АБАЙ
НӘСЫЙ ХӘТ
Тәрҗемәсе - Гриф Хәйруллин
1.Беренче сүз
Шушы яшькә җиткәнче яхшымы, яманмы, шулай да байтак гомеребезне үткәрдек: көрәшү, өзешү, тартышу, әйтешү ыгы-зыгыларын күп мәртәбәләр күрдек. Хәзер инде урта яшькә килдек: хәлсезләндек, ялыктык; нәрсәләр эшләгәнебезнең берсе дә мәңгелек түгел икәнен аңладык, бөтенесе дә тик хәтер калдырырлык бер аяныч кына икәнлеген белдек. Йә, калган гомеребезне ничек, нишләп үткәрәбез? Шуңа җавап табалмый, үзем дә хәйран булып торам.
Халык эшен кайгыртыргамы? Юк, халык йөгәнсез. Терелмәслек авыруга очрасы килгән кешенең, яки күңеле басылмаган яшьләрнең генә җитәкчелек итәсе килмәсә, безне Ходай сакласын!
Мал караргамы? Юк, мал карый алмыйм. Малны үзләренә кирәгенчә балалар үзләре асрар. Хәзер инде картайганда, каракларга, мәкерле җаннарга, теләнчеләргә азык табам дип, калган аз гына гомеремне дә хур итәр хәлем юк.
Гыйлем белән шөгыльләнергәме? Юк, гыйлем юлына басыйм дисәң дә, гыйлем сүзендә аралашырлык кеше юк. Белгәнеңне кемгә өйрәтәсең, белмәгәнеңне кемнән сорыйсың? Кешесез, буп-буш далада тукымаларыңны җәеп салып, кулыңа аршыныңны тотып утырудан ни файда?
Суфи булырга, дингә бирелергәме? Юк шул, монысы да булмас, аңа да тынычлык кирәк бит. Ни күңелдә, ни күргән көнеңдә бер тынычлык юк, шундый илдә, шундый җирдә нинди суфилык булсын?
Балалар тәрбияләргәме? Юк, булдыралмам. Тәрбияләр идем, ничек, нәрсәгә өйрәтергә дә белмим, нинди халыкка, нинди юлга кушыйм аларны? Балаларыма да алдагы гомеренең, белеменең файдасын тынычлык белән күрерлек урын табалмадым. Кая барырымны, ни эшләремне белми торам, кем булырга тәрбиялим, ди? Бу эш тә миңа яраксыз булып чыкты.
Иң ахырда уйладым: башыма аилгән шушы уйларны кәгазьгә яза барыйм әле, ак кәгазь белән язу карасын үземә күңел юаткыч итим. Шулар арасыннан кем дә кем кирәкле сүз тапса, язып алсын, яки укысын. Кирәге юк дисә, минем үз сүзем үземнеке.
Ахырда шуңа тукталдым, инде моннан башка һичбер эшем юк.
2.Икенче сүз
Бала чагымда безнең казакъларның ничек итеп сартлардан (үзбәкләрдән) көлүен ишеткәнем бар иде: «Өстендәге киеме киң култыклы... өй түбәсен ябарга дип аркасына камыш төягән, куактан курыккан; йөзгә-йөз килгәндә үзара «ака-ука» (абый- энем) диешкән, артыннан мыскыллаган; «сарт-сұрт»(шарт-шорт килүче, шылтыравык, лыкылдык) шушы була», -дип.
Ногайны (татарны) күрсә, аңардан да мыскыллап көлә иде: «Дөядән курыккан ногай атка атланса, арып, җәяү йөреп, ял итә; ногай дигәнче, нокай (рәтсез, килешсез) диегез, солдат ногай, качкын ногай, вак-төяк сатып йөрүче ногай»,-дип.
Урыстан да көләләр иде: «Авылны күрсә, тизрәк шунда чапкан... Урыс башына ни килсә, шуны эшли, ни әйтсәң, шуңа ышана; «озын колакны» табып бир, ди ул»,-дип.
Шул чакларда мин уйлый идем: «Йә,Ходай, бездән башка барлык халык та булдыксыз икән, иң яхшы халык без икәнбез», -дип. Әлеге әйтелгән сүзләрне бик тә кызык күреп, куанып көлә идем.
Менә хәзер карап торсам, сартның икмәгән игене юк, сәүдәгәренең йөрмәгән җире юк, белмәгән осталыгы юк: үз эшләре белән мәшгуль, бер-берсеннән шәһәр дауламый. Урыслар килмәгән заманда үлгәннәрнең кәфенлеген, тереләрнең киемен шул сартлар җиткереп торды. Ата белән улы бүлешә алмаган малны көтүләре белән шулар сатып алды. Урыслар килгәч тә, сартлар урысның һөнәрләрен бездән күбрәк өйрәнеп китте. Өлкән байлар да, күренекле муллалар да, осталык та, байлык та, әдәплелек тә –барысы да шуларда.
Ногайларга карасам, солдат хезмәтенә дә чыдый, ярлылыкка да түзә, бәла-казага да бирешми; мулла, мәктәп саклап, динне дә тота. Эшләп мал табуның да җаен шулар белә, зиннәт, купшылык та шуларда. Ногайның байларына комагай тамагыбыз өчен беребез ялчы, беребез хезмәтче. Безнең иң күренекле байларыбызны да: «Синең шакшы аягың белән пычратырга куйган идән түгел, чык, сасы казакъ», -дип өеннән куып чыгара. Болар барысы да аларның бер-берсенә ияреп, кимсенмичә, хуҗалык белән шөгыльләнеп, һөнәрен кулланып, мал табып өстенлеккә җитүләренең нәтиҗәсе.
Урыска әйтер сүз дә юк, без аларның хезмәтчесе кадәр дә түгелбез.
Кайда инде элекке мактанган, элекке куанган, көлгән сүзләребез?
3. Өченче сүз
Казакъларның бер-берсенә явызлык эшләвенең, бер-берсенең сүзенә һәрчак каршы килүенең, эчкерсез сүзләре аз булуының, гауга-талашка әвәслегенең, үзләренең ялкау булуының сәбәбе нидә соң? Бөтен дөньяга танылган акыл ияләре әллә кайчан абайлап калган: ялкау кеше -куркак, зәгыйфь була, ә көчсез, зәгыйфь- куркак, мактанчык була; мактанчыклар -куркак, акылсыз, надан; һәрбер акылсыз -надан, оятсыз була; һәрбер оятсыз ялкау - үзе комсыз, тыелгысыз, булдыксыз, дус булунбелми торган җандыр.
Боларның барысы да кешенең дүрт аяклы мал санын арттырудан башка уйлары булмаганлыктан килә. Иген игү, сәүдә, сәнгать, гыйлем шикелле нәрсәләргә күңел салса, болай булмас иде. Мал турында гына уйлаган кеше- малым күп булса, балаларым да маллы булсын ди бит ул. Малын күбәйтеп, аларны көтүчегә тапшырырга да, үзе иткә, кымызга туенып, сылукайлар белән хозурланып, аргамакларга сокланып утыру гына аның хыялы. Әгәр кышлаудагы көтүлеге кысан булып калса, кулыннан килгәнчә, хәле җиткәнчә берәүдән көтүлек сатып ала, яки алдап-юлдап ала, тартып ала. Үзенең көтүлегеннән мәхрүм булган кеше башка адәмгә ябыша, я булмаса ирексездән илен ташлап китәргә мәҗбүр була. Һәр казакъның уенда шул гына.
Менә шундый кешеләр бер-берсенә дус була аламы? Фәкыйрьләр күп булса, бәһалар түбәнрәк булыр иде дип; күбрәк кеше малыннан мәхрүм калса, кышлаулар бушар иде дип; мин тегене -фәкыйрь булса икән дип, ул мине -фәкыйрь булса икән дип әүвәл эчтән генә уйланабыз. Соңрак болар тышка чыга, дошманлашабыз, дәгъвалашабызк, партияләшәбез. Шундый дошманнарга сүзем үтемле булсын һәм акрынлап мал җыярга көчем җитәрлек булсын дип урын өчен, волость башлыгы булыр өчен тартышабыз.
Мондый хәлдә тымызык кеше дә эшләп мал табарга омтылмый, иген игүнең, сәүдәнең кирәге калмый. Талашып-тартышып, кеше санын арттырабыз дип йөргән партияләрнең бүген берсенә, иртәгә икенчесенә чиратлап үзен-үзе сатып тик йөри.
Караклар үз эшен дәвам итә. Илдә тынычлык булса, аларның караклыгына беркем дә юл куймас иде. Халык ике якка бүленгәч, кем каракны якласа, карак шуңа таяна, үзенең намуссыз эшләрен әллә ничә мәртәбә арттыра. Илдәге намуслы гадел кешеләр өстеннән, нахак бәла, яла ягып, «ябышты, талады» дип, уголовный эш күрсәтеп, гариза язалар. Шуннан дознание - тикшерү башлана. Күрмәгәнне дә күрдем дия торган ялган шаһитлар әллә кайчан әзерләп куелган, теге гадел кеше сайлауга катнаша алмасын өчен. Әгәр ул кеше башымны коткарам дип берәр бәдбәхеттән ялынып-ялварып ярдәм сораса, үзенең намусына тап төшерә; ялынмаса, тикшерү астында булган, судланган кеше булып кала; аны бер җиргә эшкә дә алмыйлар, ул даим куркып яши.
Хәйләкәрлек белән, хәрәмләшеп волость башлыгы дәрәҗәсенә җиткән кешеләр тыйнакларга, намуслыларга юл бирми, үзе кебек хәйләкәр, гаделсезләрне эзли, үземә дус булыр, ярдәме тияр дип; әгәр дошманга әйләнсә, миңа берәр төрле зыян ясарга да кулыннан килә бит, дип.
Хәзер казакълар арасында «Эше белмәс, кеше белер» дигән мәкаль таралды. Аның мәгънәсе- «Эшеңнең дөреслегеннән түгел, кешеңнең хәйләкәрлегеннән, елгырлыгыннан файда табарсың» дигән сүз.
Волость башлыгы өч елга сайлана. Аның беренче елы «Сине без сайладык түгелме?» дип халыкның эшсез, ялкауланып йөрүе белән үтә. Икенче елы кандидат белән бер-берсен күзәтеп көне үтә. Өченче елда сайлау якынлаша, «Тагын волость башлыгы булып калырга мөмкин булыр микән» дип көне үтә. Инде нәрсәсе калды?
Казакъ халкының шулай бозыклыкка тартылып, елдан-елга түбән төшә барганын күреп минем уема килде: Халыкның волость башлыгы итеп сайлый торган кешесе фәлән кадәрле русча образование алган кеше булырга тиеш. Әгәр араларында андый кеше булмаса, яки булып та сайламасалар, шундый очракта уездный начальник белән военный губернаторның назначениесе белән волость башлыгы тәгаенләнсен иде; менә бу халык өчен бик файдалы булыр иде. Моның сәбәбе: хезмәт сөюче казакъ балаларына әүвәл образование бирү- үзе дә файдалы эш, икенче- назначение белән волость башлыгы булган кеше халыкка бурычлы булмас иде, югарыдагы җитәкчеләргә бурычлы булыр иде.
Тагын шул, назначение ясаганда ул кешенең тикшерелүе, аңа дәгъвалар булуга карамаска кирәк, шунда нахак гаеп тагып гариза язучылар азаер иде, бәлки бетәр дә иде. Тагын шул, һәрбер волостьта баш старшина -судьяның сайлануы халыкка күп зыян китергәнлеге күренеп, сыналып беленде. Судья булу безнең казакълар арасында һәрбер сайланган кешенең кулыннан килми. Моның өчен элеккеге Касым ханның «Якты юлын», Есем ханның «Иске юлын», Зирәк Тәүке ханның «Көлтүбә башында киңәшен», «Җиде законнар җыелмасын» белергә кирәк. Шул ук вакытта шушы иске сүзләрнең кайсысы заман үзгәргәнгә искереп, бу яңа заманга туры килмәсә, аның урынына кирәкле өстәмә белән тулыландырып, түләм салырлык кеше булырга тиеш иде дә, андый кеше аз, яки бөтенләй юк.
Борынгы казакъларның хәлен белгән адәмнәр әйткән: «Судья икәү булса, дәгъвалашу дүрт була» дип. Моның мәгънәсе- судьялар саны так түгел, җөп булса, алар үзара талашып дауны күбәйтәләр генә. Шулай итеп, судьяларның санын арттырганчы, һәрбер волостьта халык арасыннан лаеклы -белемле өч кеше судьялыкка срогын билгеләмичә сайлансын иде, алар гаепле эшләре өчен генә урыныннан төшерелә торган булсын, башка очракларда төшерелмәсен. Дәгъвачылар килсә, икесе ике кешене яклаучы итеп сайлап алсыннар, берәүне посредник итеп ала торган булсын. Әгәр бер килешүгә килә алмасалар, теге өч судьяның берсен алалар, яки жирәбә белән сайлыйлар, шунда бәхәс -талашлар да озакка сузылмыйча бетәрләр иде.
4. Дүртенче сүз
Игътибар иткән кеше беләдер: көлке үзе бер сәрхушлек икәнен, һәрбер сәрхуштә гамьсезлек икәнен, сәрхуш сөйләгәндә баш авыртуын. Шулай булгач, көлкегә бирелгән кешең ни хуҗалык турында, ни акыл күрсәтерлек, ни оят килерлек эш хакында кайгысы юк, гамьсезлеккә бөтенләй бирелгән була. Мондый гамьсез кешегә ни бу дөньяда, ни ахирәттә юл булмас.
Кайгы-хәсрәт турында уйланып, фикер йөртүгә бирелгән кеше ахирәткә карата булсын, бу дөньяга карата булсын, башкалардан төгәлрәк, җыйнаграк була. Һәрбер җыйнаклыкның төбендә хәзинә, байлык булса кирәк. Шулай булгач, һәрвакыт кайгы-хәсрәт белән йөри алабызмы? Һәрвакыт кайгы-хәсрәтка җан чыдый ала микән? Һәрваыт көлмичә йөрүгә җан чыдый микән? Юк, мин һәрвакыт кайгы-хәсрәт белән генә йөре, димәм. Шундый чакта кайгы-хәсрәтеңнән котылырлык бер яраклы хәрәкәт, үзеңә эш табарга, шуны эшләргә кирәк. Яраклы эш кайгы-хәсрәтне киметә. Кайгыны урынсыз көлке белән азайтма, кирәкле хәрәкәт белән азайт!
Чыгар ишеген табалмыйча, кайгы-хәсрәт эченә кереп алып, камалып калу, ул үзе дә-бер куәтсезлек, зәгыйфлек. Һәрбер кешенең кыланышыннан, эшеннән көлсәң, рәхәтләнеп көлмә, ачулы булганыңнан көл, ачулы көлке- үзе дә кайгы. Андый көлкегә үзең дә һәрвакыт салынмассың, һәрбер кешенең яхшылык тапканына рәхәтләнеп көлсәң, аның яхшылыкны яхшылыгыннан тапканын гыйбрәт итеп көл. Һәрбер гыйбрәт алуның үзе дә сәрхушлеккә җибәрмичә, вакыты белән туктата.
Күп көлкенең барын да мактамыйм, аның арасында бер көлке бар. Ул Ходай яраткан урыннан- күкрәктән чыкмый, ә ясалма рәвештә авыз- битен үзгәртеп, көлкенең аһәңен алып, игътибарны үзенә тартыр өчен генә буялма көлке.
Адәм баласы елап туа, көенеп үлә. Шул ике арада бу дөньяның рәхәте кайда икәнен белмичә, берсен-берсе аңлап, беренә-бере мактанып, аяныч гомерне игътибарсыз, бушка, ярамаган эшләр белән хурланып үткәрә дә, бетәсе көнендә бер көнлек гомерен бөтен булган малына сатып алалмый.
Хәйләкәрлек, алдакчылык, теләнчелек белән гомер сөрү- ул булдыксыз жуликның язмышы. Ходайга инанып, үзеңнең осталыгыңа һәм көчеңә таянып, намуслы хезмәт итсәң, хәтта каткан җир дә уңыш бирә, буш калдырмый.
5.Бишенче сүз
Күкрәк тулы кайгы кешенең үзенә буйсынмыйча, тәнен чеметтереп, буыннарны бетереп, я күзеннән яшь булып ага, я теленнән сүз булып ага. Казакъларның: «Я, Ходай, сабый баладай ваемсыз, кайгысыз итә күр!», дип теләк теләгәнен үземнең күргәнем бар. Бу инде үзе кечкенә балага караганда балигъ булса да, үткәннәрен юксынып, кайгылы булып күренүе. Кайгы нәрсә икән дисәң, аны мәкальләрдән белеп була: «Ярты көнлек гомерең булса да, бер көнлек мал җый», «Үзеңдә мал булмаса, атаң да ят була», «Мал -адәмнең бавыр ите», «Маллының бите- якты көн, малсызның бите- караңгы төн», «Ир азыгы белән бүре азыгы юлда», «Ирнең малы илдә, ялкауныкы -кулда», «Бушка биргән пәрдә кешене бозар», «Алган кулым -бирер», «Мал тапкан ирнең гаебе юк», «Байдан өметсез -Ходайдан өметсез», «Ач булсаң, искә алу ашы үткәрелгән өйгә йөгер», «Төбе каты булмаган күл янында торма, изгелексез, игелексез илдә, җирдә торма». Шундый сүзләргә тулы мәкальләр бихисап.
Бу мәкальләрдән ни чыкты инде? Шуны аңларга була: казакъ тынычлык өчен, гыйлем өчен, белем өчен, гаделлек өчен кайгырмый икән, ул мал табуны гына кайгырта икән. Ул малны ничек табуны белми икән, бар белгәне малларны алдап, мактап алу икән, малын бирмәс кеше белән дошманлашырга да әзер икән. Әгәр маллы булса, атасыннан тартып алырга да оялмас икән. Гомумән, караклык, мәкерлелек, хәйлә, теләнчелек белән, шуңа охшаган эшнең кайсысын булса да кулланып, мал тапса, аны гаепле дип әйтергә дә кирәк түгел икән.
Боларның кечкенә бала акылыннан кай җире артык? Шулай да кечкенә бала кызыл учактан курка, болар тозактан да курыкмый икән. Кечкенә бала оялса, җиргә керердәй була, болар бернәрсәдән дә оялмый икән. Шулмы боларның артыклыгы? Кулыбыздагын кисәкләп талатмасак, без дә алар кебек булмасак, алар бездән баш тарта икән. Эзләгән халкыбыз, илебез шулмы?
6. Алтынчы сүз
Казакъларның бер мәкалендә: «Казанышларның башы бердәмлектә, муллык башы көн күрмәктә» диелә. Ләкин бердәмлек нинди халыкта була икәнен, ничек итеп татулык урнаштырырга икәнен казакълар белми. Казаклар бердәмлекне: ат та уртак, ризык та уртак, кием дә уртак, байлык та уртак, дип уйлый. Шулай булса, байлыктан ни файда, ярлылыктан ни зыян? Туган-тумача тулып ятканда мал табу нигә кирәк. Бердәмлек шулмы? Юк, бердәмлек - ул акылда бердәмлек, малга бердәмлек түгел.
Малыңны биреп торсаң, атасы башка, дин башка, көнкүреше башка төрле булган кешеләр дә рәтләнеп китә, берлек хасил итә. Бердәмлек малга сатылса, каршылыкның башы шул. Туган-тумача мал сорамыйча гына бердәмлектә булса, шул чакта һәркем үз өлешен Ходайдан көтә. Булмаса, Ходайдан да көтми, үзенә берәр эш тә эзләми, иң башта бер-берсенә зыян эзли. Я тышкы кыяфәтенең, я йөзенең, я гәүдәсенең матурлыгын күпертеп күрсәтә, алай да булмаса, бер бәла табып, шул бәладан үзен саклаттырып, бер-берсен алдауның юлларын эзли. Моның кай җиреннән бердәмлек чыга соң?
«Казанышларның башы бердәмлектә, муллык башы көн күрмәктә», диелде, ул нинди көн күрмәк соң? Шушы җанның гәүдәдән чыкмаганлыгымы? Юк, андый көн күрмәк эттә дә бар. Шундый көн күрмәкне кадерләп, югары куйган адәм үлемнән куркып, ахирәткә дошман була. Җанын саклап, дошманнан качып, куркак исеме алып, хезмәт итүдән качып, ялкау дип аталып, дөньяда әлеге әйтелгән муллыкка да дошман була. Әйтелгән көн күрмәк- менә болар түгел. Җаны, рухы тере булса, менә шуны әйтә ул. Үзең тере булсаң да, рухың үле булса, акыл сүзләрен аңлый алмыйсың. Гадел хезмәт белән иренмичә мал табарга егәрең җитми.
Явыз ялкау, кыланчык,
Әзер ризык, әзер аш,
Тышың яхшы, эшең юк,
Ахырын уйлап оялмас.
Шундый кеше булсаң, теремен димә, мондый яшәүдән Аллаһы Тәгаләнең ак ихтыяры белән җибәрелгән үлем үзе артык.
7. Җиденче сүз
Анадан яңа туган сабыйда ике төрле теләк була. Берсе- эчү, ашау, йоклау, болар тәннең һәвәслеге. Болар булмаса, тән җан өчен торлак булалмый, тән үзе үсми дә, көч тә тапмый. Икенчесе –белергә теләү. Ни күрсә, шуңа талпынып, ялтыр-йолтыр иткән нәрсәгә кызыгып, авызына каба, тәмен татып карый, тамагына, битенә басып карый; тынлы уен коралы булса, шуның тавышына кызыга. Бераз үсә төшкәч, мал тавышланса да, берәү көлсә дә, берәү еласа да, шул табан барып, «Ул нәрсә?», «Бу нәрсә?» дип, «Ул нигә шулай итә?», «Бу ни өчен болай итә?» дип, күзе күргәннең, колагы ишеткәннең барысы хакында да сораштыра, тыңгысыз була. Боларның бөтенесе дә –җан дәрте: аның белсәм икән, күрсәм икән, өйрәнсәм икән, дигәне.
