Таҗлы вируска каршы тору көннәрендә Туган тел бәйрәме уңаеннан татарча шигырь укылган йөзләгән видеоязма интернетка куелган.
26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Татарстанда бу көн туган тел бәйрәме буларак игълан ителгән. Быелгы карантин шартларында бу матур бәйрәм онлайн форматта үтте. Иртән "Татарсан - Яңа гасыр каналы" Республика Президенты Рөстәм Миңңехановның һәм башка җитәкчеләрнең язучыларны Тукай һәйкәленә чәчәк салуын, әдәбият-сәнгать өлкәсендә Тукай исемендәге дәүләт бүләкләрен кемнәргә бирелүен, аннан соң махсус әзерләнгән бәйрәм концертын күрсәтте.
Төштән соң татар конгрессы яшьләре канатының бәйрәм чарасы - "Мин татарча сөйләшәм" акциясе гадәттәгечә Бауман урамында түгел, ә онлайн форматта интернетта үтте. Төрле илләрдә яшәүче татар егет-кызлары күз алдында заманча музыка, татарча рок әсәрләре белән 19 артист 5 сәгать дәвамында чыгыш ясады.
Туган тел бәйрәме алдыннан ук интернетта Тукай әсәрләрен уку флешмобы башланып китте. Аны Бөтендөнья татар конгрессының интернет порталында Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар милли оешмалары, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре бергәләп оештырдылар. Бәйрәм көнне челтәргә куелган видеолар, клиплар саны йөздән артып китте.
Тукай шигырьләрен видеога яздырып, музыка белән бизәлгән клипларда Татарстанда, Башкортостанда, РФ нең башка төбәкләрендә, Германиядә, Төркиядә, Бельгиядә, Америкада, Австралиядә, Швейцариядә, Үзәк Азия илләрендә яшәүче милләттәшләрне күреп була. http://tatar-congress.org/category/donya/tykaylyhalyk/
"Без Тукайлы халык!" дип аталган бу флешмобта Казахстан татарлары да катнашалар. Аларның роликларны түбәндәге адреслардан карый аласыз. http://tatar-congress.org/yanalyklar/video-bez-tukayly-halyk-kazahstan-tatarlary-g-tukay-shigyren-ukyy/
Алматы шәһәреннән Әлфия Гомәрова җибәргән язма: http://tatar-congress.org/yanalyklar/video-elfiya-gomerova-tugan-avyl/
Актүбә шәһәреннән Эдуард Насибуллин җибәргән видеода төрле өлкәләрдә яшәүче татарлар күренә: http://tatar-congress.org/yanalyklar/video-bez-tukayly-halyk-kazahstan-aktobe/
Узган гасыр башында Тукай яшәгән Уральск шәһәреннән язма: http://tatar-congress.org/yanalyklar/video-uralsk-tatarlary-g-tukayga-bagyshlangan-fleshmobka-kushyldy/
Кыргызстан башкаласы Бишкәк татарлары язмасын да карый аласыз. http://tatar-congress.org/yanalyklar/video-zolfiya-taranova-beyrem-bygen/
Бу флешмоб чыннан да безнең Тукайлы халык икәнлегебезне, Казахстан татарларының да милли рухлы, булдыклы булуын күрсәтте.