Татарстанда сәгат саен коронавируска каршы көрәш бара

13 апреля 2020 г., понедельник

Кытай Халык Республикасы белән 2000 километрдан артык уртак чиге булган Казахстан Республикасында таҗлы вируска каршы кискен чаралар күрелүе мәгълүм. Бу таләпчән гамәлләрнең оештырылуы белән татарстанлылар һәм татар дөньясы кызыксынып тора. Ә Татарстанның үзендә бу эш ничек оештырылган соң?

Моны ачыклау өчен "самоизоляция" - үзбикләнү айлыгының икенче җомгасында булган вакыйгаларны күзәтергә була. "Яңа гасыр" иярченле телеканалы һәм "Татар-информ" агентлыгы җомга көндә яктырткан төп хәбәрләргә күз салыйк.

Мәчетләрдә күмәкләп намаз уку туктатылган. Соңгы хәбәрләрдә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Казахстан мөфиятенең башлангычын хуплап, вирус зәхмәтенә каршы дога кылырга өндәве турында "Яңа гасыр" хәбәрләр чыгарылышында әйтелде. Татарстан метрополиты Феофан вирус зәхмәтен чигендерүне сорап гыйбәдәт кылу оештырган.

Гомумән Татарстанда вирусны кертмәү чаралары "каты" куелган. Чикләүләр, тикшерүләр, СМС аша рөхсәт алганнан соң гына урамга чыгу апрель башында ук оештырылган. Репортаңларда күрсәтелгәнчә, җомга көнне Казаннан чыгу һәм шәһәргә керү юлларында озын чиратлар тезелгән. Машина йөртүчеләр шәһәр капкасында озак көтүгә зарланса да, транспорт шәһәргә тикшермичә үткәрелми.

Сәүдә үзәкләре, тамаша заллары ябык, халык урыннар торган урыннар бушап калган. Зиратларга килү дә тыела, мәет озатучыларның саны 20 кешедән артмаска тиеш.

Чикләүләр һәм тикшерүләр киң кулланылса да, иң кирәкле оешмаларда эш тукталмый. Республика клиник хастаханәсендә районнар белән онлайн консультация элемтәсе оештырылган. КамАЗ, Казан вертолет берләшмәсе һәм башка мөһим ширкәтләрнең эшчеләре, саклану чараларын үтәп, эшкә керешкәннәр.

Россия Президенты Владимир Путин бу атнада үткәргән видеоконференцияләрдә мөһим ширкәтләрдә эшне оештыруга игътибар бирелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия җитәкчесенә хәрби-техник мәсьәләләр буенча үткәрелгән онлайн киңәшмәдә Татарстанның 221 эре предприясенең 71 ндә эш тукттылуын, тиешле заводларда технологик процесс дәвам итүен әйтте.

"Яңа гасыр" каналы Казанда мәктәп төзелешендә эш дәвам итүен күрсәтте. "Башта каска, биттә маска!" дип эшләгән төзүчеләр үз объектларында эш темпларын киметмиләр. Ел ахырына кадәр 12 мәктәп, 22 балалар бакчасы төзелеп бетәргә тиеш.

Вирустан саклану өчен кирәкле җайланмалар ка йтарыла.Җомга көнне 6 миллион битлек һәм медицина җиһазлары төялгән Ан-124 очкычы Казанга кайтып төште. Дөньядагы иң зур очкычның бу сәфәрен "Татнефть" берләшмәсе оештырган, Түбән Кама химиклары да бу чарада катнашкан. Битлекләр хезмәт коллективларында, клиникаларда, шифаханәләрдә таралатылачак.

Җомга көнне Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә килеп, нефтьчеләрнең медицина бүлеге, шәһәрдәге кайбер фирмаларда хезмәт оештыру белән танышты, басуга чыккан авыл эшчәннәре белән аралашты. Алдагы көнәрдә ул вирустан саклану буенча махсус кием киеп инфекция больницарына кергән иде. Республикада барлыгы 50 кеше вирус чире белән авырган. 10 апрельдә таҗлы вирус белән авыручылар саны артмаса да, саклану чараларына таләп кимеми. Теслар белән тикшерү дәвам итә. Чит илдән кайткан 2000 кеше күзәтү астында. Бәланың кайчан кайдан килеп чыгасын алдан әйтеп булмый, дип саныйлар Татарстанда.

Рәсми оешмалар, теркәү хезмәтләрнең күбесе интернет челтәрендә онлайн режимында эшли. Техник җиһазларның актуаллеген искә алып, 13 апрельдә аерым ишеге булган элемтә салоннары яңадан эшли башлый. Шулай ук дүшәмбедән башлап күп функцияле мәгълумат үзәкләре эшкә керешә. Хәзергә вирус һөҗүменең иң югары ноктасы үтмәсә дә, тормыш дәвам итә.

Үзбикләнү шартларында өйдә утыручыларга телвизор аша көндезге сәгатьләрдә дә спектакльләр, интернет аша онлайн концертлар, театр тамашалары күрсәтелә, Г.Камал исемендәге академия театры популяр әсәрләрне күрсәтүне оештырып, караучыларның санын билгеләү ысулын тапкан. Тамашачылар үзләре теләгән суммага (мәсьәлән, 3 яки 5, яисә 25 сум түләп) билет алып, популяр спектакльләр язмасын карый алалар.

"Яңа гасыр" каналы Казан үзәгедәге урамнарда 3-4 метр биеклегендәге юкә, чыршы, нарат агачларын көчле техника ярдәмендә заманча технология утырту турында репортаж күрсәтте. Язны бернинди карантин да туктата алмый. Җомга хәбәрләреннән Татарстан зур чикләүләр, каты таләпләр шартларында эшли, ләкин төшенкелеккә бирелмичә яши.  ​

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International