Дөньяның күренгән дә, күренмәгән дә серләрен тулысынча, һич булмаса өлешчә генә дә белмәсә, кешелеккә җирдә урын юк. Белмәгән адәмнең җаны да юк, аңарда тик хайван җаны гына була. Иң башта Ходай Тәгалә адәмнең җанын хайванның җаныннан зур итеп яраткан бит, шуны күрсәтеп яраткан. Шул әле көченә килмәгән, мие дә тулышмаган, аңы да җитешмәгән сабый «Бу нәрсә, ул нәрсә?» дип берәр нәрсәне белеп алырга омтыла, йокысын да, ашавын да оныттыручы дәрте белән йөри. Нигә соң без үсеп, акыл кергәндә, шул һәвәслекне югалтабыз, белгән кешеләрдән сорашып, табып, гыйлем табучыларның юлына басмыйбыз?
Безгә шул күз күремен киңәйтеп, тырышып җыйган белем хәзинәсен арттырсак, җанга азык шушы иде бит. Тәннән җан өстен, тәнне җанга буйсындырырга кирәк иде. Юк шул, без алай итмибез, байтак шаулап, каргадай каркылдап, авылдагы чүп өеменнән узалмыйбыз.
Бала чакта безне җан йөртә иде. Зурайгач, һуш кергәч, моңа юл бирмибез. Тәнне җаннан югары куеп, һичбер нәрсәгә күңел белән, ачык күз белән карамыйбыз. Күңел сизгәнгә дә ышанмыйбыз. Күзебез күргән нәрсәнең дә эчке мәгънәсе түгел, тышкы күренеше дә безгә җитәрлек була. Аның сере нәрсәдә икәнлеген күңелгә салмыйбыз, моны белмәгәннән нәрсә була ул, дибез. Берәр кеше әйтсә дә, аңламыйбыз. «Үз белгәнең -үзеңә, аз белгәнем-үземә» дип, берәрсе акыл өйрәтсә, без: «Кеше акылы белән бай булганчы, үз акылың белән ярлы бул» дибез. Артыгын белмибез дә, әйтсәләр, аңламыйбыз.
Күкрәктә ут очкыны юк, күңелдә ышаныч юк. Без хәзер тик күз белән генә күрә беләбез. Хайван - малдан кай җиребез артык соң? Бала чакта яхшы булганбыз икән. Белсәк тә, белмәсәк тә, белергә омтылган адәм баласы идек шул. Хәзерге көндә без хайваннан да түбәнрәк. Хайван белми дә, беләм дип гауга да күтәрми. Без исә бөтенләй белмибез, шулай да наданлыгыбызны белемлелектән югары куябыз; без дә беләбез бит дип гаугалашканда, үләребезне -терелеребезне дә белмичә, кара кан тамырын да ачып куябыз.
8. Сигезенче сүз
Шушы акылны кем өйрәнә, нәсыйхәтне кем тыңлый?
Берәү волость башлыгы, берәү-судья. Акыл өйрәнер, нәсыйхәт тыңлар уйлары булса, алар шушы урыннарга сайланып та йөрмәс иде. Алар үзләрен бик камил кешегә санап, үзебез башкаларга үрнәк булып, акыл өйрәтәбез дип сайлана. Әйтерсең, үзләре тураеп җиткән инде, башкаларны турайтасы гына калган. Нишләп бүтәннәрне тыңласыннар, тыңлыйм дисәләр дә, аның өчен вакыт тапмыйлар алар. Башларында үз кайгысы гына бар: югарырак башлык алдында гаепле булып калмабызмы, яки арадагы җәнҗалчыларны бастырып куябызмы, яки халкыбыз арасындагы чуалышны туктатабызмы, яки үзебез чыгымнарга очрап, шуны тутыра алмый калабызмы? –дигән, кешесенә карап берәүне якларга, берәүне коткарырга дигән йомышның барысы да уенда, башкага вакыты да җитми.
Байлар, алар үзләре бер генә көнлек мөлкәткә хуҗа хәлендә булса да, бөтен дөньяның яртысын үз кулында тоткан кебек. Үзендә юк малны сатып ала. Күңелләре биектә, күзләре аннан да югарырак, күктә. Хәләл ни, хәрәм ни, акыл, гыйлем, белем- бер нәрсәне дә малдан кыйммәтрәк дими. Мал булса, Ходай Тәгаләне дә ришвәт белән сатып алырга була дип уйлый. Аның дине, ходае, халкы, иле, белеме, ояты, намусы, якыннары- барысы да мал. Кеше сүзен нигә тыңласын ул, тыңлыйм дисә дә, аңа вакыты юк. Аның бөтен уе- малны сугару, ашату, сатарга- алырга, малны караттырырга, карактан-бүредән, кыштан- салкыннан саклатырга, шуларны эшләр кеше табарга. Боларның бөтенесен рәтләтеп, мактанырлык булганчы нихәтле вакыт кирәк. Башкага вакытлары җитми.
Инде караклар- мәкерлеләр, намуссызлар- мошенниклар да тыңламый.
Юаш бичара ярлылар үз көнен дә күрә алмый. Шулай булгач, белем, гыйлем, акыл турында уйлыймы? Белем һәм гыйлемнең хәерчегә кирәге дә юк сыман: «Безне нишләтәсең, бу сүзләреңне аңларлык кешеләргә әйт!»-диләр, башкаларда эше юк. Әнә алдарак әйтелгән җан ияләренең генә һичбер кайгысы, моң-зары юктыр.
9.Тугызынчы сүз
Мин үзем –казакъмын. Казакъны яратаммы, яратмыйммы? Әгәр яратсам, аның холыкларын хупларга кирәк иде. Ничек булса да, башкалар яратырлык, яисә күңелгә таяныч булырлык берәр нәрсәсен табар идем. Шуны йә өмет өзмәс өчен, яисә анысы булмаса, монысы бар бит, дип күңелгә куәт бирер өчен кулланыр идем. Әмма андый нәрсә юк.
Әгәр казакъны яратмасам, аның белән сөйләшмәскә кирәк иде, мәҗлестәш, сердәш, киңәштәш булмаска кирәк иде; алар арасына кермәскә, ул да булмаса, алар арасыннан күчеп китәргә кирәк иде. «Нишләде, нәрсә булды?» дип кызыксынмаска кирәк иде. Боларны төзәтәм дигән, төзәлерләр, өйрәнерләр дигән өметем дә юк. Боларның берсе дә юк. Бу ничек була инде? Шушы әйткәннәремнең берәрсенә тукталырга кирәк иде бит миңа.
Үзем тере булсам да, чынында хәзер тере дә түгелмен. Шушылар өчен үкенгәнемнәнме, үземнән -үзем канәгать булмауданмы, яки башка сәбәптәнме- белмим. Тышкы яктан сау-сәламәт булсам да, эчтән үлеп калганмын. Ачулансам, ярсый алмыйм. Көлсәм, куана алмыйм, сөйләгәнем үземнең сүзем түгел, көлгәнем үземнең көлкем түгел, барысы да әллә кемнеке.
Көчем бар чагында казакъны ташлап башка якка китү түгел, аны яратып, аңа өмет багълап йөрдем. Бөтенесен дә ныклап белеп, өметемне өзгән вакытта, башка якка китеп, ятларны үз итеп, аларга кушылып китәрлек гайрәт ялкыны сүнеп тә калган икән. Шул сәбәптән мин хәзер йөреп торган буш гәүдәмен. Гомумән уйлыйм: монысы да яхшы бит, вакыты җиткәч: «И кызганыч, шундый-шундый ләззәт-хозурлыкларым калды бит!» дип, кайгыга салынмыйча, алдагы өметләр белән, үткәннәр өчен үкенмичә үләргә.
10. Унынчы сүз
Кеше Ходайдан бала тели. Аңа нәрсәгә кирәк ул? Үлсәм, минем урыныма калсын, миңа багышлап Коръән укысын, картайган көнемдә мине карасын дип бала тели кеше. Шуннан башка берәр нәрсә бармы?
Балам урыныма калсын дию -ул нәрсә? Миннән калган мал-мөлкәт хуҗасыз булмасын дисеңме? Шуның файдасын үзең күрер идеңме? Үлеп бара ятканда малыңны читләргә калдырырга жәлләп әйтәсеңме? Башка кешеләргә калдырмаслык синең нинди артык нәрсәң бар иде?
Баланың яхшысы-кызык, яманы-көек, аның нинди булырын белеп сорадыңмы? Дөньяда үзең күргән кимсетелүнең аз булдымы? Үзеңнең дә эшләгән этлегең аз булдымы? Инде бала тудырып, аны да эт итеп, аны да кимсеттер өчен нигә шулкадәр комсызланасың?
Мин үлгәч, балам Коръән укысын, дога кылсын дисеңме? Әгәр исән чагыңда яхшылык кылган кешеләрең күп булса, кем дога кылмас? Яманлыкны күп кылган булсаң, балаңның догасы гына сиңа ни файда бирер? Исән чагыңда үзең эшләмәгән яхшы эшне, син үлгәннән соң балаң эшли аламы?
Ахирәт өчен бала теләгәнең- балам сабый чагында үлсен дигәнең.
Әгәр дә үссен, зур булсын дисәң, үзе зураеп, ата-анасын хәвефтән коткарырлык бала казакътан туа микән? Шундый баланы синең кебек ата, синең халкыңдай халык асрап үстерәлә микән?
Картайганда мине карар, дисәң, ул да бер буш сүз. Беренчедән, бөтенләй хәлдән калырлык картлыкка үзең барып җитәләсеңме, юкмы? Икенчедән, балаң миһырбанлы булып, сине асрарлык булып туамы, юкмы? Өченчедән, малың булса, сине кем асрамый? Малың булмаса, нинди асрау җитәрлек, мул була? Балаңның үзе мал табарлык, малын таратырлык булуы- ул да икеле.
Хуш, Ходай бала бирде, аны үзең яхшы тәрбияли беләсеңме? Белмисең, элеккеге үз гөнаһларыңны үзең күтәрүдән башка инде балаңның гөнаһларын да уртаклашасың.
Башта балаңны үзең алдыйсың: «Әнә тегене, менә моны бирәм» дип. Балаңны алдавыңа куанасың. Соңыннан балаң алдакчы булса, моны кемнән күрәсең? «Тиргә шуны» дип, берәр кешене әрләтеп, «бик шаян ул, тимәгез аңа», дип аны масайтасың, тулысынча мутлыкка, тәртипсезлеккә өйрәтәсең. Аннары аны укуга биргәндә мулланың иң арзанын эзләп, язу таныса, шул җиткән дисең; хәйләкәр, эчкерле булырга өйрәтәсең, «фәлән кешенең баласы сине артыңнан сатып китә» дип, кешедән шикләнү сыйфаты сеңдерәсең, шулмы синең биргән сабагың? Шушы баладан игелек көтәсеңме?
Байлыка омтыласың, аны ни өчен кирәк дисең? Башта нигә Ходайдан сорамыйсың? Ходай сиңа биргән, син биргәнне алмыйсың. Ходай Тәгалә сиңа эшләп мал табарлык куәт биргән. Шушы куәтне хәләл кәсеп итәрлек урынга юнәлтәсеңме? Юнәлтмисең. Шул куәтне урынын табып сарыф итүне белерлек гыйлем биргән, ә син укымыйсың. Шушы гыйлемне укысаң, аңларлык акыл биргән, аны кая җибәргәнеңне кем белә? Иренмичә, тырышып хезмәт итсә, өзлексез эзләсә, урынын табып эшләсә, кем баемый? Моның сиңа кирәге юк. Синеке- берәүдән куркытып алсаң, берәүдән ялынып алсаң, берәүдән алдап алсаң, шул җитә, эзләгәнең шул гына. Бу Ходайдан теләгән нәрсә түгел. Бу-абруеңны, намусыңны сатып, кеше талау, теләнчелек.
Хуш, шулай булса да йөреп, мал таптың, баедың. Тапкан малыңны сарыф итеп, белем алырга, гыйлем табарга кирәк. Үзеңә табылмаса, балаң тапсын. Гыйлем булмаса, ахирәттә дә юк, бу дөнья да юк. Гыйлемсез укыган намаз, тоткан ураза, кылган хаҗ -берсе дә гыйбадәт булалмый. Малны этлек белән табып та, адәмчелеккә файдаланган һичбер казакъны күрмәдем әле. Бөтенесе дә этлек белән тапса, этлек белән шул малыннан колак кага. Җәфалану, көю, үкенеч -шушы өчәвеннән башка бер нәрсә дә калмый. Малы бар чакта, мин баймын дип мактана. Малы юк вакытта «Элеккеге малым бетте» дип мактана. Ярлы булып йөргәннән соң хәерчелеккә төшә.
11.Унберенче сүз
Шушы халыкның үзенә ризык табып йөргәне нәрсәдән? Ике нәрсәдән. Беренчесе – караклык. Карак кеше угрылык белән мал табам дип йөри. Мал иясе –малымны артыгы белән кайтарып, тагын да байыйм дип йөри. Түрәләр булса, кайтарып бирдертәм дип, шикаятьчедән ала, коткарам дип карактан ала. Гади халык каракны тоттырып мал алам дип, яисә каракка атымны сатып «файдаланам», аңардан урланган нәрсәләрне арзанга эләктерәм дип йөри.
Икенчесе- интриганнар: башка да килмәс фикерне берәүнең уена салып, болай итсәң, башлык буласың, тегеләй итсәң, байыйсың, болай итсәң, үч аласың, гайрәтле кеше булып таныласың, дип, хәлле кешеләрне аздырып йөри.
Түрәләр «әй-әй, менә ничек икән», бу табылган акыл икән, мин сине шундый яратам дип, моны ашап, мин сине болай яратам дип, тегене ашап йөри. Гади халык: шулкадәр өем бар, синең дәгъваларыңны авылда шул чаклы сөйләп бирәм, дип; кайсысы күбрәк бирсә, шул партиягә керәм, дип, Ходай алдында гөнаһлы булып, армый-талмый башын, авылын, хатынын, баласын да сатып җибәрә.
Шушы караклар, интриганнар югалса, халыкның да башына уй төшәр иде. Хуҗалык белән шөгыльләнер иде. Бай үзенең булган байлыгын карап, ярлы булмаганын эзләп, халыкның максаты, омтылышы булыр иде. Хәзер барлык халыкка шушы ике күренеш уртак, моны кем төзәтә? Антның, вәгъдәнең, намуслылыкның, оятның киткәнеме? Каракны тыю да җиңел булыр иде, әмма мошенникларны үрчетеп торган шушы байларны кем туктатыр?
12.Уникенче сүз.
Кем дә кем яхшымы, яманмы гыйбадәт кылып йөрсә, аны гыйбәдәттән тыярга авызыбыз да ачылмый, чөнки яхшы ниятнең начарлыгы юк бит, дибез. Шундый адәмнәр тулы гыйбадәткә белеме җитмәсә дә, гыйбадәтне кылсын иде. Ләкин аның ике шарты бар, шуларны белсен иде. Әүвәл - аның иманы ныклы булырга тиеш. Икенчедән, өйрәнеп җиткәнче, булганы да ярар әле димичә, өйрәнүне дәвам итәргә кирәк. Кем дә кем өйрәнеп җитмичә, камилләшүен туктатса, ул Ходай орган кеше булыр, аның гыйбадәте дә гыйбадәт булмас. Ләкин кем дә кем ничә урында доганың кабатланырга тиешлеген, кайда тукталып торуын да белмичә, башына чалма урап, диндар исемен күтәреп, ураза тотучы, намаз укучы булып йөргәне - калымны бирмәстән кияү бүләкләрен тарата башлаганга охшап кала.
Игътибарлылык, тырышлык булмаса, иман да булмый; ихлас күңел белән аңлап, хак динне эчкерсез җаны ачып тормаса, ваемсыз бәндәнең иманы бар дип булмый.
13.Унөченче сүз
Иман дигән сүз – бердәнбер генә, чиксез кодрәтле, кимчелексез Аллаһы Тәбарәк Тәгаләнең барлыгына һәм безгә Пәйгамбәребез саллала Аллаһу галәйһи вә сәллам аркылы җибәргән хәбәренә, белдерүенә баш иеп, инану.
Инде бу иман диярлек инануга ике төрле нәрсә кирәк. Әүвәл ни нәрсәгә иман китерсә, шуның хаклыгын акылы белән дәлилләргә, исбат кылырга яраса, моны «аңлы, хак иман» дияргә була.
Икенчесе- китаптан укып, яки муллалардан ишетеп иман китерү, шуңа ныклап ышану. Берәү үтерәм дип куркытса да, мең кеше мең төрле эш күрсәтсә дә, шуларның берсенә дә бирешми торган ныклы инану була. Мондый иманны «гадәти иман» дибез. Мондый иманны саклау өчен курыкмас йөрәк, какшамас рух, зәгыйфьләнмәс буын кирәк.
Белемсезне- хак иманлы дип атаучыкешене, ныклы инанусызны- гадәти иманлы диюче кешене, яисә алданыпмы, коткыга бирелепме, берәр кулланылганга карапмы, акны-кара дип, я караны-ак дип, я ялганны-чын дип ант итүче кешене ни дибез? Ходай Тәгалә үзе сакласын. Әйе, белергә кирәк, югарыда язылган ике төрледән башка иман юк. Иманга каршы килерлек урында һичбер бәндә Ходай Тәгаләнең чиксез мәрхәмәте аркасында ярлыкау булыр димәсен, аның өчен Ходай Тәгаләнең кичерүенә, Пәйгамбәребезнең шәфкатенә таянмый мөмкин түгел. «Кылычлар арасында вәгъдә тормас» дигән ялган мәкальгә таянган мондый бәндәнең йөзе корысын.
14.Ундүртенче сүз.
Тере адәмнең йөрәктән дә кадерлерәк җире буламы? Безнең казакъның йөрәкле кеше дигәне- батыр кеше дигәне. Шуннан башка йөрәкнең бүтән сыйфатларын ачыклап белми. Рәхимле, миһырбанлы, һәртөрле адәм баласын туганым дип, үзенә теләгән нәрсәне аларга да булсын иде дию- болар барысы да йөрәк эше, мәхәббәт тә йөрәк эше. Тел йөрәкнең әйткәненә күнсә, ялган чыкмый. Эчкерле кешеләр йөрәк турында оныта. Безнең казакъның «йөрәклеләре» мактауга лаек түгел. Әйткәнгә күнәбелү, вәгъдәсендә тора белү, яманчылыктан тиз генә читкә тайпыла белү, күчү артыннан эт кебек йөгермәстән, адашкан күпчелекнең башын кирәк якка борырга кулыннан килү, кыен булса да, акылга сыйган нәрсәгә гаделлекне куллану, акылга сыймаганга җиңел булса да кулланмау хасиятләренә ия булу– ир-егетлек, батырлык шушы булмаса, казакъның әйткән батыры - гадәттәге батыр түгел, бүре йөрәкле дигән сүз.
Казакъ та адәм баласы бит, күпчелеге акылсызлыгыннан бозылмый, акыллының сүзен аңлап алырлык һәм шуңа иярерлек йөрәгендә егәрнең, гайрәтнең юклыгыннан бозыла. Белмәгәнлегемнән шулай иттем диючеләрнең күбесенә ышанмыйм мин. Белсә дә, намуссызлыгыннан, көчсезлегеннән шул белеменә таяналмый. Яманчылыкка бер мәртәбә бирелеп киткәч, үзен-үзе кулга алырлык гайрәт табалмый. Халкыбызда: ныклы егет, ир-егет, булдыклы егет дип аталып йөргән кешеләрнең барысы да– бәла-казага, яманчылыкка алып барыр өчен, берсен-берсе «әйдә батыр» дип котырта да, ахыры ничек булырын уйлатмыйча, азгынлыкка юнәлтә.
Ходайга таянмаган, намус белән оятка таянмаган, үзен-үзе кулга алалмаган бәндәне, күңеле яманчылыкка, мактануга бирелеп, үзен-үзе аңламый торган бәндәне әдәпле дип кенә түгел, хәтта кеше дип атарга була микән үзен?
15. Унбишенче сүз.
Акыллы кеше белән акылсыз кешенең, минем белүемчә, бер билгеле аермачылыгы бар.
Иң башта бәндә адәм булып яратылганнан соң һичбер нәрсә белән кызыксынмыйча йөри алмый, шул кызыксынган нәрсәне эзләгән чоры –гомеренең иң кызык вакыты булып исендә кала. Акылы булган кеше җитди эшләр белән кызыксынып, дәртләнеп эзләнә, шул көннәрендә аңа әйтсә-- колак, уйласа -күңел рәхәтен татыгандай була икән.
Акылсыз кеше урынын табалмыйча, ни булса шул, кирәксез, юк-бар нәрсәгә кызыгып, мавыгып, гомеренең кызыклы, кыйммәтле чагын бер юньсез булып үткәрә дә, шул көненә үкенгәненең дә файдасы булмый инде. Яшь чагында бу кызыктан соң тагын берәр кызык табып алырга омсынып, яшьлеге узмастай, буыннары бушамастай йөргән була, берәр кызык артыннан куганда муены катып, буыны корып, башка нәрсәгә ярарлык рәте дә калмый.
Тагын бер нәрсә -һәрбер нәрсәгә кызыгучанлык. Бу үзе көчле омтылыш ясый торган нәрсә икән. Һәрбер омтылыш үзенә бер төрле дәрт була икән. Үзенең нык теләгән нәрсәсенә җитешкәндә, яисә менә-менә, дип, җитәр-җитмәс булганда, бу кеше бер төрле исерек сыман булып кала. Исереклек көчне күп сарыф иттереп, акыл күзен бәйләп, түгәрәктә карап торучыларның күзен ачып, «тегене, моны» диештереп, кешене сынаттыра торган нәрсә икән. Шул вакытта акыллы кешеләр зур эшләре белән күренмичә, акылын югалтмыйча, үзен сынатмыйча йөреп эзләнә тора.
