Коронавирус эпидемиясе дөньяның йөзләрчә илендә яшәүче 2,6 миллиард кешенең карантинга ябылып торуына китерде. Бик күп дәүләтләр арасында транспорт хәрәкәте һәм товар алмашу тукталды, зур шәһәр капкаларына йозак салынды. Вирус зәхмәтенә каршы кулланыла торган товарлар, дарулар, медицина җиһазлары, азык-төлек һәм башка материаллар кирәк җиргә алып килү зур проблемага әйләнде. Хәтта Кытайдан битлекләр кайтару, Россиядән Европага һәм Америкага гуманитар ярдәм ташуны оештыру да катлаулы процедурага бәйле. Дәүләтләрнең чик сакчылары, таможня хезмәте, санитар-эпидемик хезмәтләр хәзерге гадәттән тыш хәлдә үзара килешеп эшләсен өчен өстәмә хокуки нигезләр, килешүләр кирәк.
Менә шул чакта ЕАЭС дигән яңа халыкара оешма Евразия уртасындагы берничә илнең пандемиягә каршы торуын көйләү буенча актив эш алып бара.
Нәрсә соң ул ЕАЭС? Ул Евразиядәге 5 дәүләт тарафыннан (Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Россия Федерациясе) 2015 нче елда төзелгән яңа халыкара оешма. Бу оешма моңа кадәр оешкан Евразия икътисади бердәмлеге (Евразийское экономическое сообщество) оешмасы урынына төзелеп, әлеге 5 мөстәкыйль дәүләтнең хезмәттәшлеген күз алдында тота.
ЕАЭС оешмасының рәсми телләре булып әрмән, белорус, казах, кыргыз, рус телләре хезмәт итә.
Оешмага керүче илләрдә 184 000 880 кеше яши, бу дәүләтләрдәге миллионер шәһәрләр социаль үсештә һәм сәләмәтлек саклауда мөһим роль уйный ала. Аларның исемлеге:
Мәскәү, Санкт-Петербург, Минск, Алма-Ата, Новосибирск, Екатеринбург, Түбән Новгород, Казань, Чиләбе, Омск, Самара, Ереван, Ростов-на Дону, Уфа, Красноярск, Пермь, Воронеж, Волгоград, Нур-Солтан, Бишкек, Шымкент.
ЕАЭС илләренең интеграциясе киңәергә лаеклы күренеш. Зур матди ресурсларга ия булган Казахстан, Белоруссия әлеге процесста бигрәк тә зур роль уйный. Бу оешмасының җитәкче органы вәкиле булган Евразия икътисади комиссиясе COVID-19 вирусына каршы тору буенча оператив чаралар күрә башлады. Максат - ЕАЭС илләрендәге икътисади вәзгыятьне тотрыклы итү, вирус таралуга каршы торуны киңәйтү.
ЕАЭС оешмасында торучы илләрнең хөкүмәтләре һәм Евразия икътисади комиссиясе пандемия шартларында кирәкле булган уртак эшләр үзара килешеп алып баралар. Бу турыда Евразия икътисади комиссиясе советының 25 мартта үткән чираттан тыш утырышында махсус карар чыгарылды.
2020 елның 16 мартында Евразия икътисади комиссиясенең советы оешмага керүче илләргә вируска каршы тору өчен кайтарылучы йөкләрне таможня түләвеннән азат итү һәм башка чаралар турында 21 нче санлы карар кабул итте. Бу карар 26 мартта үз көченә керде һәм COVID-19 вирусына каршы тору өчен кирәкле материалларны ЕАЭС илләренә кертүгә зур ярдәм күрсәтә.
24 мартта Евразия икътисади комиссиясенең коллегиясе вируска каршы торуда куланылучы медицина җиһазларын, битлекләрне, махсус киемнәрне, күзлекләрне, респираторларны һәм башка кирәк-яракны ЕАЭС илләреннән чыгаруны вакытлыча тыю турында карар чыгарды. Бу карар 5 апрельдә көченә керде һәм ул 30 нчы сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.
Евразия икътисади комиссиясе ЕАЭС илләренә кирәкле азык-төлекне (бәрәңге, суган, сарымсак һәм башка яшелчәләр, озын бөртекле дөге, ярма һ.б.), шулай ук вируска каршы тору өчен кулланыла торган медицина җиһазларын, контактсыз термометрларны, даруларны керткәндә таможня салымыннан азат итү турында мәсьәләне хәл итте. Бу чаралар 1 апрельдән 30 июньгә кадәр гамәлдә булачак. Евразия интеграциясенең киләчәге өметле.