Казаннан Барнаулга очып, аннан 7 сәгатьлек юлны машинада узып, кичке 7ләргә Сәмәй шәһәренә килеп җиттек. Шәһәр төтенгә күмелгән. Инде онытылган ташкүмер исе тамакка утырды. Күмер исе мине бик бәләкәй чакка да түгел, мәктәп елларына алып кайта. Без кечкенә вакытта өйләрдә күмер ягу юк иде инде, ә менә мәктәпләр әле күмер белән җылытыла иде. Юл өстендә калган берничә авылдагы йорт морҗаларыннан да кап-кара төтен күтәрелә иде. Мең шөкер, җәннәтләрдә яшибез икән бит. Мунчалар кадәр газ кергән! Кунакханәдә күмер исенә йоклап китүләре бер дә рәхәт булмады. Иртән торгач та, авылларны газлаштырган беренче Президент Минтимер Шәймиевка рәхмәтләр әйтеп куйдым.
Сәмәй (Семей) шәһәре – 2022 елның җәендә барлыкка килгән Абай өлкәсенең административ үзәге. Сәмәй 2007 елга кадәр Җидепулат (Семипалатинск) дип аталган. Өлкә дә шул исемне йөрткән. Абай өлкәсе составына 1997 елга кадәр элеккеге Җидепулат өлкәсе составына кергән шул ук территорияләр керә. Бу җир белән бәйле бер факт – 1949 елның 29 августында Җидепулат атом-төш полигонында СССРда беренче тапкыр атом-төш коралын сыныйлар.
Үзәк парк
Фото: © Гөлүзә Ибраһимова
Сәмәйдә һава торышы бездәге кебек, тик Казахстан кояшлары белән каршы алды. Иртәдән үк Абай һәйкәленә чәчәкләр салырга бардык. Танылган казах шагыйре һәм аксакалы, казах язма әдәбиятына нигез салучы Абайга һәйкәл 2020 елда ачылган. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев «Абай укулары» турында сүз күтәрде. «Абай укулары» республика дәрәҗәсендә уза икән. Милли шура рәисе, бу фестивальне «Муса Җәлил укулары» кебек дәрәҗәгә җиткерергә кирәк, дигән фикердә.
Абай өлкәсе чәчәк атарга тиеш. Шул рәвешле без тарих һәм шәхескә мөнәсәбәтне күрсәтәбез. Бу территорияне үстерергә, бик күп проектлар булдырырга, инвесторларны җәлеп итәргә кирәк. Монда индустриаль парклар булдырырга кирәк. «Абай укулары»н халыкара дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Без язучы, шагыйрьләрне җибәрә алабыз. Бу фестивальне тиз арада күтәрергә кирәк. Айтматов, Җәлил укулары нинди дәрәҗәдә уза. «Абай укулары» дөнья проектына әйләнергә тиеш, – диде ул.
Аннан өлкә җитәкчелеге янына юл тоттык. Җитәкчелек урнашкан бинаны, беренче карашка, андый рәсми урын, дип әйтеп тә булмый, икенче карашка да алай әйтеп булмый әле. Күпкатлы йорт кебек күренә.
Өлкә яңа гына оешкан бит әле, шуңа бинаны әле өлгертеп җиткермәгәннәр. Хәзер монда ремонт бара. Казахларның кафелары да эчке яктан хан сарайларын хәтерләткәч, бу бинаның эче дә озакламый балкыр.
Татарстан кунакларын Абай өлкәсе хакиме урынбасары Шалкар Байбеков каршылады. Җитәкчеләр башкарылган һәм башкарылачак эшләр турында сөйләште. Киләсе елның иң зур вакыйгасының берсе – II Халыкара Иртеш буе Сабан туе. Былтыр ул Сәмәйдә узган иде. Киләсе елда Омск өлкәсендә булачак. Васил Шәйхразыев өлкә җитәкчесен, Казахстан татарларын Сабан туена чакырды. Киләсе елда Көкшетау шәһәренең 200 еллыгы уңаеннан анда республика Сабан туен үткәрергә ниятләп торалар.
Сәмәйдә Муса Җәлилгә бюст кую фикере дә Иртыш буе Сабан туенда барлыкка килгән булган. Үз чиратында, Татарстан да Казахстанның бөек улын хөрмәтләячәк. Казанда Абайга һәйкәл ачылачак. Шалкар Байбеков сүзләренчә, ел ахырына кадәр Казахстан делегациясе әлеге мәсьәлә буенча Казанга киләчәк.