Акылсыз кеше нәсел-нәсәбен ташлап, бүреге төшеп калып, чапанының итәге атның арт санын каплап, ике күзе һавада, җенле кеше сыман чаба бирә, мин шуны күрдем.
Әгәр дә акыллы кешеләр хисабында буласың килсә, көненә бер мәртәбә, булмаса атнасына бер, иң булмаганда аена бер үзеңнән-үзең хисап ал! Аннан алдагы хисабыңнан соң гомереңне ничек үткәрдең икән, белемгәме, ахирәткәме яисә бу дөньяга яраклымы, шушы көндә үзең үкенмәслек эшләр эшләдең микән? Я булмаса, нишләп үткәргәнеңне үзең дә белми калдыңмы?
16. Уналтынчы сүз.
Казакъ, эшләрем Ходайга яраклы булсын иде, дип борчылмый. Башкалар эшләгәнне эшләп, егылса - торса, шул җиткән. Сәүдәгәр бурычларын җыйнарга килгәндә, «бөтен тапканым менә шушы гына, теләсәң- ал, җитмәсә, бурычымны түләр өчен җирдән мал казып алыйм мыни?» дип тора ул.
Ходай Тәгаләне дә нәкъ шулай итеп алдаламакчы. Телен шомартып, динен тазалап, уйланып, өйрәнеп мәшәкатьләнми. «Бар белгәнем менә шушы, инде картайганда каян өйрәнә алам»,-ди. «Укымадың димәсәләр, ярар, телемнең килмәгәне – гаеп түгел». Аның теле башкаларның теле кебек үк яратылган түгел мени соң?
17.Унҗиденче сүз.
Ихтыяр, Акыл, Йөрәк һөнәрләрен, осталыкларын әйтеп, бәхәсләшеп, Фәнгә килгәннәр.
Ихтыяр әйткән: «Әй, Фән, дөньяда минсез һичбер нәрсә камиллеккә җитешәлмәгәнен үзең беләсең бит: башта иренмичә, ялыкмыйча өйрәнергә кирәк, бу- минем эшем; Ходайга, иренмичә, ялыкмыйча лаеклы гыйбадәт кылу -минем эшем. Дөньяга лаеклы һөнәр белән, мал табып, абруйлы дәрәҗәгә җитү минсез булмый. Урынсыз, булмас нәрсәгә игътибар итмәстән, тәнне таза килеш саклый торган, гөнаһлардан, күргән бер нәрсәгә кызыгып ташланудан, нәфес шайтанының аздыруыннан коткара торган, адаштыручы юлга барган кешеләрне туры юлга юнәлтә торган мин түгелме? Шушы икәве минем белән нигә бәхәсләшә?» -дигән.
Акыл әйткән: «Бу дөньяга да, ахирәткә дә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы икәненн белә торган -мин, синең сүзеңне үткәрә торган- мин. Минсез файданы да эзли алмыйлар икән, зарардан да кача алмыйлар икән, гыйлемне җыйнап өйрәнә алмыйлар икән, менә шушы икәве нигә минем белән бәхәсләшә? Минсез алар нәрсәгә ярый?» -дигән.
Аннан соң Йөрәк әйткән: «Мин адәм тәненең патшасымын, кан миннән тарала, җан миндә урнашкан, минсез терелек тә юк. Йомшак түшәктә, җылы өйдә тамагы тук кешене түшәксез ярлының, өшеп йөргән ялангачның, ризыксыз ач кешенең хәле ничек икән дип уфландырып, җанын ачындырып, йокысын ачып, түшәгендә әйләндерүче-тулгандыручы –мин. Өлкәннән оялуны саклатучы, кечегә рәхимлелек булдыра торган –мин, ләкин мине саф килеш саклый алмыйлар, ахырда хур булалар. Мин саф, таза булсам, адәм балаларына бертигез карыйм: яхшылыкка күңелне йомшатып, эретүче –мин, яманлыктан җирәнеп дулап китүче -мин; гаделлек, тыйнаклык, оят, рәхимлелек, миһырбанлык дигән нәрсәләрнең бөтенесе дә миннән чыга. Минсез боларның нинди көне бар? Шушы икәве минем белән нигә бәхәсләшә?» -дигән.
Шунда Фән, боларның өчәвенең сүзләрен тыңлап, әйткән:
-Эй, Ихтыяр, синең әйткәннәрең барысы да рас. Бу әйткәннәреңнән башка да синең күп һөнәрләрең барлыгы билгеле, синсез булмый торганнар хакында да дөрес, әмма көчеңә яраклы рәвештә катылыгың да, файдаң да, зыяның да җитәрлек; кайчакта яхшылыкны ныклап яклыйсың, кайчагында яманлыкны ныклап яклыйсың, менә шунысы начар,-дигән.
-Эй, Акыл! Синең әйткәннәрең дә барысы да рас. Синсез бернәрсә дә табылмаслыгы да хак. Яраткан Тәңрене дә син танытасың, яралган ике дөньяның да хәлен син беләсең. Әмма син шуның белән генә туктамыйсың, хәрәкәт тә, хәйлә дә синнән чыга. Яхшының да, яманның да терәге син, икәвенең дә эзләгәнен син табып бирәсең, шунысы начар,- дигән.
-Сезнең өчегезне бергә кушу- минем эшем. Шунда да җитәкче, әмер бирүче Йөрәк булуы яраклы. Акыл - син күп кырлы, Йөрәк синең күп кырлыгыңа кушылмас: Яхшылыкка җаны –тәне белән бирелеп китәр, куаныр. Яманлыкка өндәсәң, ул сиңа иярмәс, иярмәү генә түгел, җирәнеп, өйдән куып чыгарыр.
-Ихтыяр, синең көч-гайрәтең күп, Йөрәк сине дә үз иркеңә куймас. Кирәкле урында көчеңне кызгандырмас. Кирәкмәс урында көч куллануыңа юл куймас. Шулай өчәвегезнең бергә эшләвегезгә Йөрәк җитәкчелек итсен,- дигән Фән.
«Шушы өчәве мин әйткәндәй бер кешедә кушылса, табанының туфрагы дару итеп күзгә сөртерлек сыйфатлы кеше шул. Өчәвегез бергә булмасагаыз, мин Йөрәкне яклармын. Ходайга бирелгәнлек шунда, кешелек сыйфатын саф итеп саклагыз, Ходай Тәгалә һәрвакыт шуңа карый. Коръәннең әйткәне менә шул»,- дигән.
18. Унсигезенче сүз.
Адәм баласына ертыксыз, керсез, тыйнак кием киеп, һәм шул киемен пычратмыйча, таза килеш йөрү- дөрес нәрсә. Ләкин үз мөмкинчелекләреннән артык киенү, яисә киеме артык булмаса да күңелендә гайрәт тоеп, чамасыз масаю -көяз кешенең эше.
Көязләрнең кыланышы ике төрле була: берсе йөзен- кыяфәтен,сакал-мыегын, әгъзаларын, йөреш- торышын, кашын- күз кабагын бизәп- төзәтеп, кулларын уйнатып мәшәкатьләнә. Икенчесе – атланган атына, кигән киеменә игътибарсызлык күрсәткән булып, «әйрән эчерим» дип, шуның аркасында тыйнак егет булып күренергә тырыша; үзеннән югарыраклар алдында әһәмиятле булырга маташа; үзенең тиңнәренең эчен яндырып, үзеннән түбәннәргә «эх, дөньясы, шушыларның аты кебек атка менеп, шундый кием киюнең нинди кызыгы бар икән?!» ди торган кеше була.
Боларның барысы да - мәсхәрә, ахмаклык.
Мондый булуны кеше уйламасын да, әгәр берәр уйласа, яңадан кеше булу- бик кыен эш. Көяз дигәнне менә шундый масаючан, мактанчык дигән сүзләргә охшатам. Гомумән адәм баласы бүтән адәм баласыннан акыл, белем, намус, холкы белән өстен тора. Шулардан башка нәрсәләр белән бүтән кешене уздым дию - ахмаклык кына.
19.Унтугызынчы сүз.
Адәм баласы анадан туганда акыл иясе булмый әле: ишетеп, күреп, тотып карап, татып хәтеренә салса, дөньядагы яхшы-яманны таный. Шуннан соң белгән- күргәне күп, белемле адәм була. Акыллыларның әйткән сүзләрен исендә калдырып йөргән кеше үзе дә акыллы була. Һәрбер нәрсә истә калдырырга яраклы түгел, шуларның яхшыларын исендә тотса, яманнарыннан сакланса, шулар эшкә ярый, шундыйны адәм дияргә була.
Акыллы сүзләрне ишеткәндә урынсыз масаеп, я сүлпән генә, игътибарсыз тыңласа, аңламанган нәрсәләрен сорап белергә тырышмаса, шул җирдә аңлап та, чыккач та оныта торган булса, аның ишетүе -ишетмәве нәрсәгә ярый? Шушындый сүз танымый торган халыкка сүз әйткәнче, үзеңне таный торган чучканы асрау яхшырак дип әйткән икән бер хәким, шуның шикелле сүз булды.
20. Егерменче сүз.
Тәкъдирнең ярлыгын беләсез -ул үзгәртелми. Бәндәдә бер нәрсә бар, ялыгу дигән. Ул тәкьдирдә адәм белән бергә яратылган нәрсә, аны бәндә үзенә дус итеп тапмаган. Әгәр ялыгуга бер эләксә, адәм баласына котылу кыен. Гайрәтләнеп, селкеп ташлап китсәң дә, ахырында тагын килеп җиңә ул. Акыллы гына түгел, тирән фикерле адәм адәм баласының да ялыкмый торган берәр нәрсәсе бар микән? Ашаудан да, уеннан да, көлкедән дә, мактанудан да, көязлектән дә, мәҗлестән дә, компаниядән дә, хатыннан да күңеле азмы, күпме ялыга. Бөтен нәрсәнең дә җитешсезлекләрен күрә, үзгәрүчәнлеген белә, күңеле элеккеләрдән сүрелә башлый.
Дөнья бертөрле генә тормый, адәмнең куәте, гомере дә бертөрле генә тормый. Бер мәхлукка да Ходай Тәгалә үзгәрмичә, бертөрле генә тору мөмкинлеге бирмәгән. Шулай булгач, күңел ничек итеп бертөрле генә торалсын?
Әмма шушы ялыгу дигән нәрсә, һәрнәрсәне күрәм дигән, күп күргән, тәмен, бәһасын- бөтенесенең үзгәрүчәнлеген белеп җиткән, уйлый торган адәмнән чыга. Хәтта ки, гомернең үзгәрүчәнлеген, дөньяның һәрбер кызыгының кыска гына икәнен күргән -белгәннәр яшәүдән дә ялыгулары мөмкин. Шулай булгач, ахмаклык , ваемсызлык та бер ганимәт дип уйлыйм.
21. Егерме беренче сүз.
Адәм баласына азмы-күпме мактанудан азат булу- кыен эш. Шул мактану дигән нәрсәнең мин ике төрлесен сиздем: берсен кукраю дип атыйм, берсен шапырыну димен.
Кукраючанлык -адәмнәр арасында үзенә-үзе югары бәя бирү. Ягъни надан дип, мактанчык дип аталудан, әдәпсез, ышанычсыз, намуссыз, файдасыз, бәйләнчек, гайбәтче, ялганчы, алдакчы, эчкерле дигән яраксыз сыйфатлардан сакланып, андый сыйфатларны үзенә хурлык санап, үзен шундый кешеләрдән югары дип исәпләү. Мондый холык - акыллыларның, намуслыларның, вөҗданлыларның, башкалардан аерылып торганнарның холкы. Алар үземне яхшы димәсә, ярар, тик начар димәсеннәр иде дип тырыша.
Икенчесе -шапырынучы дигәне: «димәсеннәр» дип түгел, «дисеннәр» дип тырыша. Бай, батыр, елгыр, җитез дисен; ничек кенә булса да, «дисеннәр» дип газапланып йөреп, «димәсеннәр»не онытып китә. Оныту гына түгел, иң башта эш булырга тиешлеген дә уйламый. Мондый шапырынучыларның үзе өч төре була.
Берсе ятлар алдында мактанырлык нәрсә эзли. Ул- надан, ләкин надан булса да адәм.
Икенчесе үз халкы арасында мактанырлык нәрсә эзли. Аның наданлыгы тулы, тик адәмлеге тулы түгел.
Өченчесе -үз өенә яки авылына гына кайтып әйтәлмәсә, чит кеше алдында хупланмаслык мактаныч эзли. Ул наданның да наданы, ләкин кеше түгел.
Ятлар алдында макталсам икән дигәннәр халкым мактасын иде диләр. Халкыма макталсам икән диючеләр туган-тумачам мактаса икән диләр. Туган- тумачасы арасында үзенә макталу эзләгән кешеләр үзеләрен- үзләре мактыйлар.
22. Егерме икенче сүз.
Хәзерге көндә казакълар арасында кемне мактап, кемне хөрмәтлим икән дип уйладым.
Байны хөрмәтлим дисәм, бай юк. Бай булса, үз башына, үз малына ирке юк. Кайбер байлар башка берәү белән көч сынаша, саклауны үтенеп үзенең малын йөз кешегә өләшеп йөри. Үзе –ялындырып бирдем әле дип уйлый. Ахмаклыгыннан. Юк, үзе ялынып таратып йөри. Мәрхәмәт тә түгел, юмартлык та түгел, үз халкын, үз җирен бөлдереп, башсызларга куенын ачып, малын чәчеп йөри. Кайбер байлар, илдәге хәллеләр, сөтлеләрдән файда чыкмагач, хәйләкәрләр күбәеп, куркытып, эзләгән нәрсәсен табалмый, ирексездән кем дә булса берәүнең табышына әйләнә.
Мырзаларны (Юмартларны) хөрмәтлим дисәң, шушы көндә чын мырза илдә юк, мал таратучы мырза эттән күп. Үземә файда табам дип мырза булып йөри. Кайберәүләре, арт ягына корымлы киезне тозлап тыкканнан соң хәтерен җуйган кешедәй, мырза булып, ирексездән кем булса шуңа аякларын җәеп имезеп йөри.
Волость башлыкларын һәм судьяларны хөрмәтлим дисәң, Ходайның үзе биргән волость башлыгы белән судья илдә юк. Сатып алган, ялынып, башын орып алган волость җитәкчелеге белән судьялыкның бернинди дә дәрәҗәсе юк.
Көчлене ихтирам итим дисәң, яманлыкка илдә бөтенесе дә гайрәтле, яхшылыкка гына көчле кеше юк.
Акыллы кешене хөрмәтлим дисәң, гаделлек, оят, вөҗданлы булуга акылы җиткән кеше илдә юк. Алдаулы, мәкерле, хәрәмчел эшкә барысы да акыллы.
Гарип-гораба, бичараны хөрмәтлим дисәң, яткан дөягә менәлмәсә дә, ул басынкылыкның, тыйнаклыкның үрнәге түгел. Әгәр менәрлек хәле булса, берәр нәрсәне рәтләп эләктерергә әзер тора.
Инде хәйләкәрләр белән мошенниклар калды. Алар үзеләре дә башкаларны бөлдермәсә, тынычлана торган түгел.
Я, кемне яраттык, кемнең теләгенә җавап бирдек? Үзләре кортлап таралган волость башлыклары- судьялар торып торсын. Әлбәттә, чара юк, тыйнаклыгыннан «Муллык асраган, дәгъва асрамас» дигән мәкальгә нигезләнгән байлар гына кала; алар малының яртысын биреп, калган яртысын тыныч кына асрый алмый, каракларга, мәкерлеләргә, мошенникларга азык булып йөри. Шул чын тыйнак байларны кызганмыйча, һәм шуларның теләген үтәмичә булмас.
Шуннан башканы таба алмадым.
23. Егерме өченче сүз.
Безнең казакъны уңышлы итми торган бер куаныч, бер юаныч бар.
Аның куанычы: илдә бер яман кешене табып, яисә башка бер адәмнең менә үзе эшләмәгән яманлыгы чыкса, шуңа куана. Ходай фәлән кешедән сакласын, ул да адәммен дип йөри бит, аның белән чагыштырганда мин - менә дигән кешеләрнең берсе түгелме, аңа караганда мин тап-таза кеше түгел мени? -ди ул. Сиңа шул фәлән кешедән яхшырак булсаң, җиткән, дип, аңа Ходай Тәгалә әйткән микәнни? Яисә- синең наданлыгыңнымы, яманлыгыңнымы узып киткән кеше табылса, син яманнар арасына кертелмисең, дип, аңа белә торган кешеләр сүз биргәнме? Яман белән тиңләшеп яхшы буламы? Яхшыга тиңләшеп, яхшы була бит. Йөз ат бәйгегә катнашкан хәлдә мин приз алдым дисә, алдыңда ничә ат бар иде, дип сорыйлар. Артыңда ничә ат калганын сорауның ни мәгънәсе бар? Мин биш аттан, ун аттан алдарак килдем, дигәннең нинди куанычы бар?
Инде юанычы: тик без генә мени, кешеләрнең барысы да шулай итеп йөри бит, күпчелек белән бергә күргән -зур бәйрәм, күпчелек белән бергә булсак, ярый ул, дигән сүзләр белән юана. Күпчелектән калмасаң, ярар, күпчелеккә каһәрем төшмәс, дип аңа Ходай Тәгалә әйткәнме? Күпчелеккә тозагым җитми дигәнме? Галимлек күпчелеккә киләме, аерым кешеләргә генәме? Даһилык күпчелеккә тияме, әллә бик сирәкләргә генәме? Бер өйнең эче тулысынча авырса, җиңел буламы? Юк, әллә яртысы авырып, яртысы сау-сәламәт булса, җиңелрәкме? Бу җирне белмәгән күпчелек адашып йөрсә, шушы җирне белгән ялгыз берәүнең кирәге юк микән? Күп кешеләрнең -юлчыларның барысының да аты арыганы яхшымы? Юк, яртысының атлары арыса, яртысының рәтле булса, яхшымы? Әгәр джут килсә, бөтен илгә килүе яхшымы? Ярым-яртысы булса да, джуттан котылып калса, яхшымы?
Шушы күп ахмакның бер ахмакка нәрсәсе юаныч? Нәселебез белән безнең авызлар сасы инде, дигән яман кияү кәләшенә ошыймы? Кәләшенең күңеле күтәрелер өчен шул сүзләр җитәме? Моннан соң син дә күпчелектән аерылма -авызыңны сасыт, дипме?
24.Егерме дүртенче сүз.
Шушы көндә җир йөзендә ике мең миллионнан артык адәм бар, ике миллион казакъ бар.
Безнең казакъның дуслыгы, дошманлыгы, мактанычы, ныклыгы, малны кайгыртуы, сәнгатькә омтылуы, дөнья тануы һичбер халыкка охшамаган. Беребезне-беребез алдап, урлап, керфек тә кактырмый утырабыз. Дөньяда өч миллионнан артык халкы булган бер шәһәр бар, дөньяның баш -аягын өч мәртәбә әйләнеп күреп чыккан кешеләр әллә ни хәтле.
Без җир йөзенең хурлыгы булып, беребезне беребез сагалап гомар үткәрәбезме? Юк, казакъ арасында да караклыкны, алдакчылыкны, гайбәтчелекне, корткычлыкны ташлап, һөнәрләр өйрәнеп, туры юл белән мал табалган якты көннәр булыр микән? Әй, ничек булсын! Йөз баш малга ике йөз кеше комсыз күзен төбәп тора бит, берсен-берсе корытмыйча, үзе дә корымыйча тынычлык табамы?
25. Егерме бишенче сүз.
Балаларны укыткан яхшы да, әмма рухландырырлык кына, төрки язуын белерлек кенә булса да җитә. Аның өчен бу җир -Дар әл-Харб (мөселман кануннары өстенлек итми торган урын), монда башта байлык тупларга кирәк, аннан соң гарәп теле, фарсы теле кирәк. Тамагы ач кешенең күңелендә акылга, намуска, белемгә омтылыш кайдан тусын? Ашап-эчәргә дә мөмкинчелеге җитмәве, туган-тумача арасындагы ызгышлар-болар барысы да һәртөрле бәла-каза, караклык, җәбер, алдакчылык, әшәкелек шикелле нәрсәләрнең таралуына сәбәп була. Мал тапса, тамагы туя. Аннан башка белем генә түгел, һөнәр дә кирәк. Шуны өйрәним, яисә балама өйрәтим дигән уй килә кеше башына.
Урысча укырга кирәк, хикмәтлелек тә, байлык та, һөнәр дә, белем дә- барысы да урыста. Зарарыннан ерак торыр өчен, файдасын уртак итәр өчен аның телен, укуын, гыйлемен белергә кирәк. Шуның өчен урыслар дөньяның телен өйрәнде, менә шушындый булды. Син аның телен өйрәнсәң, күзең ачыла. Һәрберәүнең телен, һөнәрен белгән кеше шуның белән башкаларга тиң була, әрсезләнеп аларга ялынмый. Белү- ул дин өчен дә яхшы.
Ялагайлык белән күңелен тапсам икән дигән надан бәндә ата -анасын, туган- тумачасын, илен, динен, адәмчелеген үзенең җилкәсеннән сыйпап кына киткән өчен дә сата. Чиновникның елмаюына очрар өчен ул арт ягын ачарга да риза. Урысның белеме, осталыгы- дөньяның ачкычы, шуны белгән кешегә тормыш җиңеләя. Ләкин бүгенге көндә урыс белемен баласына өйрәткән җаннар, шушы корал белән башка казакъны алдасам икән ди. Юк, мондый ният кирәк түгел. Байлык ничек гадел хезмәт белән табыла икән, шуны өйрәт. Моны күреп, өйрәнүчеләр тагын да күбәйсә, масайган урысларның илгә бертөрле законы булмаганда, законсыз хурлыгына күнмәс идек. Казакъка яклаучы булыйм дип, без дә халык булып, башка халыклар белгәнне белеп, алар арасына керүне кайгыртучы булыйк дигән ният белән өйрәтергә кирәк.
