EXIT STRATEGY - киләчәккә өмет уятучы план

18 апреля 2020 г., суббота

Казахстанның зур шәһәрләрендә эпидемиядә тукталган икътисадны җанландыру  и халык тормышын җайга салу буенча план төзелде
 Шушы елның март ахырында Казахстанда COVID-19 вирусының таралуына каршы тору буенча шактый каты чаралар күрелде. Оешмаларның, предприятиеләрнең, транспортның эше, хәрәкәт тәртибе үзгәрүне халык дөрес аңлап кабул итте. Ләкин барыбер кешеләр тыныч түгел, алар кайчан гадәттән тыш хәл үзгәрә, яшәү һәм эшләү шартлары ничек үз җаена кайтыр, дип кызыксына.
Казахстанның башкаласы Нур-Солтан шәһәрендә төзелгән оператив штаб предприятиеләрнең, төзелеш, сәүдә оешмаларының, авыл хуҗалыгы, транспорт ширкәтләренең хәрәкәт итү алгоритмын булдырды. Бу алгоритмда эш режимы, хезмәткәрләрне китерү, кайтару, эшләү һәм ял итү шартлары билгеләнгән. Таҗлы вирусны үткәрмәү, кшеләрнең иминлеген, сәләмәтлеген саклау чаралары да шул алгоритмда күрсәтелә.
Эшне оештыруда, авыруларны дәвалауда Казахстан чит илләрдәге алдынгы тәҗрибәне һәм технологияне куллана.  Алматы шәһәре акиматы шәһәрдәге эпидемик хәл, вирус таралуны тикшерү һәм аңа каршы тору чаралары турында мәгълуматларны  интернет челтәре аша таратып тора. Бу сәхифәдә  кешеләрне авыруы, терелуе, дәвалау мөмкинлекләре, хастаханәләр, дәвалау инфраструктурасы кызыксындыра. Бигрәк тә эпидемиягә каршы тору буенча кабул ителгән махсус план, вирусның ничек таралуы, кешеләрнең сәләмәт яки чирле булуын  тикшерү нәтиҗәләре кызыксындыра.
Казахстан Республикасының  Сәләмәтлек саклау Министрлыгы исәпләүләренә нигезләнгән фаразлар буенча, вирус эпидемиясенең иң югары ноктасы апрель аеның икенче яртысына туры килергә тиеш. Шуны исәпкә алып, Алматы хакимияты икътисадны җанландыру  и шәһәр халкы тормышын аякка бастыру буенча план төзегән. EXIT STRATEGY дип аталган бу план буенча мегаполисның социаль-икътисади эшчәнлеген тергезү, хәзерге шартларда куелган чикләүләрне киметү 20 апрельдә башланып китәргә тиеш.
Әлбәттә, барысын да алдан төгәл  билгеләп булмый. Ләкин зәхмәтнең таралуы кимү,  хәлнең тотрыклануы буенча критерийлар һәм фаразлар, конкрет күрсәткечләрне белү вируска каршы торуның арытаба планнарын булдырырга ярдәм итә. Кешеләрнең ихтыяҗын һәм мөмкинлекләрен исәпкә алу, аларның кулыннан килгән эшләрне башкару, социаль үсеш һәм тормышны җайга салу, тәртип урнаштыру өчен мондый план һичшиксез кирәк. Бигрәк тә  туктап калган икътисадны җанландыруда,  көнкүрештә тәртип  урнаштыруда кеше факторы бигрәк тә мөһим.
  Алматы шәһәре хакиме Бакытжан Сагинтаев карантинга кергәч җинаятьчелекнең кимүенә игътибар итә. Талаулар, урашулар азайган. Ләкин соңрак, икъсади шартлар сизелә башлагач, фәкыйрь калучыларның кайберләре җинаять юлына басарга мөмкин. "Шуңа күрә без матди яктан авыр хәлдә калучыларны исәпкә алабыз. Аларга акчалата ярдәм күрсәтәбез, ашамлыклар да бирәбез,- диде Бакытжан Сагинтаев.- Шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итүчеләргә дә ярдәм күрсәтәбез. Әгәр дә кризистан чыгу графигы булса, бу кешеләрнең киләчәккә ышанычын көчәйтә, аларга ялгыш адымнан тотылып калырга ярдәм итә."
"Хәзер икътисадны эшләтеп җибәрү мөһим, - ди Алматы шәһәре хакиме. -Кешеләр эшкә керешсә, аларның кәефләре яхшы якка үзгәрәчәк."  
EXIT STRATEGY - икътисадны җанландыру һәм яшәешне җайга салу планы, Казахстанның тормыш стратегиясе кешеләрдә өмет уята.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International