Акиматтан чыгып барганда, бер сакчы: «Сез Казаннанмы?» – дип сорады. Беләсезме нәрсә? Ул үзе Балтач егете булып чыкты. Нияз исемле иде. Мин аны фотога да төшермәкче идем, әмма ул формадан фотога төшәргә ярамый, диде. «Туган якларга күптән кайткан юк шул, кайтасы килә», – диде. Программа тыгыз булгач, сөйләшеп торырга вакыт булмады. Барыбер бер шатлык биләп алды, шунда килеп тә очраклы рәвештә Балтач кешесен очратып кайт инде!
Киләсе тукталыш – төп тантана булачак сквер. Ак җәймә белән ябылган бюст янына инде халык җыелган иде. Халык арасыннан узганда, олы апалар, абыйлар аркадан сөеп калды. Озак күрешми торган туганнар белән очрашкан кебек.
Муса Җәлилгә бюст ачылу татар һәм казах телләрендә барды. Ак җәймә ачылгач, бюст алдында бер кочак чәчәкләр өелде. Арада олы апалар күз яшьләрен сөртеп куйды. Кызгылт сары пәлтә кигән апаның да күзләре яшьләнгән. Наилә апа Дәүләтшина тумышы белән Казаннан булып чыкты. Инде 50 елга якын Казахстанда яши.
Геолог буларак, билгеләләү белән монда килеп эләктем дә калдым. Туган җиремне онытмыйм, чөнки минем бөтен туганнарым Татарстанда. Монда туганнарым юк. Ел саен кайтам. Мин «Ләйсән» ансамблен җитәклим. Без татар җырларын җырлыйбыз, барлык чараларда катнашабыз, чакыралар. Татарча сөйләшәбез.
Казаннан килгән кешеләр миңа туган кебек, якын кешеләр. Татарстанга рәхмәт әйтәсем килә, бер ташламыйлар, терәк булып торалар. Бүгенге тантана да шундый мөһим. Күзгә яшьләр килә. Казахстан җирендә шундый һәйкәл куелу белән горурланабыз. Безне онытмаган, ярдәм иткән өчен зур рәхмәт. Татар һәм казах халкы бик тату яши. Бу һәйкәл янына балалар килер, патриотик тәрбия булыр. Җәлилнең туган көне, үлгән көнендә монда килеп чәчәкләр салырбыз, – диде ул.
Абай өлкәсе җитәкчесе хакиме урынбасары Шалкар Байбеков киләсе елда Татарстанда Абайга һәйкәл ачылачагын ассызыклады.
Без, тарихыбыз турында сөйләгәндә, һәрвакыт бөек Советлар Союзына һәм Бөек Җиңүебезгә әйләнеп кайтабыз. 1941-1945 елларда бөтен совет халкы дошманга каршы күтәрелде. Барысы да, милләтенә карамастан, Җиңү теләде. Һәр субъектның үз бурычы иде, без аны төгәл үтәдек. Совет солдаты җиңде.
Татарлар һәм казахлар һәрвакыт бертуганнар кебек яшәде. Шулай дәвам итсен. Монда инде кайвакыт аңлап та булмый: кайда бавырсак, кайда бишбармак, кайда чәк-чәк. Монда барысы да бергә бәйләнеп беткән. Сез монда рәхәтләнеп гөрләп яшисез. Бу – безнең тарих, хәтер. Яшьләр бу һәйкәл янында очрашулар билгеләсен иде. Әгәр дә бу һәйкәл янында егетләр кызларына: «Матурым, миңа кияүгә чык», – дисә, димәк, безнең миссия үтәлгән була», – дип сөйләде Милли шура рәисе.
Сүз Сәмәй шәһәренең иң билгеле һәм хөрмәтле татар хатыны, СССРның мәгариф отличнигы Рәшидә Хәсәновага бирелде. 91 яшьлек ханым, бер тукталып калмыйча, төгәл итеп, укытучыларча, Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, рухи көче турында сөйләп бирде. Соклангыч.
Безгә шундый зур бүләк өчен рәхмәт сезгә. Сез безне ерак дип уйлыйсыз, әмма без бик якын. Сез – безнең терәк. Сезнең нурыгыз безнең йөрәктә. Бу һәйкәл – татар һәм казах халкы дуслыгының символы. Гасырлар дәвамында халыклар дус булган. Мин сугышны күрдем. Сугыш – куркыныч. Безгә тынычлык кирәк. Һәрвакыт бергә булыйк, – диде ул. Халык: «Рәхмәт», – дия-дия алкышлады.
Соңыннан җитәкчеләр бюст артына чыршылар утыртты.