Урысларда укыган хәзерге балалардан артык яхшы кеше чыга алмый әле. Сәбәбе: ата-анасы, туган-тумачасы бер яктан бозып тора. Шулай булса да, шушы укыган балалар –әнә теге укымаган казакъ балаларыннан аерылып тора, алдынгы. Нишләсә дә, башкаларның сүзләрен аңлатып бирәләләр. Хәлле ата да балаларын күп укытмый, ярлының баласын урыска укырга барырга мәҗбүр итә. Ярлылар шуннан артык кая барсын? Шулай ук кайбер казакълар туган-тумачасы белән әрепләшкәндә: «Синең шушы көчләвеңә күнгәнче, баламны солдатка биреп, башыма чәч, борын астыма мыек үстереп китсәмче» диләр иде. Шушындый начар сүзне, Ходайдан курыкмыйча, бәндәләрдән оялмыйча әйткән казакъларның баласы укыса ни булыр иде? Шунда аерым казакъ балаларының өйрәнгәне дә, укыганы да нәрсәгә кирәк була? Керде, чыкты, китте, кайтты, ныклап укыган бала да юк. Халык акчасына укыганда атасы чак кына укыта, үз малын ник чыгарсын?
Турысын әйткәндә, балаңны өйләндермә, мөлкәт бирмә, бар нәрсәңне салсаң да, урыс белемен өйрәт! Менә мин әйткән юл - малны кызганыр юл түгел. Ходайдан курык, бәндәдән оял, балаң бала булсын дисәң -укыт, байлыгыңны кызганма! Чынлап та, балаң бер эт казакъ булып калса, сиңа рәхәт күрсәтерме, үзе рәхәт күрерме, яки халыкка файдасы тиярме?
26. Егерме алтынчы сүз.
Безнең казакьның ярышта аты алдан килсә, көрәшкә төшергән батыры җиңеп чыкса, үзенең ау кошы табыш алса, эте башкалардан узып тотып алса, исе китеп куана. Белмим, шуннан да артык куанычы бар микән? Әй, юктыр ла!
Шушы куанычлар барысы да казакъ туганнар арасында, бер хайванның осталыгы артканның, я бер адәм җиңгәннең мактанырлык ни урыны бар? Ул узган, алган, җиңгән үзе түгел, яисә баласы түгел. Моның бөтенесе дә- казакъның казакътан башка явы юк икән, кечкенә генә нәрсәне дә бер олы эш эшләгән кешедәй куанган булып, башкаларда көнләшү уяту дигән сүз.
Берәүдә көнчеллек тудыру- шәригатьтә хәрәм, эшеңә зыян, акылга зарар. Шулай тиктән генә берәүне көнләштерүнең нәрсәсен үзенә табыш дип исәпләп, куана икән? Я, булмаса, аңардан көнләшкән кеше нигә түбәнсетелеп кала икән?
Чапкыр ат әле теге илдә, әле бу илдә була торган нәрсә, ау кошлары да, йөгерек эт тә кайчак аның кулында, кайчагында моның кулында була торган нәрсә. Көчле егет тә тик бер халык арасыннан гына чыгамы? Кайвакытта бу халык арасыннан, башка вакытта бүтән халыктан чыга. Моның барын да адәм үзенең осталыгы белән ясамый. Бер мәртәбә узган, бер мәртәбә еккан һәрвакытта узып, һәрчакта егып йөрми бит. Шуның барын да белә торып, җир астына кергәндәй, бер хәрәмлеге табылгандай, яманлыгы беленгәндәй оялып, нигә хурлана икән кеше?
Инде шуларны уйлап белергә була: надан бәндә - халык куанмаслык нәрсәгә куана. Һәм куанганда нәрсә әйтеп, нәрсә куйганын, нишләгәнен үзе дә белми, исе китеп, бер төрле исерек хәлендәге кебек була.Һәм оялганнар оялмас нәрсәдән ояла, оялырлык нәрсәдән оялмый.
Боларның барысы да наданлыкның, ахмаклыкның билгесе. Болар турында әйтсәң, кайберәүләр «дөрес, дөрес» дип утырган була. Аңа ышанма, иртәгә ул элеккедән дә узып китә. Күңеле белән аңлап, күзе белән күреп торса да, хайван шикелле элеккеге гадәтеннән читкә чыгалмый, бер билгеле ярыкка төшеп китә, беркем дә туктатып, аңлаталмас. Нинди яманчылык булса да, бер гадәт итсә, казакъ шул гадәтеннән ирексез курыкканда я үлгәндә генә туктый. Булмаса, акылына килеп, бу нәрсә ярамас икән дип үзеннән-үзе туктаган адәмне күрмәссең.
27. Егерме җиденче сүз.
(Сократның сүзе)
Бер көнне Сократ Аристодем исемле галим шәкертенә Ходай Тәгаләнең колы булу турында әйткән сүзе. Аристодем Ходайга инанучылардан көлә торган иде.
-Әй, Аристодем, син ничек уйлыйсың, үзенең сәнгать эшләре өчен башкаларның чиксез соклануына лаеклы берәр адәм бар микән?
-Әллә нихәтле, хәзрәт.
-Берәрсенең исемен әйтче,-дигән.
-Гомергә шигърияте өчен, Софоклга трагедиясе өчен, ягъни башка кешеләрнең кыяфәтен ала белгән өчен, Зевксиска рәсем сәнгате өчен сокланам,- дип, шуларга охшаган тагын берничә сәнгать кешеләрен әйткән.
- Алай булса, кем бигрәк тә гаҗәпләнерлек, соклануга бигрәк тә лаеклы- җансыз, акылсыз, сукыр кыяфәтне ясаучы рәссаммы, я җан иясе, акыл иясе адәмне Яратучымы (барлыкка китерүчеме) ?- дип сораган Сократ.
-Соңгысы лаеклы, -дигән Аристодем,- ләкин шул Яратучы очраклы рәвештә түгел, ә үзенең акыл көче белән яраткан булса.
- Я, файдалы нәрсә дөньяда күп, кайберләренең файдасы күренеп, беленеп тора. Кайберләренең файдасы ачык беленми. Шуларның кайсысын акыл белән яратылган дип таныйсың?
-Әлбәттә, ачык файда өчен яратылганнарын акыл көче белән яратылган дияргә кирәк.
-Я, алай булса, адәмне Яратучы адәмнәргә биш сиземләү әгъзалары биргәндә төпле уйлап, аларның тик файдасы хакында гына уйламаган бит. Ул аларны кешенең шул органнарга мохтаҗ булачагын белеп биргән бит. Башта күзне күрсен дип биргән, әгәр күз булмаса, дөньядагы күркәм нәрсәләрдән ничек ләззәт табар идек? Күз үзе бигрәк назлы булганга, кирәк чакта ачып, ябып торсын өчен күз кабагы биргән. Җилдән, очкыннан кагынып калыр өчен керфек биргән. Колак булмаса, ни каңгылдауны, ни доңгырдауны белмәс идек, матур тавыштан, яхшы көйдән, җырдан –берсеннән дә ләззәт табалмас идек. Борын исне тоймаса, дөньяда булган хуш искә гашыйк булу, яман истән ерак булу кулыбыздан килмәс иде. Аңкау, тел тәмне белмәсә, дөньядагы ни татлы, ни каты, ни тәмле нәрсәләрнең кайсысыннан ләззәт табар идек? Болар барысы да безнең файдага түгелме?
Күзне, борынны авызга шулай якын яраткан, ризыкның тазалыгын күреп, исен белеп ашап-эчсен дип. Безгә кирәкле булса да, җирәнерлек тишекләребезне башыбыздагы шушы әгъзаларыбыздан ерак куйган. Боларның барысы да акыл көче белән эшләнгәнлегенең дәлиле түгелме?-дигән Сократ.
Шунда Аристодемнең, төпле уйлап караганда, адәмне Яратучы чиксез акыл иясе икәнлегенә һәм мәхәббәт белән яратканлыгына шөбһәсе калмады.
-Алай булгач, һәммә махлуклар үзләренең яшь балаларын яратуын, назлаганын күргәндә, бер махлукның да үлемне теләмәгәнен, тере килеш озак калырга омтылуын күргәндә син нәрсә уйлыйсың? Махлукларның үсеп-алга барудан башка нәрсәне аз уйлаулары –болар барысы да җан ияләре артсын, күп булсын, яшәсен дигән сүз бит. Шуларны яратканда күңелләренә шулчаклы дәртле омтылыш куйганлыгын һәм моның барысы да Яратучының үзенә ошаганлыгын белдермиме? -дигән Сократ һәм тагын:
-Әй Аристодем! Син бер үзеңнән, ягъни адәмнән, башкаларда акыл юк дип уйлыйсыңмы?-дип өстәгән.- Адәмнең тәне, үзең йөргән җирнең бер бөртек комына охшаш түгелме? Тәнеңдә булган дым җирдәге суларның бер тамчысы түгелме? Я, син бу акылга кайдан ия булдың? Әлбәттә, кайдан килсә дә, җан дигән нәрсә килде дә, шуннан соң ия булдың.
Бу галәмне күрдең, аны үлчәргә акылың җитми, килешле һәм нинди лаеклы, яраклы закон буенча яратылуын, һичбер нәрсәнең дә бозылмас икәнен күрәсең. Боларның барысына да гаҗәпләнеп таң каласың һәм акылың җитми: шуларның барысы да очраклы рәвештә яралганмы, яки боларның иясе чиксез олы акылмы? Әгәр акыл белән яратылган булмаса, уйга да сыеп бетмәслек дөнья һәрбер төрле кирәклекне күз алдында тотып һәм бер-берсенә сәбәпле рәвештә бәйләнештереп, бәндәнең акылы җитмәслек төпле күркәм законга килештереп яратылган, -диде.
-Бу әйткәннәрең чынлап та хак, Яратучы чиксез акыл иясе икәнлеге ачыкланды. Ходайның бөеклеген инкяр итәлмим. Ләкин шундый бөек Ходай минем үзенең колы булуыма нишләп мохтаҗ булган икән? –дигән Аристодем.
- Әй, Аристодем! Ялгышасың. Мохтаҗ булмаганда да берәү синең кайгыңны җуйдырса, синең аңа бурычлы икәнлегеңне аңлатырга остаз кирәкме?
Аристодем әйтте:
-Ул минем кайгы -хәсрәтемне җуйганын мин кайдан белим.
-Йә, алай булса, һәрбер махлукка да кара, үзеңә дә кара, җанны барыбызга да биргән. Җанның яктысын барыбызга да бертигез итеп биргәнме? Адәм алдын, артын һәм шушы көнен -өчесен дә тигез уйлап тикшерә ала. Хайван артын, шушы көнен дә ачык белми, алдагысын тикшерүе бөтенләй юк. Хайванга бирелгән гәүдәгә кара да, адәмгә бирелгән гәүдәгә кара. Адәм ике аягына басып торып, дөньяны тигез күрүгә лаек һәм аерым хайваннарны кулланырлык, файдасын күрү мөмкинчелеге бар. Хайваннарның берсе аягына, берсе канатына ышанып тора, үзе кебек бер башка хайванны кулланалмый.
Адәм үзенә-үзе ышанмаса, адәм дә хайван шикелле итеп яратылган булса, бер нәрсәгә дә ярамас иде. Адәм хайваннарга султан булырга гына яраклы. Хайванга адәмнең акылын бирсә, бу кадәрле осталык, бу кадәрле һөнәрле булу, бер-берсенә гыйлем өйрәтерлек ораторлык сәләте аларның тәненә туры килми. Нинди үгезнең шәһәр корып, инструментлар, ничә төрле кирәк- яраклар әзерләп, осталык үрнәге күрсәтер мөмкинчелеге бар? Ләкин адәм баласы булмаса, бу гаҗәеп акылны искитәрлек итеп ясалган гәүдәгә урнаштырып, шулкадәр терелек дөньясының иясе кылуы хикмәт белән хайваннарга султан кылганлыгына дәлил түгелме? Шул дәлил булса, адәм баласын өстен күреп, баштан ук Алла үзе уйлап ясаганлыгына дәлил түгелме? Инде адәм баласының Ходай колы булырга тиешлеге ачык түгелме? –дигән Сократ.
28. Егерме сигезенче сүз.
Әй мөселманнар! Берәү бай булса, берәү ярлы булса, берәү авыру, берәү сау булса, берәү акыллы, берәү исәр булса, берәүнең күңеле яхшылыкка тартылса, берәүнең күңеле яманчылыкка тартылса, -болар нилектән?- дигән сорау бирелсә, сез әйтәсез: Ходай Тәгаләнең шулай яратуыннан, Ходайның боерганы буенча, дип. Я, алай булса, без Ходай Тәгаләнең гаебе юк, җитешсезлекләре юк, үзе гадел дип иман китерә идек. Инде Ходай Тәгалә бер антына хыянәт итүчегә, булдыксызга байлык бирә икән. Бер Ходайдан теләп, эшләп, файда эзләгән кешенең хезмәтен искә алмыйча, хатын -баласын юньләп асрарлык та мөмкинчелек бирмичә ярлыга әйләндерә икән. Һичкемгә зарарсыз бер тыйнак кешене авыру итеп, кыен хәлгә калдыра икән. Ә башка бер карак, мәкерле кешегә ныклы сәламәтлек бирә икән. Ата- анасы бер үк булган ике баланың берсен акыллы, берсен исәр итә икән.
Халыкка карата бозык булма, төзек бул, дип тәлап итә Ходай. Төзекне оҗмахка кертермен, бозыкны тәмугъка салырмын дип әйтеп торган килеш, бәндәсенең берсендә яхшылыкка омтылыш тудырып, үзенең кодрәте белән яхшы юлга борып, икенчесен яман юлга борып җибәреп тора икән. Шушыларның барысы да Ходай Тәгаләнең гаепсез, бөтен яктан да камил, кичерүче, рәхимле булуына туры киләме? Халык та, мал-мөлкәт тә үзенеке. Аның бу кылганнарын ничек дип әйтә алабыз? Үзенең мал- мөлкәтен нишләтсә дә, үз кулында бит.
Аны гаепле дия алмыйбыз дисәң, ул вакытта: Ходай Тәгаләнең гаебе, җитешсезлекләре юк түгел, тулып тора, ләкин әйтергә кыялмыйбыз дигән сүз түгелме? Шулай булса, бәндә үз тырышлыгы белән нәрсә табала? Бөтенесен дә кылучы Ходай үзе икән, бәндәнең бәндәгә үпкәләр урыны юк. Кем яхшылык, кем яманлык кылса да, Ходайдан килгән боерыкны үтәп тора икән димибезме?
Акылы бар һәрбер кешегә иман фарыз, һәрбер иманлы кешегә гыйбадәт фарыз икән. Тагын да, һәрбер хак эш акылдан курыкмаса кирәк. Я, инде без акылны үз иркенә куймасак, Ходай Тәгаләнең акылы бар кешегә иман фарыз дигән сүзләре кайда кала, «Мине таныганнар акыл белән таныр» дигәне кайда кала? Динебезнең бер яшерен торган ялганы булмагач, акылга: син аны уйлама дияргә буламы? Акыл туктамагач, диннең үзе нидән була? Башта иманны төзәтми торып, кылган гыйбадәт ничек була? Юк, яхшылыкны, яманлыкны яраткан -Ходай, ләкин аларны кылдырган Ходай түгел; чирне яраткан Ходай, чирләткән Ходай түгел; байлыкны, ярлылыкны яраткан Ходай, бай яки ярлы кылган Ходай түгел. Инанып, менә шуларны әйтергә кирәк, башкача булмый.
29. Егерме тугызынчы сүз.
Казакъ мәкальләренең акылга ярарлыклары да бар, акылга ярамаслык кына түгел, ни ходайчылыкка, ни адәмчелеккә туры килми торганнары да бар. Башта «Ярлы булсаң, вөҗданлы булма»,- диләр иде. Вөҗданнан ваз кичсәң, тере булып йөргәнең корысын. Әгәр инде бу: «Яллансаң, җаныңны кыйнасаң да, эшләп, мал тап», дигән сүз булса, - бу вөҗдансыз булу, дигән сүз түгел. Тик ятып, күзеңне мөлдерәтеп, берәүдән теләнгәнче, җаныңны саклап, тырыш хезмәт белән мал табу- ул намуслы кешенең эше.
«Теләгәнен тапса, карны яндыра», «Сораганын тапсаң, адәм баласының бирмәгәне юк»,- диюләр -болар Ходай каргаган сүзләр. Сораганын табам, теләгәнен табам дип хурлык белән гомер сөргәнче, байлыкны җирдән сорарга кирәк һәм аккан тирдән сорарга кирәк бит.
«Исемең чыкмаса, далага ут төрт», -диләр. Дала яндырып тапкан шан-шөһрәт нәрсәгә кирәк?
«Йөз көн буе печелгән дөя булганчы, бер көн дөянең чын иркәге бул», -диләр. Арып, хәлдән таеп, аталандырып, диваналык белән бер көн дөя иркәге булып йөргәнең нәрсәгә ярый ул?
«Алтын күрсә, фәрештә дә юлдан чыга», -диләр. Фәрештәгә корбан булгырлары! Фәрештә алтынны нишләтсен, болар үзләренең комсызлыгын аклар өчен шулай диләр.
«Ата-анадан байлык татлырак, алтын сарайдан җан татлырак», - диләр. Ата-анасыннан мал татлырак күренә торган ант орган бәндәнең татлы диярлек ни җаны бар? Ата- анасын малга сату иң вөҗдансыз кешенең эше түгелме? Ата -ана кулыннан килсә, михнәт белән мал җыйса да, дөнья мөлкәте тупласа да, балаларыма калсын ди бит. Ата- анаңны сату- Ходайга дошманлык кылу түгелме?
Шушындый, белмичә, уйламыйча әйтелгән сүзләрдән сак булырга кирәк.
30. Утызынчы сүз.
Кырык атка менсә дә, болыннары- кырлары артмый торган бер «буш сүзле мактанчык» дигән кеше була, ул нигә кирәк, нәрсәгә ярый? Ул вөҗданны, эшне, намусны белми, зур акылы, тирән уе юк. Аның ни пәһлеванлыгы юк, ни батырлыгы юк, ни кешелеклеге юк, ни акыллылыгы, ни намуслылыгы юк.
Муенын борып кына: «Эй, Ходаем, куй әле, кемнән кем артык дисең, кемнең башы кемнең ияренә асып куелган? Ул минем казаныма аш салып йөриме, мин аңардан савым сыеры алдыммы?»- дип, сүз болгата. Яисә: «Җанымны кызганам мени? Эй, анасын орыйм, тере калуым нигә кирәк! Җәберләнгәнче, атылып, я шуның өчен куылып китсәм дә, каршы түгелмен. Үлем бер генә була», -дип ярсыган кешеләр күп бит.
Үзегез белеп торасыз, шушы әйткән сүзләренә туры килгән казакъ күргәнегез бармы? Үлемгә чыдый торган казакъ күргәнем юк, үлемгә чыдамый торган казакъны да күргәнем юк, богазын гына күрсәтә дә, «Менә шуннан киссеннәр», - ди. Әгәр шул сүзенә тугры булырлык кеше күренсә, акылы булмаса да, шул батырлыгы белән гаҗәпкә калдырырлык адәм булыр иде. Әллә шундый сүзләр –чын гауга чыкканда керер җирен табалмый калган куркакларны алдар өчен генәме? «Шушы кяфердән дә кеше ачуы чыга икән»,- дигән сүзләрне әйттерәсе килеп кукраеп утырса, ни дибез?
И Ходай! Күркәм җанлы, юмарт, кыю, сүзендә тора белүче, байлыкка исе китми торган, дөнья малын бер тиен дип тә исәпләми торган булса, шундый сыйфатлары күренеп тормыймы? «Оялмас биткә арымас яңак бирә»,- дип, күп селкенгән намуссыз, оятсызларга әйтелә шул.
31. Утыз беренче сүз.
Ишеткән нәрсәне онытмаска дүрт төрле сәбәп бар:
-иң башта- тәкәбберлеген бәйләп куйган какшамаслык булырга тиеш;
-икенче- акыллы нәрсәне ишеткәндә я күргәндә гыйбрәт алырга кирәк, шатланып, хозурланып, кызыксынып аңларга кирәк;
-өченче- акыллы нәрсәне эчтән беркадәр вакыт кабат уйлап, күңелдә ныгытырга кирәк;
-дүртенче- уйга зыянлы нәрсәләрдән качарга кирәк; шулар очрап калса, аларга бирешмәскә кирәк.
Уйга зыян китерүче нәрсәләр: ваемсызлык һәм салкын караш, уен-көлкегә бирелүчәнлек, я кайгыга салынучанлык, я бер нәрсәгә комсызлык пәйда булу. Шушы дүрт нәрсә –бөтен акыл белән гыйлемне туздыра торган нәрсәләр.
32. Утыз икенче сүз.
Белем-гыйлем өйрәнүгә куелган тәлапларны әүвәл белергә кирәк. Тәлапларның бераз үз шартлары бар. Аларны белергә кирәк. Аларны белми торып, белем-гыйлем эзләп тә табылмас.
