшлек гамәлләрен киңәйтүгә кереште.
Хәзер килеп туган икътисади проблемаларны чишүгә Казахстан алдан ук әзерләнә башлады, дип белдерә Нурсолтан Назарбаев үзенең мәкаләсендә. Бары тик нефть һәм башка табигый байлыклар табуга гына исәп тотмыйча, индустриаль төзелеш юлын сайлау, сәнәгатьне үстерү кирәк булды. "Казахстан-2050" стратегиясен нигезендә төзелгән инновацияле индустрия программасы кысыларында 1000 яңа сәнәгать ширкәте төзелде. Нәтиҗәдә Казахстан дөнья күләмендә көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерүгә кереште. Ил буйлап бик күп яңа юллар төзелде.
Казахстанда соңгы елларда сәләмәтлек саклау системасын үстерүгә игътибар бирелде."Сәләмәт Казахстан" программасы нигезендә йөзләрчә яңа шифаханәләр төзелде.Башкалада зур медицина үзәкләре ачылды, махсус программалар нигезендә чит илләрдә белгечләр әзерләнде. Хәзерге куркыныч хәл килеп тугач, Казахстан табиплары югары профессиональ дәрәҗәдә диагноз куялар, дәвалыйлар, искәртү чаралары күрәләр.
Хәзер бөтен илләрдә бик катлаулы хәл килеп туды, сәләмәтлек саклау проблемаларын хәл итү, икътисади кризиска юл куймау дәүләтләрнең җилкәсенә авыр йөк булып ята, диелә Нурсолтан Назарбаев мәкаләсендә. "Без халкыбызның ныклыгына, авыр сынаулар килгәндә аның үз көченә ышануына, ихтыяр көченә таянып, бәлә каларны җиңеп чыгачакбыз,-" мәкаләдә шундый фикер әйтелә.
Мондый катлаулы чакларда төрле шик-шөбһәләр, ялган һәм коткылар таратучылар да табыла,- дип искәртә Нурсолтан Назарбаев. Ул күпчелек урында эш туктап тору шартларында, котыртучыларга игътибар итмичә, конкрет гамәлләр белән шөгылләнергә, кирәкле кешеләрне гыйлем арттырырга, мәгърифәткә игътибар итәргә тәкъдим итә.Хәзерге бәлә-казаны җиңеп чыгу өчен ныклы тәртип, тимер дисциплина кирәк.
Казахстанның Беренче Президентының язмасында бүгенге хәл никадәр катлаулы булса да, хәзер безнең ил 90 еллардагы республика гына түгел, дип әйтелә. Үзган өч дистә елда икътисади үсеш, киләчәккә мая туплау өчен дә чаралар күрелгән. Дәүләтнең Милли фондында һәм Алтын валюта резервында 90 миллард доллар күләмендә акча тупланган. Булган акчаны акыл белән сарыф итеп, хәзерге кыенлыкларны җиңеп чыгып була.
Илбашы үзенең мәкаләсендә тагы шул ассызыклый: Казахстан Республикасның Президенты Касыйм-Жомарт Токаев хәзер килеп туган вазгыяттә төрле социаль катламнарга, эшкуарлар, авыл хуҗалыгына дәүләт күрсәтәчәк ярдәм турында ачык итеп әйтте. Бу резервларны элегрәк сарыф итәргә тәкъдим итүчеләр булса да, хәзерге чорга калдыру дөрес булып чыккан. Хәзер хөкүмәт әгъзалары, башкарма хакимият, барлык җитәкчеләр килеп туган хәлдән чыгу өчен эзлекле һәм тәртипле хәрәкәт итәргә тиеш. Бу гамәлләрдә Илбашы "Нур Отан" партиясе әгъзаларын алгы сафларда булырга чакыра.
Моңа кадәр дә эпидемияләр, төрле бәла-казалар булып торган. Андый чаклардаватандашларның үз көчләренә ышануы, өлкәннәргә, яшьләргә таянуы ярдәм итә.Нурсолтан Назарбаев өлкәннәргә болай дип мөрәҗәгать итә: кешеләрне бердәмлекккә, изгелеккә, яхшы гамәлләргә, сәләмәт тормышка өндәгез! Мәкальдә әйтелгәнчә, бәхет татулыктан башлана.
Яшьләргә карата шундый сүзләр әйтелә: киләсе елда мөстәкыйль Казахстан төзелгәнгә 30 ел тула. Ул синең гамәлләрне көтә. Өлкәннәргә игътибарлы бул, кечеләргә ярдәм ит. бер-берегезгә дус булыгыз.
Узып киткән мөстәкыйльлек елларында без төрле кризислар, кыенлыклар кичердек. Минһәрвакыт сезнең белән булдым. Кирәк чакта ачыктан-ачык туры сүземне әйттем. Сезнең ышанычыгыз миңа һәрвакыт көч бирде. Моның өчен сезгә тирән рәхмәтемне белдерәм, дип яза Илбашы.
Безнең халкыбыз һәрвакыт бердәм, горур, шәфкатьле булды. Аның сәләмәтлеге, дәүләтнең иминлеге бер-берсеннән аерылгысыз. Килеп туган кыенлыкларны җиңү өчен дәүләт тиешле чаралар күрә. Бер генә кеше дә, бер ватандаш та ярдәмсез калмаячак. Без бер илдә яшәүче бердәм халык.
Без тормыштагы кыенлыклар алдында бөгелмичә, бердәмлегебезне, татулыгыбызны саклыйбыз. Шулай итеп кенә без бәйселегбезне саклап калырбыз һәм мәңгелек ил булып яшәү максатына ирешербез.
Казахстанның Беренче Президенты, Илбашы Нурсолтан Назарбаевның 2020 елның 8 апрелендә басылып чыккан мәкаләсе шулай тәмамлана. Әлеге мөрәҗәгать Казахстан Республикасының, таҗлы вирус пандемиясенә һәм икътисади кыенлыкларга каршы торып, Кытай һәм Россия Федерациясе кебек үк, үз юлы белән баруын, килеп туган шартларда илдәге халыкның бердәмлеген сакларга омтылуын чагылдыра.