Павлодар: казах милли терелеш мәктәбендә татарлыкка да урын бар!

18 мая 2020 г., понедельник

Канат Дәржеман исемендәге Павлодар Милли терелеш мәктәбенең татар-башкорт  бүлегендә   Татарстаннан махсус чакырылган укытучы Искәндәр Хөсәенов   татар рухы  сабаклары бирә.

    Павлодар шәһәрендәге  Милли терелү мәктәбендә  2019-2020 нче уку елы шактый үзенчәлекле үтте.  Вируска каршы торуга багышланган апрель-май айларында укучыларны  читтән торып, дистанцион укыту оештырылды. Гадәттән тыш  чаралар  белән беррәттән, биредә татар балалары өчен махсус оештырылган өстәмә дәресләр үткәрелеп,  милли тәрбиягә һәм татарларның туган телен, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелде. Милли терелеш мәктәбендә укучылар  илнең дәүләт теле булган  казах телен, шулай ук инглиз, рус телләре белән беррәттән татар балаларының туган телен дә өйрәнәләр. Туган тел һәм милли гореф-гадәт, мәдәният сабакларын Арча педагогия коллиятен тәмамлаган яшь укытучы  Искәндәр Хөсәенов бирә. Ул   атаклы мәдәрәсәле  Кышкар авылында туып үскән, көллият тәмамалагач, читтән торып  Казан федераль университетының Алабуга педагогия институтында укырга кергән.

 Казахстанның Павлодар шәһәрендә татар балаларын укыту вазыйфасы аңа Татарстанның мәгариф  һәм  фән министрлыгы тәкъдим иткән. К.Дәрҗемән исемендәге Павлодар Милли терелү мәктәбенең  татар- башкорт бүлеге  туган телне өйрәнү, милли тәрбия бирү буенча укытучы табуда  Татарстаннан ярдәм сорарга булган.

    Татарстанның  Казахстандагы тулы вәкәләтле вәкил Денис Вәлиевка бу мөһим мәсьәләне чишудә ярдәмне  Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре күрсәткәннәр.  Министрлык юлламасы белән яшь укытучы Искәндәр Хәсәенов Павлодарга килгән. Мәктәп  аның  яшәү урыны чыгымнарын түли, атнага 18 сәгать  күләмендә ике уку төркемен дәрес бирү хокукын бирә. Мәктәпнең педагоглар коллективының һәм татар җәмәгатҗчелегенең уңай мөнәсәбәте яшь укытучыга яхшы стимул булып хезмәт итә.

  Милли терелеш мәктәбендә  татар дәресләре  сишәмбедән якшәмбегә кадәр алып барыла. Иң күп чаралар ял көннәренә туры килә. Төп дәресләр – илне өйрәнү (страноведение), туган тел, әдәбият, музыка,  гореф-гадәтләр сабаклары һәм  масса-күләм гуманитар чаралар Казахстан халкы ассамблеясы катнашлыгында оештырыла.   Дәресләргә балалар бик теләп йөри. Казах, рус, инглиз телләре белән беррәттән татар телен дә өйрәнү, төрле конкурслар, инллектуаль уеннарда катнашу татар балаларына бик ошый.

    Казахстан шартларында татар телен өйрәнү, балаларга милли тәрбия бирү  буенча эзлекле эш Л.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты (Нур-Солтан)  каршындагы Каюм Насыри исемендәге фәнни үзәктә,   Симей шәһәренең сәнгать мәктәбендә, Актүбә якшәмбе мәктәбендә, Павлодарда алып барыла.

 Укытучы Венера ханым Иванова мондый  тәҗрибәне  татарлар яшәгән  башка төбәкләрдә дә дә таратырга мөмкин дип саный. Әзерлекле, белемле, милли тәрбия бирергә сәләтле укытучыларны сайлап алып, яшь татарларны укытырга җибәрү бик мөһим.  Казахстанның  Россия Федерациясе, Татарстан белән хезмәттәшлеге, Татарстанның Нурсолтандагы  рәсми вәкиллеге эшчәнлеге, татар җәмәгатьчелеге, укытучылар тырышлыгы  милли тәрбия бирүдә, кардәш халыклар арасында элемтәләр урнаштыруда  уңай нәтиҗәләр китерә.  

Беренче укыту елында ук Искәндәр  Хөсәеновның  хезмәт җимешләре  бар. Татар теле буенча Казанда үтүче Халыкара олимпидага Павлодар мәктәбенең 4 укучысы  үткән!  Әгәр дә хәзерге шартлар сакланып, татар укытучысына  ихтыяҗ булса, Искәндәр Хөсәенов киләсе уку елында да Казахстанга татарлык сабакларын бирергә җыена.

 

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International