Әүвәл- белем-гыйлемне, дөньяның бер кызыклы нәрсәсенә кирәк булыр әле, дип эзләмәскә кирәк. Белем-гыйлемнең үзенә генә комар булып, әвәс булып, белүнең бер үзен генә мөлкәт дип танысаң, һәр белмәгәнеңне белгән чагыңда күңелеңдә бер рәхәт хозурлык хасил була. Шул рәхәт татыганыңны ныклап исеңә салсаң, белмәгәнеңне тагын да шулай белсәм икән дигән өмет белән комарлык, көчле омтылыш пәйда була. Шунда һәрбер эшләгәнеңне, күргәнеңне күңелең яхшы аңлап, ачык үз сурәте белән эчкә урнаштыра.
Әгәр күңелең башка нәрсәдә булса, белем-гыйлемне тик шуңа сәбәп итеп кенә өйрәнсәң, андый белемгә күңелеңнең мөнәсәбәте үги анаңның сиңа карашы кебек булыр. Адәм күңеле чынлап белем-гыйлемне хупсынса, белем-гыйлем үзе дә адәмне якын күрә, тизрәк кулга төшә. Ярты-йорты хупсынганда белем -гыйлем дә ярты-йорты гына үзләштерелә.
Икенче - гыйлемне өйрәнгәндә аерымачык максат белән белер өчен өйрәнергә кирәк. Бәхәсләшер өчен өйрәнмә. Азрак бәхәс фикереңне ныгытыр өчен зарар да түгел, әмма күбрәк бәхәс адәмне төзәтми, боза. Аның сәбәбе-һәрбер бәхәсчел адәм дөреслекне табу өчен генә бәхәсләшми, җиңәр өчен бәхәсләшә. Шундый бәхәс көнчелекне арттыра, кешелекле булуны арттырмый. Бәлки азайтадыр. Максаты гыйлемдә булмаса, бу бәхәс адәмне саташтырып, ялган сүзгә килештермәкче була. Мондый омтылыш үзе дә кешене боза. Туры юлдагы йөз адәмне саташтыручы кеше кыек юлдагы бер адәмне төзәткән кешенең чәнти бармагына да тормый. Бәхәс- үзе дә гыйлемнең бер юлы, ләкин аңа хирыслану ярамый. Әгәр хирысланса, үз сүзлелек, мин- минлек, мактанчыклык, көнчеллек җиңсә, андый кеше башкаларга хурлык китерә торган ялганнан да, гайбәттән дә, тиргәшү-түбәләшүдән дә ерак тормас.
Өченче- һәр хәкыйкатькә тырышып иҗтиһат итеп җитешсәң, шуны тот, үлсәң дә аерылма! Әгәр дә андый белемең үзеңне җиңә алмаса, кемгә файда була? Үзең хөрмәтләмәгән нәрсәгә бүтәннәрдән ничек хөрмәт көтәсең?
Дүртенче- белем-гыйлемне арттырыр өчен кешеләрдә ике корал бар: берсе- фикер алышу, уйлашу, икенчесе- үз фикереңне яклау. Шул ике куәтне зурайту өчен бөтен көчеңне куярга кирәк. Шулар зураймыйча, гыйлем зураймый.
Бишенче- шушы сүзләрнең унтугызынчы бүлегендә язылган акыл чире дигән нәрсә бар. Шуннан читтә булырга кирәк. Шуның эчендә ваемсыз салкын карашлы булу дигән бер нәрсә бар, зинһар, җаным, шуннан сак бул бигрәк тә! Әүвәл Ходайның, икенче-халыкның, өченче-дәүләтнең, дүртенче-гыйбрәтнең, бишенче -акылның, намусның –барысының да дошманы шул. Намус булган җирдә болар булмый.
Алтынчы-гыйлемне, акылны саклый торган холык дигән савыт бар. Шул холык бозылмасын! Күргән бер нәрсәгә кызыгу белән, җиңеллек белән, я берәүнең урынсыз сүзенә, я бер очраган кызыкка авышып кала бирсәң, холыкның ныклыгы какшый. Аннан соң укып өйрәнүнең дә файдасы калмый. Куярга урыны булмагач, аларны кайда саклыйсың? Кылам дигәндә кыларлык, торам дигәндә торырлык, холыкны аздырмый торган акылны, намусны сакларлык ныклы даимилек, гайрәте бар булсын. Болар бер акыл өчен, намус өчен булсын!
33. Утыз өченче сүз.
Әгәр мөлкәт кирәк булса, берәр кәсеп, кул һөнәре үзләштерергә кирәк. Мал джутта бетә, кәсепкә джут тими. Алдашмыйча, гадел хезмәтен сатучы кул һөнәре иясе- казакъның изгесе шул. Әмма кулына Ходай Тәгалә аз- маз һөнәр биргән казакъның чирләре була.
Беренче- бу эшемне теге эшемнән арттырыйм дип, бик белдекле осталарны эзләп йөри; бераз бергә эшләшеп, һөнәремне үстерим дип, читтән һөнәр эзләми. Кулындагы аз- мазына мактанып, шушы да җитәр дип, элеккеге казакъның тәлапсызлыгына бирелеп, ятып кала.
Икенче- иренмичә эшләргә кирәк бит. Бер- ике олы мал табылса, малны арттыруга омтылмыйча, «Миндә мал юкмы?»,- дигәндәй, иренүгә, ялкаулыкка, дәртсезлеккә, сүлпәнлеккә салына.
Өченче- «Син иреклесең бит, һөнәрлесең бит, күз нурым», яки «Абзыкай, менә шушыны гына ясап бир, ул сиңа берни түгел»,- дисәләр, мин дә берәүләр килеп ялынырлык булганмын икән дип мактанып китә, файдасыз алдауга, хәйләкәр телгә алданып, үзенең вакытын сарыф итә. Шуның өстенә, элеккеге дөньяның кызыгы алдауны белгән диеп, күңелен дә мактандырып китә.
Дүртенче- дуслар эзләү, дуслашу. Бер алдакчы шайтан бу кешегә: әйдә, дус булыйк дип, юкка да тормаган берәр нәрсә бирә; артыннан болай итәм- тегеләй итәм, байлык- муллык табып бирәм, дустым, ди. Шунда бу кеше: мин дә берәүнең кирәклесе булганмын икән дип, үзе яшь вакытыннан бирле эш эшләп өйдән дә чыкмаган сыман, юк-барга ябыша; алдаганны аңламыйча, тегенең җитмәгәнен тутырам дип, җитми калса үзеннән куша; яса әле дигәннең барысын да ясап биреп, көне үтеп эшләр вакытыннан аерыла. Шулай итеп, «югары купшылыгы» мул булып, ашау, кием, бурыч исеннән чыгып китә; инде шулар китереп кыскан көндә берәүнең малын зур бәһага әҗәткә ала.
Аны ясап бирим, моны ясап бирим дип, шуның белән табышы булмыйча, бурычлары күбәеп, гаугага кала, адәмлектән аерылып, хур була. Шул нәрсәгә икән? Казакъ баласының үзе алдакчы була торып, тагын үзе башкага алдаткыч булуы ничек?
39. Утыз дүртенче сүз.
Кешенең үлә торганын, үлем картайганда гына килми икәнен, бер алган кешене үлем кире кайтармый икәнен -бөтен халык белә. Казакъ ирексездән ышана, ләкин үз уена, акылына таянып ышанмый.
Һәммәне яраткан Ходай бар, ахирәттә сорау алына, яманлыкка җаза билгеләнә, яхшылыкка изгелек бирелә. Җазасы да, изгелек тә бәндә эшенә охшамый, бигрәк хисапсыз җазалавы да, бик юмарт яхшылык бирүе дә мөмкин, барысына да ышанабыз, -ди казакълар. Юк, мин моңа ышанмыйм. Алар ышандым, дисә дә, хакыйкатьне аңлап, уйлап ышанмый бит. Шул ике нәрсәне аңлаган кешегә кайгыру нигә кирәк? Ул шуларга туры килгән яхшылыкны үзе дә эзләп табар иде. Әгәр шунда ышануы да томанлы гына булса, инде аны төпле ышанырга ничек күндерә алабыз. Аны ничек төзәтә алабыз? Шул хәлдә дә аларны мөселман дип, ничектер иманы бар бит әле, дибез.
Кем дә кем ахирәттә дә, дөньяда да хур булмыйм дисә, белергә кирәк: беркемнең дә күңелендә ике куаныч бергә булмый, ике әвәслек бер төрле булмый, ике куркыныч, ике кайгы -алар да бердәй булмый. Мондый ике нәрсәне бердәй дип әйтү мөмкин түгел. Алай булса, кайсы кешенең күңелендә дөнья кайгысы, дөнья куанычы, ахирәт кайгысыннан, ахирәт куанычыннан артык булса, ул кеше -мөселман түгел. Инде бер уйлап карыйк, безнең казакъ та мөселман микән.
Әгәр дә ике нәрсә - берсе ахирәткә кирәк, берсе шушы дөньяда кирәк булса, берсен генә алып икенчесенә тимәскә булса, шунда казакъ ахирәткә кирәклене алмый, икенче туры килгәндә алырмын ди; юк, әгәр бу кирәк нәрсә очрамаса, Ходай үзенең киң күңеле белән кичерер әле, ди; туры килгәндә моны ычкындырырга ярамас булмас, дип, дөньяга кирәклесен ала; инде шушы кеше җанын бирсә, ахирәт байлыгын дөнья файдасына сатканым юк, ди; шул кешегә ышанырга буламы?
Адәм баласына бөтен адәм балалары да дус. Ни өчен дисәң, дөньяда йөргәндә - тууың, үсүең, ашап туюың, ашыгуың, кайгың, бәла-казаң, кыяфәтең, чыккан җирең- бөтенесе бердәй; ахирәткә карата- үлүең, гүргә керүең, черүең, мәхшәрдә соралуың, -барысы да бердәй; ике дөньяның кайгысына, бәла- казасына хафалануың, ике дөньяның яхшылыгына рәхәтләнүең –бөтенесе дә бердәй икән. Биш көнлек гомерең бармы, юкмы? Берең-береңә кунак икәнсең, үзең дөньяга да кунак икәнсең, берәүнең бәхетеннән, малыннан көнләшеп, я күргәндә күзләрең кызарлык итеп вакыт үткәрү файдалымы, кирәкме?
Теләкне Ходайдан түгел, бәндәдән теләп, үз хезмәтеңнең җимешен түгел, ә фәләннекен алып бир дию- Ходайга әйтә торган сүзме? Ходай бирсен өчен башканы җәберләргә тиешлеме? Ике сүзне бергә кушарлык ни акылы, ни гыйлеме юк, үз сүзен генә искә алуның, «Әй, Тәңрем!» дип талаша биргәннең нәрсәсе кешегә хас? Шул да кеше буламы?
35. Утыз бишенче сүз.
Мәхшәргә барганда Ходай Тәгалә хаҗиларны, муллаларны, суфиларны, дин юлында корбан булганнарны бер рәткә куеп, сорау ала, ди. Дөньяда кадер- хөрмәт күрер өчен генә хаҗи, мулла, суфи булганны, юмарт булганны, дин юлында корбан булганны бер аерым куя икән, ди. Ахирәттә бер тик Ходай Тәгаләнең ризалыгын алыр өчен генә дөньяда кылган кешеләрне башка җиргә аерып куяр, ди.
Кылганнары дөнья өчен булганнарга әйтер, ди: «Сез дөньяда хөрмәтле хаҗи, хөрмәтле мулла, хөрмәтле суфи, хөрмәтле мирза, хөрмәтле батыр дип аталыр өчен генә хәрәкәт иттегез, ул дөньядагы нәрсә монда юк. Сезнең шул дөньягыз харап булгач, андагы һөнәрләрегез дә монда кирәксез. Инде монда хөрмәт яулар өчен җавап бирегез! Мал- мөлкәт бирдем, гомер бирдем, ни өчен сез, ахирәт дигән сүз артына яшеренеп, шул мөлкәтегезне, гомерләрегезне тәнегез ихтыяҗы өчен сарыф итеп, кешеләрне алдар өчен кулландыгыз?».
Әнә теге хак ният белән үз урынын табып, Ходайның ризалыгы өчен эшләгән кешеләргә әйтер икән: «Сез тик минем ризалыгымны алыр өчен мал-мөлкәтегезне, гомерләрегезне сарыф иттегез, мин риза булдым. Сезгә лаеклы хөрмәт урыным бар, әзер, керегез! Моңардан башка, сезнең шул кылганнарыгызга, үзе кылмаса да, эчтән генә сезне хуплап, иярергә уйлаган дусларыгыз шушы мәхшәр эчендә табылса, аларга шәфкатьле булыгыз».
36. Утыз алтынчы сүз.
Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вә сәлламнең хәдис шәрифләрендә шулай диелгән: «Мән лә хаяһүн уә лә иманун ләһу», ягъни кемнең ояты юк, аның иманы да юк, дигән сүз. Безнең казакъның үзенең дә мәкале бар: «Оят кемдә булса, иман шунда» дигән. Бу сүзләрдән беленә ки, оят үзе иманның бер өлеше икән. Шулай булгач, оят үзе нәрсә икәнен белергә кирәк.
Бер оят бар -ул наданның ояты. Яшь бала сүз әйтергә оялган кебек, үзе гаепсез көе, яхшы адәм алдына болай гына барып юлыгудан оялган шикелле. Ни шаригатькә, ни акылга каршы килерлек гаебе булмаса да, наданлыктан үзен түбәнсетеп, булдыксыз сыман күренеп, оялмас нәрсәдән оялган оялу-ахмаклык, юньсезлек.
Чын оят шундый нәрсә: шаригатькә, акылга, үз дәрәҗәңә каршы килерлек бер сәбәп була. Мондый оятның ике төре бар. Берсе- шундый кылык үзеңнән чыкмый, башка бер адәмнән чыкканын күргәндә, син оялып китәсең. Моның сәбәбе, шул оятлы эш кылган адәмнең эшен сизеп калудан була. «Әй-әй, бу бичарага ни булган, инде моның үзе ни булды инде»,- дигәндәй, бер төрле эчтән рәхимлек хисе тугандай булып, үзеңне кысып, кызарттырып җибәрә. Берәүдә башка төрле оят: шаригатькә, я акылга, дәрәҗәгә туры килмәгәнлектән, я адәмчелеккә каршы килү, хата, яки нәфескә бирелү нәтиҗәсендә үзеңнән-үзең риза булмаудан килә. Мондый оятлы кылык эшләгәнеңне кешеләр белмәсә дә, үз акылың, үз вөҗданың сине тиргәгәннән соң, эчтән оялып, үзеңне-үзең газаплыйсың. Керергә җир тишеге табалмыйча, кеше йөзенә карый алмыйча, бер төрле кысылып каласың. Ояты көчле мондый адәмнәр йокыдан, ашаудан да калуы мөмкин, хәтта үзен-үзе үтерә торган кешеләр дә була. Оят дигән нәрсә кешенең үз эчендәге адәмчелегенең, этлегеңне эчтән генә үз муеныңа салып, тиргәп-сүккән басымның исеме. Шул вакытта телгә сүз дә төшми, күңелгә уй да килми. Күзеңнең яшен, борыныңның суын сөртеп алырга да кулың бармый, бер эт буласың. Күзең кеше йөзенә карау түгел, һич нәрсәне күрми. Шушы хәлгә җитеп оялган адәмне берәр моңа үпкәле кеше кичермәсә, яки шуның өстенә тагын аямыйча сүз әйтсә, андый кешенең үзенең адәмчелеге юк,-дияргә була
Шушы көндә мин күргән кешеләр оялу түгел, кызармый да. «Шул эштән мин оятлы булдым, дип әйттем бит инде, тагын нәрсә кирәк?»,- диләр. Я булмаса, «Я, я, аңа мин оятлы да булыйм, син үзең дә шулай итмәгән идеңме?»,- диләр. Яки: «Фәләнчә дә, төгәнчә дә тере йөриләр ләбаса, алар фәлән кылган, төгән кылган, минеке аларныкы каршында нәрсә ул, фәләндәй -төгәндәй әһәмияте бар мени?»,- диләр. Оялтам, дисәң, җайлап, үзен-үзе аклап кына утыра. Шушыны оялган кеше дибезме, оялмаган кеше дибезме? Оялган, дисәк, хәдис кайда була да, акыллылардан калган сүз кайда була. Шушындый адәмнең иманы бар, дибезме, юк дибезме?
37. Утыз җиденче сүз.
1. Адәмнең адәмчелеге эшне башлаганнан беленә, эшне ничек бетергәнлегеннән түгел.
2. Күңелдәге фикер авыздан чыкканда матурлыгын югалта.
3. Хикмәтле сүзләрне үзен-үзе яратучы надан кешегә әйткәндә кәеф күтәрелгән чак та була, кәеф бозылган чак та була.
4. Кешенең белеменә карап булыш: аңламаган кешегә булышу аны боза.
5. Үз атасының улы- башка адәмнең дошманы.
Кешеләрнең улы- синең туганың.
6. Ихтирамга лаеклы кеше күп сораса да, азга риза була. Лаексыз бәндә аз сорар, күбрәк бирсәң дә риза булмас.
7. Үзең өчен генә эшләсәң, үзе өчен утлап йөргән хайванның берсе буласың; адәмчелекнең бурычы өчен эшләсәң, Алланың сөйгән колларыннан берсе буласың.
8. Сократка агу эчергән, Жанна де Аркны утка салган, Гайсаны дарга аскан, Пәйгамбәребезне дөянең мәетенә күмгән кем? Ул- күпчелек, күпчелектә акыл юк. Җаен тап та, рәткә сал.
9. Адәм баласын замана үстерә, кем дә кем яман булса, замандашларының барысы да гаепле.
10. Закон көче кулымда булса, адәмнең холкын төзәтеп булмый дигән кешенең телен кисәр идем.
11. Дөньяда ялгыз калган адәм -ул үлгән адәм. Хафалануның барысы да аның башында. Дөньядагы бөтен авырлык күпчелектә, әмма бөтен кызыгы да, бөтен хозурлык та күпчелектә. Беренчесенә кем чыдый? Соңгысына кем азмый?
12. Кыенлыкны кем генә күрми. Өметне өзү- көчсезлек. Дөньяда һичнәрсә дә
алдан билгеле түгел, яманлыкны да алдан белеп булмый бит! Калын карлы кышның артыннан күге биек, күлләре күп, матур яз килми мени!
13. Ачулы адәмнең сүзе аз булса, ул ачу куәтен эчендә саклап тора. Әгәр дә авызыннан кара кан агызса, гадәттә ул мактанчык, я куркак.
14. Куаныч белән бәхет - исереклекнең иң зурысы, меңнән бер кеше генә арт ягын ачмыйча, үз акылында кала белә.
15. Әгәр эшем уңсын дисәң, рәтен тап.
16. Биек хезмәт урыны–биек кыя. Иренми шуышса, анда елан да менә ала. Ашкынып очса, бөркет тә җитә. Күпләр кыя башына менеп җитмәгән кешене мактый, ә бер катлы бәндә шуны чын, дип уйлый.
17. Дөнья-зур күл,
Замана- суккан җил,
Алдагы дулкын-агайлар,
Арттагы дулкын-энеләр,
Чиратлашып үленер,
Элеккедәй күренер.
18. Җае чыкканга күккә ашкан патшадан
Акылы белән күккә ашкан гади кеше артык;
Сакалын саткан карттан
Хезмәтен саткан малай артык.
19. Тук теләнче- адәм шайтаны,
Ялкау суфи- икейөзле кеше.
20. Начар дус-күләгә,
Якты көнең булса,
Качып котылалмыйсың.
Баш өстең болыт булса,
Эзләп тә табалмыйсың.
21. Дусы юк белән серләш,
Дусы күп белән сыйлаш.
Кайгысыздан сак бул,
Кайгылыга терәк бул.
22. Гайрәтсез ачу- тол,
Тугрылыксыз гашыйк-тол,
Шәкертсез галим-тол.
23. Бәхетең үскәнче синең теләгеңне халык та тели, син дә телисең, бәхетең үскәннән соң үзең генә телисең.
38. Утыз сигезенче сүз.
И йөрәгем юанычы, балаларым! Сезгә адәм баласының холкы турында бераз сүзләр язып, истәлек итеп калдырыйм. Игътибар белән укып, хәтерегезгә салыгыз, шуны яратырсыз. Ярату -ул әүвәл адәмнең адәмлеге, акыл, гыйлем дигән нәрсәләр белән бәйле. Болар өчен кирәкле иң беренче сыйфатлар -әүвәле тышкы кыяфәт һәм сәламәтлек, болар тумыштан була, калганнары- яхшы ата-ана, яхшы кордашлар, яхшы остаздан була. Омтылыш, уйлау хасияте яратудан чыга. Гыйлем-белемне ярату әлеге әйтелгән өчәвеннән була.
Гыйлем-белемне әүвәле бала үзе эзләнеп тапмый. Башта мәҗбүр итеп яки алдау белән аны белемгә тартырга кирәк, өйрәнә-өйрәнә үзе эзләгән сыман булганчы. Бала гыйлем, белемне яратып, омтылырлык булганда гына аның исеме кеше була. Шуннан соң гына Алла Тәгаләне тану- үзеңне тану, дөньяны тану, үз адәмлегеңне бозмый гына файдалыны зарарлыдан аера белү кебек гыйлем-белемне өйрәнер, белер дип өметләнергә була. Булмаса-юк, иң булмаса- ярты-йорты. Күпләр балаларын кечкенәдән бозыклыкка төшерә, соңыннын муллага биргән була, я шул балалары үзләре барган була -һичбер нәтиҗә чыкмый.
Ул бозыклыкка бирелгән балалар омтылышка да, гыйлемгә дә, остазга да, хәтта иман китерүгә дә бозыклык белән карый. Бу бозыклар- ярым адәм, ярым мулла, ярым мөселман. Аларны тулысынча адәмчелеккә китерү-кыенның да кыены. Сәбәбе, Алла Тәгалә үзе –хакыйкать юлы. Хакыйкать белән дөреслек- бозыклыкның дошманы; дошман аркылы чакыртсаң, дус киләме? Күңелдә аерым ярату туганда гына хаклыкны табып була. Адәмнең гыйлеме, белеме хәкыйкатькә, дөреслеккә әвәс булып, һәр нәрсәнең нигезен, хикмәтен белергә омтылыш белән табыла. Ул- Алла биргән гыйлем түгел, һәммә нәрсәне аңлатучы гыйлемгә омтылыш, үзе дә адәмгә яраклы белем бирә.