Аралашу Татар сәнгать мәктәбендә дәвам итте. Мәктәп балалары, «Иртеш моңнары» җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Татар сәнгать мәктәбенә нигез салучы профессиональ музыкант, «Иртеш моңнары» татар халык ансамбле җитәкчесе Габделхак Ахунҗанов бер хыялы белән уртаклашты. Бу – аның хыялы гына түгел, ә бөтен ансамбльнеке.
Казанга килеп, гөрләтеп концерт бирәсе килә. «Уйнагыз, гармуннар!» һәм башка төрле фестивальләрдә теләп катнашыр идек. Бу инде, ялгышмасам, ансамбльнең 5нче составы. Миңа да 72 яшь инде. Безнең Казан сәхнәсендә чыгыш ясыйсы килә. Бу – безнең хыял, – диде ул.
Чынга ашсын иде инде. Юкса, Габделхак әфәнде инде кайсы гына илләрдә чыгыш ясамаган! «Татарлыгым дөньяны күрсәтте. Җырлап, илемә хезмәт итәм. Минем әнием гармунда уйный иде. «Балаларым булса, музыкага өйрәтәм», – дигән сүзе булган. Мин гомер буе әнигә рәхмәтле булдым. Мин Япониядә чыгыш ясадым, Финляндиягә укытырга чакырдылар. Төрле илләрдә булырга туры килде», – дип сөйләде ул миңа.
Бу мәктәпкә 1992 елда нигез салынган. Татар хор бүлеге Татар сәнгать мәктәбенә кадәр үскән. Хәзер монда 200гә якын бала укый. Ният – бу санны 800гә җиткерү. Бу мәсьәләне Васил Шәйхразыев өлкә җитәкчелеге белән очрашуда да күтәрде.
Мәктәп барлыкка килгән елдан чыгарылышлар булды. Без баштан ук Татарстан Республикасының ярдәмен тоеп яшибез. Әлеге бина өчен дә без Татарстан рәисенә рәхмәтле. 1992 елда мәктәп барлыкка килде, башта 2 кеше чыкты, хәзер инде унлап укучыны укытып чыгарабыз. Алар дөньяның төрле почмагында музыка сәнгатен пропагандалый. Мәктәбебез киләчәктә тагын да үсәр, дип уйлыйм», – диде музыка белгече.
Татар сәнгать мәктәбендә укучылар төрле халык җырларын, декоратив-гамәли сәнгатьне өйрәнә.
Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Җәлил Ахунҗанов үткәрелгән һәм үткәреләчәк чаралар турында сөйләде. Сабантуй, Каз өмәсе, Карга боткасы, дини бәйрәмнәр – барысын да оештыралар. Милли бәйрәмнәрне үткәрер өчен матур «йортлары» да бар хәзер. Былтыр Актаныш районы Иртыш буе Сабан туена ясаган ишегалдын бүләк итеп калдырган.
Киләсе елда балалар һәм яшьләр өчен лагерь үткәрергә телибез. Татарстаннан безгә әйдаманнар җибәрүне сорыйбыз. Мин үземнән чыгып беләм: Казанга баргач, бөтенләй башка кеше булып кайтасың. Эшлисе килә, күзләр янып тора. Яшьләрне татар лагерьларына җибәрәсе килә. Алар аннан бөтенләй башка булып кайтачак. Татарстан лагерьларына 20-30 юллама булсын иде, – диде ул.
Фотода – ике Җәлил
Фото: © Гөлүзә Ибраһимова
Җәлил әфәнде үзе дә Татар яшьләре көннәре, Татар яшьләре форумында актив катнашкан. Булачак хәләл җефете белән дә форумда танышкан булган.
Соңгы тукталыш Бейбитшилик утравында урнашкан «Этно-авыл» милли-мәдәни комплексы иде. Актаныш районы бүләк итеп калдырган йорт та шунда тора. Аннан кала бер юрта бар. Без юрта эчен генә әйләнеп чыктык. Комплекс җитәкчеләре комплекс территориясен үстерү планы белән таныштырды. Комплекс территориясендә татар, рус, белорус, немец, корея һәм башка халыклар мәдәниятен чагылдырган мәйданнар булачак. Татар утарына, нигәдер, барып тормадык.
Шуның белән Казахстанга ярты көнлек сәяхәт тәмамланды. Бишбармаклардан авыз иттек тә Барнаулга кадәр 7 сәгатьлек юлга кузгалдык. Көне дә кояшлы булгач, бик рәхәт хисләр генә калды. Казах теле дә бик аңлашыла икән. Ташкүмер исле, бишбармак тәмле Сәмәй, сау булып тор!
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/tatar-ham-kazax-xalyklary-duslygy-simvoly-kazaxstanda-musa-alilga-haikal-acyldy-5862429