Үзбикләнеп өйдә тору көннәрендә "Татарстан- Яңа гасыр" телеканалы аша көндез популяр сәхнә әсәрләре, концертлар карарга була. https://tnv.ru/ ; https://tnv.ru/tat/tv-projects-item/tatarlar/
Программага татар дөньясы яратып карый торган тамашалар кертелә. 25 мартта театрының youtube каналы аша спектакльләр күрсәтелә башлады. Беренче биш көндә бу спектакльләрне 90 мең кеше караган. https://www.youtube.com/resultssearch_query=%D0%A1%D0%BF%D0%B5%D0%BA%D1%82%D0%B0%D0%BA%D0%BB%D0%B8+%D1%82%D0%B5%D0%B0%D1%82%D1%80%D0%B0+%D0%BA%D0%B0%D0%BC%D0%B0%D0%BB%D0%B0
Казан вакытыт белән сәгать 19.00 дә (Нур-Солтан вакыты белән 22.00) чын театр сөючеләр https://kamalteatr.ru/ адресы буенча интернет тәрәзәсен ачып, театр тамашасында катнаша алалар. Анда архив язмалары гына түген, бүген уйнала торган әсәрләр да күренә. 2 нче апрельдә Камал театрыының 114 сезон репертуарындагы спектакльләренең интернет аша трансляциясе башланган. Челтәрдән карау бәясен һәркем үзе билгеләп түли.15 сум да, 1500 сум да түләнергә мөмкин. Беренче 10 көн эчендә 2200дән артык билет сатып алынган. Барлыгы 150 000 сум акча жыелган. Иң юмарт тамашачы 3000 сум түләгән. Әлегә иң популяр спектакль — «Мәхәббәт FM». Әлеге тамашаның трансляциясенә 700дән артык кеше билет алган.
Онлайн спектакльләрне Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә яратып карый. Камал театрының мәгълумат үзәге хәбәр итүенчә, трансляциягә билетларны чит илләрдән — Финляндия, Бельгия, Германия, Төркия һәм Нидерландта яшәүче тамашачылар, ә Россия буенча Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Түбән Новгород өлкәсе, Чувашия Республикасында яшәүчеләр алган.
«Әлеге проект үсешенә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең ярдәм белән республикабызда уникаль проектларны тормышка ашыру һәм үстерү мөмкинлеге туа. Иң юмарт тамашачыларны карантин үткәннән соң бонуслар көтә», — дип белдерә Камал театры директоры Илфир Якупов.