Аның өчен Алланың үзен яратырга кирәк. Гыйлем -Алланың бер сыйфаты, ул хәкыйкать, аны ярату үзе дә бер хаклык һәм адәмлектер. Булмаса, байлык табу, макталу, кадер-хөрмәт шикелле нәрсәләрне ярату белән генә гыйлем- белемгә лаеклы булмассың.
Байлык, макталу, кадер- хөрмәт адәмне үзе эзләп тапса, адәмлекне бозмый һәм аңа яраклы була. Әгәр дә адәм үзе аларга табынып эзләнсә, тапса да, тапмаса да, адәмлеге югала. Инде хәкыйкатьне яратып, хаклыкны белергә омтылышың булса, адәмлеккә лаеклы теләккә колагыңны сал. Әүвәле ислам дине юлындагы бәндәләр иманның хаклыгын белсен. Иман дигәнебез инану гына түгел, син Алла Тәгаләнең берлегенә, Коръән -аның сүзе икәнлегенә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галайһи вә сәллам аның тарафыннан җибәрелгән илче икәнлегенә инанырга тиешсең. Я, ни була? Син Алла Тәгаләгә Алла Тәгалә өчен иман китерәсеңме, үзең өчен дә иман китерәсеңме? Син иман китермәсәң дә, Алла Тәгалә һичбер кыенчылык күрмәс иде. Үзең өчен иман китерсәң, инанасың дигән сүз. Әмма шул инану белән генә калса, аның файдасы булмый. Син инануыңнан файда алалмадың: файдаланам, кулланам дисәң, файдасы була, камил иман була. Файданы ничек алуны белергә кирәк.
Сез «Әмәнту билләһи кәма һуә би исмайһи уа сифатиһи», дисез. Ул аллаларның һәм Алла Тәгаләнең тылсымлы эшләренең исеме, аларның мәгънәсен бел һәм аның үзенә генә хас сигез сыйфатын камил өйрән. Үзеңне Алланың колы дип белеп, үзеңә мөселман исеме алып, Аллага бирелгәнеңне раслыйсың. Үзеңнең уй-фикерләреңне, кулыңнан килгәнчә, аның ихтыярына якынайтырга тырыш. Алла Тәгаләнең сыйфатларына туры киләләмме дип, наданлык аркасында аннан читкә китмә. Бу- бертөрле булу дәгъвасы түгел. Алла Тәгаләнең сыйфатларын белергә кирәк- Тереклек, Гыйлем, Кодрәт, Күрүче, Кылучы, Теләүче, Сөйләүче, Булдыручы.
Бу сигезенең барысы да, Алла Тәгаләдәгедәй җитешкәнлек булмаса да, бәндәсенең һәрберсендә кирәкле дәрәҗәдә яратылган. Я, шул безгә бирелгән сыйфатларыбызны Алла Тәгаләнең сигез тылсымлы сыйфатларына якынлаштырмыйча, башка тарафка юнәлтсәк, безнең исемебез мөселман була аламы? Булмастыр. Я, шул сигез сыйфатыбызны һәм шул исемнәре белән аталган хәрәкәтебезне Ходайга яраклаштыру ни белән табыла, ничек табыла, шуны белергә кирәк. Ул Алла Тәгаләнең асылы, төп нигезе, һичбер сыйфатка мохтаҗ түгел. Безнең акылыбыз мохтаҗ, югары язылган сыйфатларны аңлы рәвештә танырга кирәк. Әгәр шул сыйфатларны аңламасак, безгә Алланы тану кыен була.
Без Алла Тәгаләне үзенең беленгәне кадәр генә беләбез, булмаса, белергә мөмкин түгел. Моны хикмәтче югары акыл ияләре дә ача алмый. Алла Тәгалә үлчәүсез, безнең акылыбыз үлчәүле. Үлчәүле ярдәмендә үлчәүсезне белеп булмый. Без Алла Тәгаләне «бер» дибез, «бар» дигәнебез дә акылыбызга төшенчәнең бер терәге өчен әйтелгән сүз. Булмаса, ул «бер» диюебез дә Аллага туры килми, чөнки мөмкинчелекнең эчендә нәрсә генә булса да, ул бер дигәннән котылмый. Һәрбер хәдистә әйтелә торган «бер» элеккеге аңлатма булмый. Ул «бер» дигән сүз галәмнең карамагында, галәм Алла Тәгаләнең карамагында. Ходай Табарака уатәгалә китапларда сигез төпле сыйфатлары белән һәм туксан тугыз күркәм исемнәре белән белдерелгән. Боларның һәммәсе Алла Тәгаләнең үзенә лаек һәм үзе кыла торган сыйфатларыдыр.
Мин монда сезгә дүртәвен белдерәм. Аларның икәүе- гыйлым һәм кодрәт. Сигез сыйфаттан калган алтавы –боларга аңлатма. Шул алтавының берсе -хәят, ягъни тереклек.
Алланы бар дидек, бер дидек, гыйлемнең кодрәте белән сыйфатладык. Я, бу берлек һәм барлык гыйлемне, кодрәтне бирер нәрсәләрме? Әлбәттә, гыйлемдә кодрәт бар: хәяте мәгълүм, бере- ирада, ягъни теләк. Гыйлем булса, теләк тә була. Гыйлем үзе бер нәрсәгә дә хәрәкәт бирми, хәрәкәт бирә торган Ходай үзе генә. Гыйлемнең бер сыйфаты кәлем, ягъни сөйләшү дигән сүз: сүз хәрефсез, тавышсыз була мени? Алланың сүзе генә -хәрефсез, тавышсыз. Инде ул алай булса, әйткәндәй, кылуны белдерә торган кодрәте тагын - басар, сәмигъ, ягъни күрүче, яратучы (эшләүче) дигән. Алла Тәгаләнең күрүе, эшләве безнең кебек күз белән, колак белән түгел, күргәнне, эшләгәнне белә торган гыйлемнең бер сыйфаты.
Бер сыйфаты- тәкуин, ягъни барлыкка китерүче дигән сүз. Әгәр барлыкка китереүе бер үз алдына сыйфат булса, Алла Тәгаләнең сыйфаты үзедәй әүвәлге һәм мәңге була да, һәркайчан барлыкка китерүдән бушамаса, бер сыйфаты икенче сыйфатыннан югарырак яки түбәнрәк була, ә бу а ярамый. Алай булганда гыйлем, кодрәт сыйфатлары шикелле бушанмый, һәрвакыт яратуда булса, бер ихтиярсызлык чыга. Ихтыярсызлык Алла Тәгаләгә хас түгел. Аның барлыкка китерүе –кодрәтенә бер төшенчә генә. Бу гыйлем, кодрәт - ике сыйфат белән бергә сигез сыйфат бозылмаслык була. Ул гыйлем- кодрәттә, һичбер чиге булмаган гыйлемендә көтелмәгәнлек, кодрәтендә ипсезлек, я начарлык юк. Шушы эшнең нәтиҗәсенә карап беләсез. Бу күзгә күренгән, күңелгә сизелгән галәмне ничек хикмәт белән яратып, нинди кодрәт белән урнаштырган, моңа бер адәм баласының да акылы җитми.
Шулай да бәндәсенә акыл –хөкемдәр була, гайрәт, куәт хезмәт итә иде. Шуңа карап уйласаң: Алла Тәгаләнең сыйфатында шулай булмаска тиеш. Шулай да әүвәл әйткәнебез: гыйлем, кодрәт-безнең уебызда гына ике нәрсә булмаска, бер үк гыйлемле кодрәт булырга тиеш. Алай булмаса, сыйфатлар үз араларында берсе ияртүче, берсе иярүче була бит. Бу очрак Ходайны тануга туры килми.
Сигез сыйфат, һәм ул сыйфатлар «ла гаиру уә дә һуә»(башка да түгел, аның үзе дә түгел) булып, болай әйткәндә, болар үз алдыннан аерым -аерым була да, бөтенесе дә бергә булмый. Монысы бер нәрсәгә дә килешми. Әгәр сыйфатларның һәрберсен башка-башка дигәндә, күп нәрсәдән җыйналып килештергән Ходай булып чыга. Бу зур хыянәт, бер генә кодрәт -бәндәдә булган куәт; кодрәт, гыйлем акылдан башка булыр иде. Алла Тәгаләдә булган кодрәт- гыйлем һәм мәрхәмәтлек. Ул мәрхәмәтлек сыйфаты сигез сыйфатның арасында язылмаса да, Алла тәгаләнең Ярлыкаучы, Миһырбанлы, Кичерүче, Сөюче, Саклаучы, Гаепне ябучы, Ризык бирүче, Файда бирүче, Вәкил, Сафлык дигән исемнәренә нигезләнгән бер олуг сыйфатыннан дип исәпләргә була. Бу сүземне электән әйтелгәннәргә нигезләү -югарыда әйтелгән Алла Тәгаләнең исемнәре. Акыл белән китерелгән дәлилем: Ходай Тәгалә бу галәмне акыл дә җитмәслек яраклы итеп яраткан, аннан башка берсеннән-берсе файдалана торган итеп яраткан. Җансыз яратылганнарыннан файдалана торган җан иясе- хайваннарны яратып, җанлы хайваннардан файдалана торган акыллы инсанны яраткан.
Хайваннарны асрый торган җансызларны тәне авыртмый торган кылып, җан иясе хайваннарны - акыл иясе адәм баласы асрый торган итеп, әмма алардан мәхшәрдә сорау алмый торган итеп, боларның һәммәсеннән файда алырлык акыл иясе кылып яраткан.
Адәм баласыннан мәхшәрдә сорау ала торган кылып яратканлыгында гаделлек тә, сөю дә бар. Адәм баласын корт, кош, башка хайваннар сыйфатында яратмыйча, бер гүзәл сыйфат биреп, ике аякка бастырып, башын югары торгызып, дөньяны күзәтерлек кылып, башка хайваннар шикелле ризыкны үз башы белән алдырмыйча, уңайлы ике кулны башына хезмәт иттереп, авызына кулы ризык салганда ни эчкәнен, ни ашаганын белми калмасын дип, исен сизеп ләззәтләнсен өчен авыз өстенә борынны куеп, аның өстенә тазалыгын күрерлек ике күз биреп, ул күзләргә хәвефтән, зарардан саклап торырлык күз кабагы биреп, ул кабакларны ачып-ябып торганда ышкылмасын дип керфек ясап, маңгай тире күзгә акмасын өчен кагырга каш биреп, аның йөзенә күркәмлек биреп, берәүнең дә кулыннан килмәстәй эшне нигезләп бетерүгә, берәүнең уен берәүгә аңлатырлык итеп теленә сүз биреп яратмак – мәхәббәт түгелме? Кем сине яратса, сиңа да аны ярату бурыч түгелме?
Акыл күзе белән кара: көн кыздырып, диңгездән болыт чыгара икән; шул болытлардан яңгыр явып, җир йөзендә ничә төрле орлыкларны үстереп, җимешләрне җитештереп, күрер күзгә күркәм, күңелгә рәхәт гөл-чәчәкләрне, агач -яфракларны, шикәр камышларын җитештереп, ничә төрле үсемлекләрне үстереп, хайваннарны саклатып, чишмәләр агызып, елга булып, елгалар агып дәрья булып, хайваннарга, кошка, малга эчәрлек су, балыкларга урын булып ята икән. Җирнең мамыгын, киндерен, җимешен, казылмаларын, гөлләр чәчәген, кошлар йонын, итен, йомырткасын; хайваннарның: итен, сөтен, көчен, матурлыгын, тиресен; суларның: балыгын, балыклар икрасын, хәтта корт балын, балавызын, корт ефәген –һәммәсен дә адәм баласы файдасына ясаган; һичберсендә, бу минеке диярлек бер нәрсә юк, бары бөтенесе дә -адәм баласына бетмәслек азык.
Миллион хикмәт белән ясалган машина, фабрика адәм баласының рәхәте, файдасы өчен ясалса, бу -адәм баласын яратуы түгелме? Кем сине яратса, шуны сиңа да ярату бурыч түгелме?
Адәм баласы үзенең комсызлыгы белән бу хайваннарның нәселен корытып, алдыңгылар арттагыларны җәберләмәсен дип, малны адәм баласының кызгануы белән яклатып, төрле җанварларның берсен очар канатына, берсен көчле куәтенә, берсен йөгерек аягына таяндырып, берәвен биек кыяга, берәвен төпсез упкынга, калын урманга саклатып, һәм һәрберен үсеп -артуга тырышып, яшь көнендә, кечкенә вакытында киләчәк өчен шәфкать белән башларын бәйләп кайгыртучанлык күрсәтүе, адәм баласына үсеп- артып тиң булу түгел, бәлки адәм баласының өзелмәс нәселенә бетмәс азык булсын дигән кебек. Бу хикмәтләреннән һәммәсендә һәм мәрхәмәт, һәм гаделлекнең чагылуы тора икән.
Без үз арабызда бу мәрхәмәт, гаделлек иманның шарты икәнен исәпкә алмыйбыз, ә аның өчен мөслим булганда, Алла Тәгаләгә мөслим булып, Аның юлында булырга тиеш идек, кая ул булганыбыз? Бу икәве- ай белән кояштан да ачыграк икәнлеге мәгълүм түгелме ?
Без Тәңре эшенең һичберендә катнашмыйбыз, башкаларда булганнарга нәфрәтләнмибез, үзебез каршы килмибез, бу хыянәтчелек түгелме?
Хыянәтчелеккә бер булса да карый торган адәм мөселман түгел, иң булмаса, ярты-йорты мөселман.
Алла Табарака уатәгаләнең бәндәләренә салган юлы кайсы? Аны күпләр белми. «Тафаккару фигал иллаһи» (Ходайның биргәненә шөкрана кыл) дигән хәдис шәрифенә, «инна Аллаһу йухиббул мұкситин» (Чынында Ходай гадел адәмнәрне ярата) дигән аятьләргә һичкемнең ихлас күңел белән карап, гыйлеме җитеп, хуплаганын күргәнебез юк. «Ата марру ан-Наса би-л-бирри уа ахсану. Нна Аллаха Йухиббу –л-мухсинин» (Адәмнәргә яхшы эш кылыгыз дип боерыгыз һәм яхшылык эшләгез, чөнки Ходай яхшылыкка тартылучыларны сөя), «уа аллазина амәну уа амиу с-салихити л-алаика асхабул жаненатиһум фиһа халидун» (Шундый адәмнәр бар, Ходайга иман китерә, яхшы эшләр эшли, андыйларның урыны мәңге оҗмахта) дигән аятьләр Коръән эче тулган, шул изге әмәлнең ни икәнен белмибез. «Уа әллазинә амәну уа гамилу с-салихати фә йуәффиһим үжурәһүм уа аллаһу лә йүхиббу залими » (Әмма шундый адәмнәр бар, Ходайга иман китерә, яхшы эшләр эшли, шулай итеп йөкләмәсен генә үти, мондый мәкерлеләрне Ходай яратмый) аятенә карасаң, изге әмәл мәкерлелекккә каршы булыр. Алай булганда, гаделлекне югары күтәрергә кем дә кемнең теләге җитмәсә, аның вөҗданы юк, кемнең ояты булмаса, аның иманы юк. Пәйгамбәребез салаллаһу галайһи вә сәлламнең хәдис шәрифләре «Мән лә хаяүн лаһу уә ла иманун лаһу»(Кемнең ояты юк, аның иманы да юк) дигәне шуңа дәлилдер. Инде билгеле, иман инану белән генә булмый, гаделлекне югары күтәрү белән була. Изге әмәл белән гадел, мәрхәмәтле булучы җаннар кылган коллыкларның һичберсе дә гаделлек яхшылыгын бирми. Күзең көндә күрә- намаз укучы, ураза тотучыларның ни халәттә икәнлекләрен, аңа дәлил кирәк түгел.
Бәлки гаделлек барча изгелекнең анасыдыр. Инсафлык, оят шушы гаделлектән чыга. Аның өчен гадел адәмнең күңеленә килә: мин үз күңелемне яхшы эшләргә җигәм, ә үзем андый-мондый яхшы эшләр белән аралашмаска икән дип уйлап торам; үзем шулай аралашмаганым ярамый бит, димен - шул үзе гаделлек тә, инсафлык та түгелме? Ул һәм яхшылыкның башы түгелме? Я, алай холык белән шул уйны уйлаган кеше, Яратучыңа шөкранә кылуны нигә уйламыйсың?
Шөкранә кылудан гыйбадәтнең барысы да туа. Инде шулай да гаделлектән, шәфкатьлектән читкә тайпылмагыз. Әгәр бушансаң, иман да, адәмлек тә, һәммәсе бушана, Аллаяр суфиның бер бозыклыктан йөз бозыклык туа дигәне күңелеңә килә.
Инде безнең баштагы әйткәнебезчә, Ходай Тәгалә гыйлемле, рәхимлекле, гадел, кодрәтле иде. Син дә бу гыйлем, рәхимлек, гаделлек –шул өч сыйфат белән сыйфатланасың: омтылышыңны шарт иттең, мөселман булдың һәм тулы адәмгәрчелегең бар була. Билгеле асыл сыйфат өч дөреслек белән булыр дигән: чынлык, изгелек, акыл- бу өчесендә чынлык, гаделлек булыр. Изгелек -шәфкатьлек булыр. Акыл, мәгълүмдер, гыйлемнең бер исеме икән, боларны һәр адәмгә Алла Табарака уатәгалә мөмкинчелек биреп яраткан. Әмма кешенең бурычы- файдага арттырып үстерү, бәлки адәм үз хәленчә камиллеккә җиткерү, үзендә саклау.
Болар үз омтылышың белән дөрес ният белән эзләнсәң генә бирелә торган нәрсәләр, булмаса, юк. Бу әйтелмеш, өч сыйфат ияләренең алдында булучылар -пәйгамбәрләр, алардан соң- әүлияләр, анан соң- галимнәр, иң азакта- камил мөселманнар. Бу өч төрле сыйфат Ходайдан була, күп белеп, бу сыйфатларга гашыйк булып торуны пәйгамбәрләр өйрәтте, әүлияләр укыды, шул сыйфатларга гашыйк булды. Әмма бу изгеләр ахирәтлек файдасын гына күзәтте. Гашыйклыклары шул хәлгә житте ки, дөньяны, дөньяда тиярлек файдасын онытты. Аны исәпкә алмадылар.
Галимнәр дөньяда тия торган файдасын сөйли, гыйбрәт күзеннән караганда, икесе дә бер-береннән ерак китми. Аның өчен һәрберенең сөйләве, әйтүе башкача булса да, Алла Тәгаләнең өйрәтүенә карап фикерләүне икесе дә әйтте. Фикерләүнең ахыры гыйбрәтләнү булса кирәк. Акыл һәм гыйлем икесе дә үзен зурга хисапламакчы, алар залимлекне - адәм үзендәй адәмне алдауны- хупламый. Ә икесе дә мәрхәмәтле, шәфкатьле булуны әйтеп тора, бу рәхимлек булса кирәк.
Ләкин минем уема килә, изгеләр һәм галимнәр икесе дә үзләренчә бер төрле нәфесен фида кылучылар дип.
Яъни бәндәлекнең камиллеге әүлиялек белән бергә туган булса, бөтен адәм изгеләр дөньясында булып, «һу» Ходай дип суфилыкка керсә, дөнья вәйран булыр кебек. Болай булганда малны кем карый, дошманны кем туктата, киемне кем тукый, игенне кем игә, дөньядагы Алланың бәндәләре өчен яраткан хәзинәләрен кем эзли?
Хәрәм рәхәтлек болай торсын, Ходай Тәгаләнең куәте белән бирелгән акылың белән табып, рәхәтен күререңә яраткан, биргән нигъмәтләрне, аннан күрер хозурга салкын күз белән карап, искә дә алмыйча ташлап китү акылга, әдәпкә, инсафлыкка туры киләме?! Ходайның биргәненә шөкерәнәң булмаса, әдәпсезлек белән гөнаһлы булмыйсыңмы?
Икенче- бу юлдагылар хур булып, дөньядан югалу куркынычы да бар. Я кяферләргә азык булып китүне, кайсыбер сабырсызы юлыннан таеп, сабыр белән бер тигез торам дигән бәндә булып китсәләр дә кирәк.
Әгәр дә бу мөселманнарның яртысына гына әйтелгән булса, яртылаш чынлап дөньяда буламы? Чын булса, һәммәгә бертөрле чын булсын, төрлечә карау дөрес буламы? Һәм гаделлек буламы? Алай булганда, андый илдә гомер юк булса кирәк. Гомер үзе -хакыйкать. Кайда гомер булмаса, анда камиллек тә юк.
Шулай да әүлияләрнең бөтенесе дә дөньядан бизгән түгел иде. Гашерен мүбәшәрәдән (Мөхәммәд пәйгамбәр тере чагында, сез оҗмахка керәсез, дип вәгъдә бирелгән ун сәхәбә) хәзрәти Госман, Габдрахман ибн Гауф, Сагид ибн Әбуәкас өчәве дә зур байлар иде.
Бу фани дөньялык: я дөнья ләззәтенә алданып омтылышым яртылаш кала, дип үзенә-үзе ышанмаганлык. Я саранлык дөньясыннан халыкның күңелен суытыр өчен, кимсетелүгә дә түзеп, үзен фида кылып, мин җаным белән сугышканда халык иң булмаса, нәфесе белән сугышыр, кызыксынганы белән һәр төрле нәфестән суынып, гаделлек һәм мәрхәмәт мәхәббәтенә бер юл табылырмы икән, дигән өмет белән булса кирәк. Алай булганда, бу да халыкка карата артык зур мәхәббәттән чыга. Ләкин бу юл- бик читен, бик тар юл. Бу юлда саф йөрәк белән кыен бер карарда торып эзләгән кеше генә эшнең камиллегенә ирешә. Бу заманда сирәк очрый торган, бу гыйлемнең дә зуры, гайрәтнең дә зуры, мәхәббәтнең халыкка да, һәм халыкның галәмгә дә бик олысы табылу кирәк. Боларны туплау- кыенның кыены, бәлки бозыклык булыр.
Башына һәм үзенә үзгәлек бирү -адәм улын боза торган эш. Һәрбер наданның, без әүлияләр юлына кердек, дип йөргәне- бозылдык дигән белән бер була. Хаким (акыл иясе) һәм галим- асылда бер сүз, тик танылуы башкадыр.
Дөньяда танылган тышкы гыйлем бар, ул нәсыйхәт белән әйтелә, уңышка ирешкән нәсыйхәтчеләр галим дип атала.
Ходай Тәгалә һичбер нәрсәне сәбәпсез яратмаган, моның нигезен эзләп, «тәфаккару фиәла ллаһи» дигән аятенә нигезләнеп, Ходайның осталыгыннан тырышып гыйбрәтләнүчеләргә тыю юк, бәлки төп сәбәбен белергә омтылудан Яратучыга гыйшык уяныр. Ходай Тәгаләнең асылына бәндәсенең акылы җитмәсә, менә шундый –гашыйкмын, дию дә урынсыз. Сөючегә кеше белән мәхлук арасында аерма юк. Алла Тәгалә бәндәсен мәхәббәт һәм мәрхәмәт белән яраткан, шуны белеп, мәхәббәтенә мәхәббәт белән генә җавап бирүне –Ходайга гашыйк булды, дибез.
Алай булганда, үз акылы җитәрлек кадәрле генә булса да Ходайны белсәм, дигәннәрне, һәрбер эшнең сәбәбен эзләүчеләрне галим дип атыйлар. Боларның хакны, кыюлыкны аңларга, сәбәпләрен белергә тырышулары адәм баласының файдасы өчен, уен-көлке түгел; дөньядагы бөтен ләззәт боларга икенче урында калып, бер генә хакны табу, һәрбер нәрсәнең сәбәбен табу белән ләззәтләнәләр.
Адашмыйча эзләгән хакимнәр булмаса, дөнья вәйран булыр иде. Бәндә эшенең терәге -шушы яхшы хакимнәр, һәр нәрсә шуларның уйлап табуы белән килеп чыга. Боларның эшенең күбесе -дөнья эше, ләкин шушы хакимнәрнең ясаган, тараткан һәм әйткән эшләре «Әддүния мәзрәгәтул-ахирет» (Дөнья ахирәтнең игене) дигәндәй, ахирәткә иген басуы була торган дөнья шул.
Һәрбер галим –хаким түгел, әмма һәрбер хаким-галим.
Галимнәрнең өйрәтүе белән мөселман иман биргәндә гадәти иман була. Хәкимнәрнең әйрәтүе белән җитсә, иман чын иман була.
Бу хәкимнәр -мөселман хәкимнәре, булмаса, башка диннең хәкимнәре, «Фатлубан тажидуни»(Тәлап кылсаң табасың) диелсә дә, дөньяның һәм адәм угылы гомеренең серенә җитсә дә, алар үз максатына- динннең хак нигезенә җитә алмаганнар. Боларның күбесе -иманның җиде шартына, бер Алланы танудан тыш, ягъни алтавына кеме шөбһәле, кеме каршы булып, әүлияләр юлына төшә алмаганннар. Әгәр болар дин остазыбыз булмаса да, дини җитәкчебез- Ходайның илчесе Пәйгамбәребезнең хәдис шәрифләре «Хайру н-нас мән йанфагу н-нас» (Адәмнең яхшысы- адәмнәргә файда китерүче) дигән.
Бу хәкимнәр йокы, тынычлык, мавыгу-кызыкның барын куеп, адәм баласына файдалы эш чыгаруга, ягъни электрны табып һавадан борып алып, дөньяның бер читеннән хәзер җавап алып торып, ут белән суга хәйләсен табып, мең адәм кылалмастай хезмәтләр эшләтеп торганлыгы, һәм гомумән адәм баласының акыл- фикерен үстереп, хак белән ялганны аерырга өйрәткәнлеге- барчасы файда бирүче булгач, безнең аларга дәгъва кылыр урыныбыз юк.
Бу заманның муллалары хәким исеменә дошман була. Болары белемсезлек, бәлки бозыклык, «Әлинсан гәддү ләма жәһилгә»(Адәмнең күңеле яманлыкка авып тора) исәбеннән. Аларның шәкертләренең күбесе бераз гарәп-фарсыдан берәр нәрсә өйрәнсә, берле -ярым булмас сүз өйрәнсә, шуңа шатланып, үзенә үзгәлек бирәмен дип мәшәкатьләнеп, халыкка файдасы тию түгел, төрле-төрле зарарлар китерә. «Һай-һой» дип, мактанып халыкны адаштырып бетерә. Боларның күбесе бозык түгел, бозыклар шикелле тәлап булса, кайда хак сүзләр килсә, хәзер инсафлыкка кайтсын һәм гыйбрәтләнсен. Дөрес сүзгә чокыр казып, капкан ясау ни дигән инсафлык булсын, коры кукраю һәм һәрбер кукраю –һәрбер адәмне боза торган эш. Дөреслекнең бер исеме хак, хакның бер исеме- Алла, моңа каршы көрәшкәнче, моны аңлап гаделлек белән җентекләп аңлатырга кирәк. Мондый эшләрдән диннән чыгу куркынычы бар. Шулай ук Пәйгамбәребез саллалаһу галәйһи вә сәлламның «Ахыр заманда бер еллык -бер көн булыр» дигәндә изге сәхәбәләр- «Мондый бер еллык көндә намаз ничә була» дип сораганда: аның фәтвасын шул заманның галимнәре белер, дигән сүзенә нигезләнеп карасаң, замана үзгәрү белән кагыйдәләр үзгәреләсен белдерүе мәгълум була.
Бу көндәге гыйлем өйрәнү иске мәдрәсәләр кулында булып, бу заманга файдасы булмый. Шуңа күрә Османнар империясендә хәрби мәктәп, төрле фәннәр укытыла торган мәктәп салынып, яңа законга әйләнгән. Мондагылар озак еллар гомер үткәреп, гыйлемгә файдасыз озак бәхәсләр белән көнен үткәреп, тереклек дөньясы турында исе дә юк бер надан адәм булып чыга да, хәрәкәт итү кулыннан килмәгәч, адәм аулауга, адәм алдауга салына. Күбесенчә мондый иссезләрнең нәсыйхәте дә тәэсирсез була.
Дөньяның матурлыгы бер төрле акылга нур биреп тора торган нәрсә. Юкчылыкның адәмне хайванландырып җибәрә торганы да була. Бәлки дөньяның гыйлемен белми калу- бер өлкән зарарлы наданлык, ул Коръәндә тиргәлгән: дөньяда кайберәүләр башкалардан югары булу теләге белән байлык туплый; икенчеләр ярдәмдә кулым кыска булмасын дип һәм берәүгә үтенечле, бәйле булмыйм дип, мөлкәтен изгелеккә юнәлтеп хәләл кәсеп белән мал таба; боларның икесенең арасында аерма зур.
Без гыйлемне сатып, байлык эзләү теләгендә түгелбез. Байлык белән гыйлем тапмакчыбыз. Һөнәр – үзе дә байлык, һөнәрне өйрәнү- үзе дә ярдәм. Ләкин ул һөнәр гаделлектән чыкмасын, дини кагыйдәләргә туры килсен. Адәмгә хәлеңчә ярдәм итү- бурыч ул. Ләкин кайберләрнең ярдәменә сөенү дөрес түгел.
Муллалар тора торсын, бигрәк тә бу заманның ишаннарыннан бик сак булыгыз. Алар –бозыклык галиме, болардан зарардан башка һич нәрсә чыкмый. Үзләре шаригать юлын яхшы белми, күпләре надан була. Алай гына да түгел, үзен -үзе суфилык юлындагы адәмгә санап, тагын берәүне суфилыкка җиткерүне даулый. Бу аларның эше түгел, боларның шундый дәрәҗәгә җиткерүе мөмкин түгел, болар адәм аздыручылар, хәтта дингә дә зарарлыдыр. Боларның терәге- наданнар, сөйләгәне- ялган, дәлилләре- тәсбихе белән чалмалары, аннан башка һич нәрсә юк.
Инде белегез, балалар! Ходай Тәгаләнең юлы дигән юл чиксез, үлчәүсез була. Аның чигенә һичкем җитәлясыйм. Шуның белән бергә, шул юлга йөрүне үзенә максат итеп куйган кем аяк басса, ул таза мөселман, тулы адәм диелә. Дөньяда нигезге максатың үз файдаң булса, үзең чиклесең, ул юл Ходай юлы түгел. Галәмнән җыелсын, миңа куелсын, утырган урыныма агып килә бирсен дигән -ул нинди вөҗданлык? Ни төрле булса да, я дөньяңнан, я акылыңнан, я байлыгыңнан гаделлек, шәфкать белән берәүләргә яхшылык күрсәтү -максатың булса, ул юл- Ходайның юлы. Ул чиксез юл, шул чиксез юлга аягыңны бер мәрәтәбә бассаң, чиксез Ходайга якынлык пәйда булып, чынлап та изге колларыннан булу өмете бар, башка юлда ни өмет бар?
Кайберәүләрнең бар һөнәре, максаты киемен рәтләү, йөреш-торышын төзәтү була да, монысын үзенчә бер мөлкәт дип белә. Бу эшләрнең барысы үзен күрсәтү, үзен-үзе базарга чыгарып, акылы вакытлыча гына булган ахмаклардан «бәрәкалла» дип әйттерергә; «Шундый булмас идекме» дип берәүләрдә кызыгу туар, берәүләр «шундый булалмадык» дип көенер, моннан ни файда чыкты? Шул кадәр мәшәкатьләнеп, исемеңне бер сөйгән кавемеңә ошатырсыңмы? Тышкы сыйфат белән түгел, Алла Тәгалә карый торган эчке дөньяң, чын тырышлыгың белән синең дәрәҗәң үсә. Бу көзгегә табынганнарның акылы күпме үсәр дисең? Акыл үссә, ул төпсез тирән яхшылыкны сөю белән бергә үсәр.
Ходай Тәгалә дөньяны кайгыртучан осталык белән яраткан һәм адәм баласын үссен- артсын дип яраткан. Шул үсеп-арту юлындагы адәмнең тырышып эзләнер бурычлы эшенең алды - әүвәл дуслар күбәйтү. Ул дусын күбәйтүнең юлы- үзеңнең ишләреңә кулыңнан килгәнчә дуслык мөнәсәбәтендә булу. Кемгә дуслыгың булса, дуслык дуслык чакыра; иң азагы -һичкемгә хас сагынмаслык һәм үзенә үзгәчелек табам дип, тел белән, я кылык белән үзен-үзе артык күрсәтү максатыннан ерак булу.
Бу үзен-үзе артык күрсәтү ике төрле!
Әүвәлгесе- һәрбер яманчылыктан еракта торып адәмнең адәмлеген боза торган яманчылыктан читкә тайпылу- бу адәмгә нур була.
Икенчесе-үзен-үзе үзгә кылу белән арттырып күрсәтү адәмнең нурын, күренешен боза.
Өченчесе- явызлык кылу, түбәнсетү, кимсетү. Алар дошманлык чакыра.
Һәм үзем үзгә булам диюнең төбе -мактанчыклык. Һәрбер мактанчык берәүдән узып китәм дип көнчеллек максатына ирешсә, күпчелекнең көнчеллеген кузгата. Бу өч төрле җитешсезлекнең юклыгы, адәмнең күңеленә тынычлык бирә. Һәрбер күңел тынычлыгы күңелгә омтылыш сала.
Бөтен адәм баласын хурлыкка төшерә торган өч нәрсә бар. Шулардан сакланырга кирәк: беренчесе -наданлык, икенчесе- ялкаулык, өченчесе- залимлек дип белерсез.
Наданлык- белем-гыйлемнең юклыгы, дөньяда һич нәрсәне аларсыз белеп булмый.
Белемсезлек хайванлык була.
Ялкаулык-бөтен дөньядагы һөнәрнең дошманы. Адәм баласына дошман булса, оятсызлык, ярлылык- барысы да шуннан чыга.
Залимлек -адәм баласының дошманы. Адәм баласына дошман булса, адәм исәбеннән чыга , бер ерткыч хайван исәбенә кушыла.
Боларга каршы- кешеләрне сөю, галәмгә шәфкатьне, гайрәтне даими итәрлек, гаделлек эшенең алды-артын танырлык белемең, гыйлемең булсын. Ул гыйлемне Ходайга юлына төшерегез, ягъни Ходай Тәгалә бу гыйлемне яратты, иренмәде, килештереп, хикмәт белән камил бер юлга салып ясады, сезнең аңыгыз бер яхшылыкка терәк, таянырлык осталык белән булсын. Тагын Ходай Тәгалә әлбәттә яратканының бер төрле хикмәте бар. Сезнең дә исегездән зарарлар чыгып киткәндәй генә булмастан, күпләргә файда китерерлек бер өметле эш булсын. Боларсыз эш эш түгел. Бәлки боларсыз ялвару- ялвару да түгел.
Я, билгеле, Ходай Тәгалә һичбер нәрсәне хикмәтсез яратмаган, һичбер нәрсәгә хикмәтсез боермаган. Барысының да хикмәте бар, барысының да сәбәбе бар, безнең күпчелек болай торсын, гыйлемгә барырга сәбәп, фарызларны (мөселманлык бурычларын) белүгә омтылыш булырга тиеш; сез нинди гамәл кылсагыз да, изгелек дип кыласыз, изгелеккә багышлап, ният итәсез. Ният аның фарызыннан чыга, Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи вә сәлламнең хәдис шәрифе: «Инна йагмала-агмал биннийат»(Эш эшләү өчен ният, омтылыш кирәк) дигән.
Инде ният итүегез тәһарәт алуга, намаз укуга, ураза тотарга, бу чыдамлы ниятегез тыштан гына булып, сер, гыйбәдәткә җитмәгәнегез кимчелек түгелме? Сезнең эчтән, чын күңелдән таза булуыгыз ул иман булып, бу тышкы гыйбадәтегез иманлы булганнан соң гына, фарыз булган; сезнең тышкы кылган гыйбадәт- эчке иманның күләгәсе, һәм шул иманның нурланып торуына матурлык өчен боерылган. Аның өчен галимнәр иман икәү түгел, берәү, тик изге чыдамлык белән нурлана, чыдамлык булмаса, сүрелә, бәлки сүнү хәвефлеге дә бар, дигәннәр. Әгәр наданнар ул гыйбадәтнең эчке серен искәрми калса, шуны кылып йөреп, иманы сүнәр, дигән.
Минем шөбһәм бар, алар чын гыйбадәт шушы икән - Ходайның безгә боерганы, без шуны эшләсәк, мөселманлык камил була, дип уйлый. Ул гыйбадәт иманның сакчысы иде. Я, сакчы күзәткән нәрсәнең иминлеген уйламый, бер уяу торуын гына тәэмин итсә, ул нинди саклап тору? Саклап торган нәрсәсе кая китә? Максат - саклаган нәрсәнең иминлеге, тазалыгы түгелме?
Эй, ишарәдән хәбәрсезләр, карагыз! Бу гыйбадәттән бер өлкәне -намаз, ул намаздан әүвәле тәһарәт алу, аннан соң намазга керешү, ул тәһарәтнең башы истинжа (бәдрәфтән соң тазалану) иде. Моны уйлап торыгыз. Ике аякка мәсих (тәһарәттән соң әгъза өстен сулы кул белән сөртү) ясала, болар һәммәсе булмаса, күбесе ишарә иде.
Истинжадан соң арт ягыгызны юыгыз, сезнең арт ягыгызның һичкемгә кирәге юк. Шуның белән сиземле тазалыкка кергәнлекне, камил омтылышны күрсәтеп, эчемнең сафлыгы соңыннан халык күрер, аркамны да пакь итәм, һәм күзгә күренми торган әгъзаларымны да пакь итәм, бу пакьлекнең өстендә Аллага дога әйтәм, дип әзерләнәсез.
Инде намазның исеме - салават, салават дога мәгънәсендә дигән.
Ахырда, муеныңа мәсихләр –ул табышмак түгел, ул да юылган дип күрсәткән ишарәте.
Намаздан алда колак кактыгыз, -әгәр Алла Тәгалә иң югарыда дип тану, урын бар димәсәң дә, бигрәк сузу әдәпсезлек була; дөнья дәрьясына батам, ягъни дөнья кызыгуларына батканчы кулымнан тарт, ягъни котылырлык ярдәм сорауның ишарәте.
Аннан соң киямда (намаз укыганда басып тору) кул кушыру- колның хуҗа алдында торуыннан, патша алдында торганнан артык Алланың көчлелегенә үзенең көчсезлеге белән бирелгәненең бәйләнешен күрсәтә торган ишарә.
Кыйблага карау, әлбәттә, Ходай Тәгаләгә һичбер урын мөмкин булмаса да, аның урынын чамалаган урынга йөзен борып, шундагы дога кебек кабул ителүгә якын булыр микән, дигән ишарәсе.
Аннан соң кираәт (Коръән аятьләрен уку) ягъни сурәһи фатиха укысын, монда сүз озыная. Ул фатиха сүрәсенең мәгънәләрендә күп сер бар.
Рукугъ (намаз укыганда тезгә кул куеп иелү) баш ору – Ходай алдында торуга охшаш, ул да ишарә.
Саҗдәләр (намаз укыганда маңгаен җиргә тидерү): беренчесе- җирдән яралганына, икенче -тагын җиргә кайтмаслыгына, баш күтәрү тагын терелү, сорау алынуына ишарәсе.
Кадагату л-ахир (намаз бетәр алдыннан тагын утыру) доганың ахырында Аллага тахиат (сәлам бирү), аннан тәшәһһуд (шаһит булу), аннан соң салават, Пәйгамбәребез салаллаһу галайһи вә сәлламгә әйтер өчен иң ахыргы саләм белән бетерәсез, ягъни Алла Тәгаләдән ни теләп дога кылдыгыз. Ул дога хәзинәсе белән бөтен мөселманнарны берләштреп, аларга сәламәтлек һәм рәхимлек теләп бетерәсез.
Я, бу сүздән ни гыйбрәт алдык?!
39. Утыз тугызынчы сүз
Дөрес, борынгы безнең ата-бабаларыбызның безнең замандагыларга караганда белеме, тәэмин ителүе, тыйнаклыгы, тазалыгы түбән булган, шулай да бу замандагылардан артык ике сыйфаты бар икән. Без, алардан соңгы халык, ата-бабаларыбызның җитешсезлекләрен берәм-берәм ташлап киләбез, шушы ике сыйфатын берьюлы югалттык. Шушы көндәгеләр үзгә максатка үрмәләп менә бара ятканына караганда, шул бабаларыбызның ике генә яхшы сыйфатын югалтмасак, без дә башкалар рәтенә керер идек; яхшы холкы булмагач, әлеге өйрәнгән һөнәребезнең берсе дә адәмчелеккә охшамый, шайтанлыкка тартып тора. Адәмчелектән китеп бара ятканыбызның бер зур сәбәбе шул күренә.
Ул ике яхшы холык кайсы дисәң, ул заманда ил башлыгы, төркем башлыгы дигән кешеләр булган икән. Күченү-мазар булса, талаш- ызгыш булса, судьялык шуларда була икән. Башка халык яхшымы -яманмы үз эше белән йөри бирә икән. Ул ил башлыгы, төркем башлыклары ничек хәл итсә, ничек эшне бетерсә, халыкта аны тикшерү, берсеннән- берсенә йөгерү юк икән. «Куй асыгын (сарык тезе сөягенең уенда кулланыла торганы) кулыңа ал, яраса, сакка (асыкны куя торган урын) куй», «Тагын- тагын судья булсаң, менәр тауга сыймассың, тәҗрибәле булсаң, янган утта көймәссең», дип байлык теләп, ике тезген бер чылбырны берлек санап, биргәннән соң кайтып бозылу түгел, җитмәгәнен җиткерәм дип, яманлыгын яшереп, яхшылыгын арттырам, дип тырыша икән. Барысы да үз туган-тумачасы, барысы да үз байлыгы булгач, чынында җитмәсә дә, шуларның кайгыртучанлыгына таянмыйча, нишләсен?
Икенчесе- үз дәрәҗәсен аңлау икән. Исеме аталып, арвах чакырылган җирдә туган-тумачага үпкәләүгә, ризасызлыкка карамый икән, җанын бирердәй була икән. «Үзенә намус тоткан заттан зар тота», «Аз ризасызлыкны куган күп файдасын китерер», «Туган-тумачаңның азары булса да, бизәре булмый», «Алтау ала булса, авыздагы китә, дүртәү бергә булса, түбәдән килә», «Юл куган хәзинәгә юлыгыр, дау куган бәлага юлыгыр» дигәннәр алар.
Менә инде, шушы ике сыйфат кайда хәзер? Болар да вөҗданлылык, намуслылык, ныклыктан килә. Болардан аерылдык.
Элеккегеләрнең дуслыгы- юри түгел, алдау һәм дошманлыгы –кәеф кырырлык түгел, көндәшлек тә, тыныч утыра алмаганлык та түгел.
40. Кырыгынчы сүз.
Кадерлеләрем, сездән сорыйм дип йөргән бер эшем бар.
Шушы безнең казакъның үлгән кешесенең яманы юк, тере кешесен яманлауның игелеге юк була торган ничек ул?
Көче беткән карт белән яшьләр үзара килешәләр, картлар кордашларыннан аерылып үзләреннән -үзләре азаеп барса да, берсе белән берсе килешми торганы ничек?
Бер елның эчендә еракка киткән кардәшләрне иң якын туганыдай күреп, күңеле йомшап яратып торып, шул кеше кире кайтса, һәрберсе дә аңардан качкандай итүе ничек?
Ятларның бер яхшы кешесен күрсә, «кадерлем» дип, ачылып китеп, мактап, үз илендә шуңардан артык адәм булса да, танымаганы ничек?
Бер юлчы ерак җиргә барган илендә үз илен мактыйм, дип ялганны чәчеп-чәчеп, кайтып килгәннән соң, шул барган -күргән илен, җирен мактап ялган чәчүе ничек?
Кайсы казакъны күрсәм дә, кайсы баласы яшьрәк булса, шуның башыннан иркәләп йөреп, үскәч, салкын карый торганы ничек?
Берәүнең кардәшен бай туйга, кешене җирләүгә чакырып табып булмый; әгәр гаделлек, бәракәне табалмый барымтага барыйк, урлашыйк дисә, табыла торганы ничек?
Бәйгегә ат җибәрсәң, синең атың белән ярышмаган кардәшеңнең аты җиңелсә, үпкәли торганы ничек?
Элек берәү берәү хакында: фәлән яшемдә бөтенләй атым арып калганда фәлән кеше фәлән җиргә илтеп җиткерде, дип, үлгәнче әйтеп йөри иде. Шушы көндә бу елдагы биргәнең киләсе елга ярамаганлыгы ничек?
Байның баласы ярлы булса, караклыкка бармый, әмма башка хезмәткә керергә гарьләнүе ничек?
Ике яхшы кеше бер илдә туры дуслыкта яши алмый. Кайбер ант органнарның тыныч, тату була торганы ничек?
Берәүне дустым дип ат биреп йөрсәң, аңа синең бер дошманың килеп бер тай бирсә, бозыла торганы ничек?
Көндә килешеп яшәгән дустан анда -санда бер килешеп калган дошман кешене күпкә кадерлерәк күрә торганы ничек?
Күп кеше дустым уңышка ирешсә икән дими, әгәр дә ирешсә, баягы дустына бетмәслек дошман була торганы ничек?
Кайбер халык акыл әйтерлек кешене эзләп табалмый. Кылыгының кылчыгына кадәр аңлый торган кешедән ерак йөри торганы ничек?
Берәү берәүнең өенә килгәндә үз йортындагы бөтен малын әйдәп килеп, үзенең өенә кеше барганда барлык малын далага куып чыгара торганы ничек?
Тынычлык эзләп таба алмый йөргән халык тынычлык күрсә, шуңа шатланып тормый, тынычлыктан ялкып кала торганы ничек?
Илдә дәртле, булдыклы булу нәрсә ул? Аларның барысы да ярлы булуы ничек?
Кече хатын- токал тискәре булуы нидән? Явыз ниятле кешене кыю итә торган нәрсә? Ярлы кешене тәкәббер итә торган нәрсә?
Нәфесен тыеп, тыйнак кына торган кешене яманлап, нәфесенә буйсынып, мактауга эреп бәла чыгарган кешене кыю, тәвәккәл дип атау ничек?
Казакъның чын сүзгә ышанмыйча, колак та салмый, тыңлауга вакыт та тапмый, бәлале сүзгә, ялганга сөттәй оеп, бөтен хуҗалыгы судай акса да, шуны тулысынча тыңлап торганы ничек?
41. Кырык беренче сүз.
Казакъка акыл бирәм, төзәтәм дип борчылган адәмгә ике төрле нәрсә кирәк.
Беренче- бик зур власть, ярлык кулында булган кеше кирәк. Өлкәннәрен куркытып, яшь балаларын ирексезләп кулларыннан алып, мәдрәсәләргә биреп, берсен ул юлга, берсен бу юлга салса; дөньяда исәпсез гыйлемнең юллары бар, шул һәрбер юлда бер мәдрәсә бар, шуларга таратып, берсен бу юлны өйрән, син теге юлны өйрән дип юлга салса; мондагы халыкка чыгымнарын түләтеп җибәрсә; хәтта кызларны да һич булмаса мөселман гыйлеменә җибәреп, яхшы дин танырлык кылып өйрәтсә, шунда шул яшьләр үсеп җитеп, бу аталары картаеп сүздән калганда төзәлер иде.
Икенче- ул адәм исәпсез-хисапсыз бай булырга тиеш. Аталарын сатып алып, үз ягына аударып, балаларын алып, башта әйткәндәй юлга салып, белем бирсә, шунда төзәлер иде.
Инде мондый халыкны ирексез куркытып күндерерлек көч-куәт һичкемдә булмый. Ул балаларны казакъның барысын сатып алып күндерерлек дәүләт бер кешедә булуы мөмкин түгел.
Казакъны я куркытмыйча, я сатып алмыйча, акыл белән, ни тиргәп, ни үгетләп әйткән белән һич нәрсәгә күндерү мөмкин дә түгел. Итеннән үткән, сөягенә җиткән, бабалардан мирас булып калган, ананың сөте белән кергән наданлык әллә кайчан адәмчелектән алып киткән казакъны. Үзләренең урынсыз кыланышлары бармы, пыш-пышы бармы, гүелдәве бармы, дөрелдәве бармы- дөньяда шуннан да кызыклы берәр нәрсә бар, дип уйламый; уйласа да, борыла алмый, сүз әйтсәң, төгәл тыңлап тора алмый, ни күңеле, ни күзе борчылып тора.
Инде нишләдек, ни булдык!
42. Кырык икенче сүз
Казакъның начарлыкка өер булып авыша торганының бер сәбәбе- эшсез тик ятулары. Әгәр иген иксә, я сәүдәгә салынса, бушка йөрергә вакыты җитәр идеме? Теге авылдан бу авылга, берәүнең бер елкысын менеп, тамак асрап, булмаса сүз йөртеп, хәйлә, мәкерлек белән адәм аздыру өчен, яки аздыручыларның киңәшенә кушылу өчен, файдасыз, эшсез каңгырып йөрергә әвәс. Дөньялык кирәк булса, гадел хезмәткә салынган кеше шулай йөрүне эттәй хурлык дип санамас идеме?
Үзенең кәсебен ташлап, шул буш йөрүгә биреләме?
Маллылар малларын тулысынча малчыларга, бала-чагага тапшырып, кулдагы Ходай биргән азмы-күпме дәүләте кызыксыз күренеп, аның каракка-бүрегә азык булып, карга- ярга очравына да риза. «Пыш-пыш» киңәшенә салынып, бер авылдан бер авылга барып хәйлә, мәкерлек ясап йөреп, бушлай ашап, кыланчылыкны кысканга чыдамый. Ни өчен дисәң, халыкка гадәт шул булганнан соң, хуҗалыкка тырыш, мал карауга, мал табуга тырыш, һөнәрле кешегә кушылмый ул; я үзе бәла чыгарырга әвәс, я шундыйларның сүзен «Ишеткән идем, белә идем» дип, җаен табып, кыланчылыкка әвәс кешеләргә кушылгандай күренә.
Шуның өчен казакъның эшкә ярыйм дигәне үзе азмы-күбен берәүгә кушып, «Карап тор, күзәтеп тор» дип, кулын бушатып алып, сөйләнеп, тамак туйдырып, ил гизүгә салына.
Бу көндәге байлык та мактаныч түгел, акыл, абруй да мактаныч түгел, гариза бирә белү, алдый белү –мактаныч. Бу икәве кулыннан килгән кеше йөксез атлы, таяк камчылы ярлы булса да, аз да булса урыны түрдә, симез атка, майлы иткә кулы җитә. Йомшаган мактанчык байларны «Сез әйтсәгез, утка керергә әзермен» дип җилкендереп алып, бер эшен эшләмичә, малын карамыйча шуннан алган киемен киеп, иң яхшы атына атланып, кабат-кабат хөрмәткә ирешеп йөри бирә.
Ул бай тынычлыгын да белми. Бушка чыгымга төшкәнен дә искәрми. Бер кеше белән сөйләшсә, моны нишләтәбез дип баягы ант орган бәндә белән киңәшә. Ул сыерның юргасы шикеллеләнеп, бай янында киңәшче булып ялгыз берүзем калсам икән, дигән нияте белән йөри; тагын да киңәшләшер дуслары күбәйсә, кадерем китеп кала дип, «Әй, Тәңрем, шуны белми торасызмы? Ул әнә хәйлә бит, бу менә хәйлә бит, аңа бирешмәсәң булмыймы!» дип бер уңмаган җавапны өйрәтеп, тапкырлык юлын өйрәтәм дип, шушы байны кешегә ышанмый торган итә. Шуның өстенә байның үзенә дә адәм ышанмый торган була. Байның үз эше, үз максаты уңмый торганнан соң, баягы кеше бозылса, әлеге ант орган байга «Мин әйтмәгән идемме, аныкы ялган сүз дип, менә күрдеңме?» дип икенче мәртәбә тыпырчына алмый торган итеп куя.
Безнең халыкның акылы да, теләге дә, хәрәкәте дә- шушы.
43. Кырык өченче сүз.
Адәм баласына ике нәрсә бирелгән: берсе- тән, берсе- җан. Ул икәвенең арасында булган нәрсәләрнең кайсысы жибили (ирексездән булган теләк) кайсысы кәсиби (хезмәт белән табылган нәрсә), аны белергә кирәк.
Эчсәм, ашасам диюнең башы- жибили, йоклау да шуңа охшый. Азмы-күпме белсәм икән, күрсәм икән дигән хыял- боларның да башы жибили. Акыл, гыйлем- болар кәсиби. Кеше күз белән күреп, колак белән ишетеп, кул белән тотып, тел белән татып, борын белән иснәп тыштагы дөньядан хәбәр ала.
Ул хәбәрләрнең яраклысы яраклы рәвешендә, яраксызы яраксыз рәвеше белән, төрлечә үз сурәте белән күңелгә төшә. Ул күңелгә төшерүче баягы биш нәрсәдән үткәннән соң, аларны җайлаштырып күңелдә сурәтләтә.
Ул җанның жибили куәтедер, берсе онытмаслык яхшы нәрсәдән күңелгә яхшы тәэсир хасил булып, яман нәрсәдән күңелгә яман тәэсир хасил булу шикелле нәрсәләр. Бу куәтләр башта кечкенә генә була. Үсә барган адәм өлкәнәйтеп, зурайтып, ул куәтләрнең куәтен арттыра. Ис керми калса, ул куәтнең кайсысы булса да югала; бөтенләй югалмаса да, аз-маз нәрсә булмаса, өлкәне дә һичбер нәрсәгә ярамый торган була.
Кем дә кем читтән ишетеп белү, күреп белү шикелле нәрсәләрне күбәйтеп алса, ул - җыйган нәрсәләре күп булган адәм: сынап, урынлысын, урынсызын- барын да баягы җыйган нәрсәләреннән исәп кылып, карап таба. Болай итеп бу хәрәкәткә төшенгән адәмне акыллы дибез.
«Ходай Тәгалә үзе акыл бирмәгәч, нишләргә?» дию, «Ходай Тәгалә синең белән мине бер төрле яратканмы?» дию, Ходай Тәгаләгә яла ягып, үзен коткармакчы булулар да бар. Бу - уйсыз, һөнәрсез, надан адәмнең эше.
Аңа Ходай Тәгалә: күрмә, ишетмә, күргәнеңне исеңә алма, исеңдә саклама, дигәнме? Уен- көлке белән, ашау -эчү, йоклау белән, мактану белән мәшәкатьлән дә, эчеңдәге хәзинәңне югалтып куеп, хайван бул, димәгән бит.
Кайберәүләр әйтә: «Акыл жибили булмаса да, омтылыш –жибили. Омтылышы булган адәм акылны таба. Омтылышы булмаса, таба алмый»,-ди. Бу да бикәргә.
Омтылыш балада да бар, аңың хакында бәхәсләшеп булмый. Бая әйттек бит: җан куәте әүвәле кечкенә була, искәрмәсә, югалып та китә; искәрсә, хәстәрен күрсә, зурая, дип. Җан куәте белән адәм хасил кылган һөнәрләре дә көн дә тикшерсәң, көн дә арта. Көн саен тикшермәсәң, табып алган һөнәреңнең югалганлыгын һәм үзеңнең шул мизгелдәгедән аерылып торган, башка адәм булып киткәнеңне сизми дә каласың. Кайсы югалган һөнәрне алсаң да, мин югалдым, дип хәбәр биреп югалмый. Инде кусаң, баягы әүвәлгене табуыңнан кыенрак була.
Җан куәте дигән куәт -бик күп нәрсә, барын ды монда язарга вакыт җитми. Шулай да һәрбер һөнәрнең тыштан табып алып эчкә салганың, шуның тамырын бердән тотып торганың ярар иде. Күп вакыт искәрмәгән адәмнең ул баягы һөнәренең иң кызыклы, кыйммәтле җирләре югала башлый. Аннан соң күп вакыт үтсә, шул һөнәрне саклый торган куәт үзе дә югала. Аннан соң яңадан кәсеп кылу булмый.
Бу куәтләр арасында өч артык куәт бар, шуларны югалтырга ярамый, алар югласа, адәм угылы хайван була, адәмчелектән чыга.
Берсе урысча «подвижной элемент» дип атала. Ул нәрсә? Ни күрдең, ни ишеттең, ничек белдең, шуны аңлап та тормастан, арты кайдан чыга, алды кая бара, шул ике ягына да акылны тиз генә каратырга кузгалтып җибәрә. Әгәр бу булмаса, күп белер өчен күп укыганның да файдасы булмый. Кирәкле вакытында уйламыйча, кирәкле вакытында эшләмичә, һәрвакыт вакытыннан кичегеп калып, «Әй, син аны! Тегеләй итим микән, болай итим микән»,- дип гомер буе үкенеп утырасың.
Берәвен урысча «сила притягательная однородного» диләр, ягъни йөрәкне мактанчыклык, комсызлык, җиңеллек, инертлык - бу дүрт нәрсә белән керләтмичә таза сакласа, шунда читтән эчкә кергән һәр нәрсәнең сурәте йөрәкнең көзгесенә ачык раушан булып төшә. Андый нәрсә бөтен тәнеңә тарала, тиз оныттырмый. Әгәр дә баягы дүрт нәрсә белән йөрәкне керләтеп алсаң, йөрәкнең көзгесе бозыла, я кыек-мыек, я тонык төшә. Инде андый нәрсәдән уңышлы әйбер чыкмый.
Тән куәте белән ничек тә читтән табып, читтә саклана торган нәрсә бар, аның исеме мөлкәт иде. Аның да ничә төрле явызлыгы, зыяны бар икәнлеген белмәсәң, саклый алмыйсың бит. Шуңа охшаган эчтәге җан куәте белән җыйган нәрсәнең исеме акыл, гыйлем иде бит. Аның да ничә төрле явызлыгы, зыяны тиярлек нәрсәләре бар. Аны белмәсәң, сизмәсәң-аерыласың. Тагын һәрбер яхшы нәрсәнең үлчәме бар, үлчәменнән артса-ярамый. Үлчәмен белү –бер зур кирәк эш. Уйлану яхшы, искә төпле салынып киткән кеше уена хуҗа булалмыйча, хыялый булып та киткәне була.
Эчү, ашау, киенү, көлү, күңел күтәрү, кочаклау, үбү, байлык туплау, карьерага омтылу, гаиләле булу, алданмаслык- бу нәрсәләрнең дә үлчәме бар. Үлчәменнән арттырса, бугы чыга.
«Нәрсәнең кызыгын күп эзләсәң, шуның көюен күп татыйсың»,- дигән борынгы акыл ияләре. Шуның белән махфи олмая (әйтелмичә яшерелеп калмасын) ул, мин әйткән өч куәтнең арасындыгы икәве, ягъни «сила притягательная однородного» белән «подвижной элемент» -бу икәве кушылып тора торган нәрсә, тулысынча файдалы да һәм тулысынча зарарлы да була. Шушы икәвеннән карьераны яратучанлык, мактанчыклык, ачуланучанлык, ялганчылык чыга, шуларга охшаган һәрбер нәрсә сәрхушлеккә тартып, комарландырып, акылдан шаштырып җибәрә. Боларның нигезен караганда, яхшы нәрсәләргә таянып, яман нәрсәләрдән (югары әйтелгән сыман адәмчелектән чыгарып, комсызлыкка салып җибәрә торган нәрсәләрдән) читләшүне иртәрәк тоеп алырга кирәк.
Файда, зарарны аера торган куәтнең исеме акыл иде бит. Бер акыл куәте белән начарлыкны туктатып булмый. Һәм акыл, һәм гайрәт- ике көчле куәт кушылып кына туктата ала. Шулар икәве кемдә бар булса, баягы ике куәт моннан салсаң, аннан чыга торган юрга ат белән тиң.
Әгәр дә бу ике куәтнең икәве дә аз булса, яки берсе бар, берсе юк булса, баягы ике куәтләр- бер башы каты кыргый ат: йөгәнсез тауга ыргыламы, суга ыргыламы, ярга ыргыламы- Ходай белсен; юлда күргән исе бар, акылы дөрес адәмнәр әле дә сорамый кала. Шул чакта синдә ирек юк. Ике итәк җәелеп, ике күзең күктә, мәсхәрәгә каласың үлгәнеңчә.
44. Кырык дүртенче сүз
Адәм баласының иң яманы- омтылышсыз кеше. Омтылышлы кешеләр дә ничә төрле була. Һәр омтылышның үзе дә төрле-төрле. Һәм шул омтылышларның кайсысын карасаң да, берсеннән-берсе яхшырак, ныклырак була. Ләкин адәм баласы я омтылышлы, я омтылышсыз булсын, шулай да «бәрәкалланы» кирәксенми торганы булмый. Һәрничек урынсызмы, урынлымы, «бәрәкалла» диючене күңел эзләп тора.
Адәм баласы кай юлда, кай мәйданда йөрсә, шул мәйдандагы кеше белән сердәш була. Ул чит юлдагылардан «бәрәкалланы» бик күп көтми. Миңа «бәрәкалла» дисә, шушы үзем белән иптәш, сердәш, шуларның «бәрәкалласыдыр» дия.
Омтылышлар арасында адәм баласы күбесенчә башына кадер эзли, шул омтылышта була. Берәве мал-мөлкәт артыннан куа. Саранлык белән, хәрәмлек белән мал тапсам, «Мал тапкан ирнең гаебе юк»,- дия торган, «Малның йөзе якты»,- дигән мәкальгә ышанып, халыкның төренә карый; эт тә булса, малны сүгә алмый дип, бу мал һәм файда, һәм дәрәҗә була минем өчен ди. Монысы рас, казакъның үз холкына караганда, адәмчелеккә, акылга караганда, болар казакъча түгел, күңел җирәндерә торган эш.
Укыганга карап, берәү хөрмәтле хаҗи дип аталам, берәве хөрмәтле батыр дип аталам, берәүләр белгеч, хәйләкәр, мәкерле булам дип шул хәрәкәттә йөри. Һәр кайсысы казакъка әһәмиятле булып, башына «Шундыем бер иләрлек азык булыр»,- дигән омтылыш белән эшләп йөри.
Мондый кеше казакъның тамырын тотып-тотып карый да, «Монавыны алып килеп бирсә, кыйммәткә алгандай икән, шушы көндә менә бер эшнең бераз акчасы бар икән»,- дип, казакъның йөзеннән укып белә. Шулай эзләнгән омтылыш -ул китап битеннән табылган омтылыш түгел.
Китап сүзе белән эзләп табылган омтылыш булса, әүвәле күкрәкне тазаларга кирәк, диде, аннан соң гыйбадәт кыл, диде.
Казакъның йөзенә карап, шуннан укыган булса, ул омтылышыңны кыла бир, күкрәкне әйбәт тазартам димә, аны кем күрә, эчендә җыерчыклары күп булмаса, котка-бәракәткә ярашлы булмый, диде.
Инде шуңа карап, кайдан укып табылган омтылыш икәнен белерсең.
45. Кырык бишенче сүз
Ходай Тәбарака уатәгаләнең барлыгының зур дәлиле- ничә мең елдан бирле һәркем һәртөрле сөйләсә дә, бары да бер бөек Ходай бар дип килгәнлеге һәм ничә мең төрле диннең барысы да гаделлек, мәхәббәт Ходайга тиешле дигәнлеге.
Без яратучы түгел, Яратканның күләгәсенә карата гына белә торган бәндә без. Шул мәхәббәт белән гаделлеккә табан тартылабыз. Шул Алланың хикмәтен ачыграк сизүе белән берәүдән берәү аерылып тора.
Инандым, ышандым дию -инандырам, ышандырам дигән сүз түгел.
Адәмчелекнең киләчәге- гаделлек, мәхәббәт сиземе. Боларның кирәкмәгән җире юк, килешми торган җире юк. Ул яраткан Тәңренең эше. Айгыр биягә менүендә дә мәхәббәт сиземе бар.
Бу гаделлек, мәхәббәт сиземе кемдә күбрәк булса, ул кеше- галим, шул- гакил. Без җаныбыздан гыйлем чыгара алмыйбыз; яралып, ясалып куйган нәрсәләрне сизәбез, күз белән күреп, акыл белән белеп.
-------------------------------------------
Хәйруллин Гриф Тимерзаһит улы
Башкортостан Республикасы Дүртөйле районында 1937 елда дөньяга килгән. Педагогика фәннәре докторы, профессор, Казахстан республикасының атказанган хезмәткәре. Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы.
Тимер Заһит әдәби тәхәллүсе белән шигъри җыентыклары басылып чыккан. Шигырьләре казах, төрек, урыс, уйгур телләренә тәрҗемә ителгән, Алматы, Казан, Уфа, Анкара (Төркия) шәһәрләрендә басылган.